Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Акча тота беләсеңме? (тест)

Акча синең дустыңмы, юкмы. Тестны үтеп чыксаң, беләсең.

1. Кибеттә бик кыйммәтле әйбер ошады, ди.

А) Кыйммәтле булмаганын эзлим.

Б) Шушы әйберне алуны максат итеп куям да, акча җыеп, алам.

В) Якыннарымнан акча сорап торам да алам, бер проблема да күрмим.

 

2. Кибеттә син, гадәттә:

А) Уйлаган әйбернең күбесен алмыйм.

Б) Алдан язган исемлек буенча, әйберләр алам.

В) Кесәдәге акча беткәнче, төрле әйберләр алам.

 

3. Акча җыясыңмы?

А) Әлбәттә, миңа биргән кесәлек акчалардан яхшы гына сумма җыйдым.

Б) Әйе. Туган көнгә биргән акчаларым бар. Шуларны саклап торам.

В) Юк, мин акча җыя алмыйм.

 

4. Яраткан киемеңне ерттың, ди:

А) Рәтләргә тырышам (тегәм, ямыйм).

Б) Җыйган акчаларыма ташламалы яңа кием алам.

В) Әти-әнидән яңа кием алырга акча сорарга менә дигән мөмкинлек.

 

5. Нәрсә мөһимрәк: бәяме, сыйфатмы?

А) Бәя.  Арзанрак булса, шәп инде.

 Б) Сыйфат. Кыйммәтле булса да, мин сыйфатлы әйбер алам.

В)  Бәя. Кыйммәтрәк булган саен, товар сыйфатлырак була.

 

6. Кибеттә сдачаны санап аласыңмы?

А) Һәрвакыт

Б) Кайвакыт

В) Юк

 

7. Вак тиен акчаларга карашың:

А) Урамда очраса да, алам.

Б) Тиеннәрне җыйсаң, зуррак суммага әйләнә ул.

В) Ташлый да алам.

 

8 Кыйммәтле әйбер сатып алырга кирәк, ди?

А) Берничә кибетне йөреп чыгам. Бәяләрне, ассортиментны чагыштырам. Аннан соң гына алам.

Б) Озак уйлыйм. Озак эзләнеп йөрим. Дөрес түгел әйбер алудан куркам.

В) Беренче очраганны алам.

 

 9. Әҗәткә акча бирәсеңме?

А) Әйе. Кайтарып бирәчәген төгәл белгән дусларыма.

Б) Юк. Мин күбрәк үзем әҗәткә алам.

В) Кем сорый, шуңа бирәм. Кайвакыт кем миңа ничә сум тиешлеген онытып җибәрәм.

 

 10. Акча эшләп караганың бармы?

А) Әйе.

 Б) Юк. Ә эшлисем килә.

В) Юк, минем барысы да алда әле.

 

Җаваплар

А –  2, Б – 1, В– 0

 

16-20

Син  акча туплый беләсең. Ә менә тотарга... Җыйган акчаларыңнан бик авырсынып кына аерыласың.  Сине бераз саран дип тә әйтеп була. Кайвакыт кирәкле әйберләр алырга да акча кызганасың. Бу турыда уйланырга вакыт.

 9-15

Акча синең дустың. Син аны җыя да, тота да беләсең. Үзеңә нәрсә кирәген төгәл аңлыйсың. Кирәкмәгән нәрсәләр алмыйсың. Кайсы очракта экономияләргә кирәклеген яхшы чамалыйсың. Шуңа да синең акчаң кирәкле әйберләр алырга да, ял итәргә дә җитә.

0-8

Акчалар су кебек ага. Син аларны кайчан һәм нәрсәләргә сарыф итеп бетергәнеңне дә аңлап җитешмисең. Сиңа , һичшиксез,  финанс дәфтәре башлап җибәрергә кирәр. Шунда керемеңне, чыгымнарыңны теркәп бар. Бу сиңа акча белән идарә итәргә булышыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев