Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстанның 25 проекты Russian Event Awards илкүләм бәйгесе финалына үтте

Төбәк конкурсы финалында республика тарафыннан тәкъдим ителгән 27 проект катнашты.

Идел буе һәм Урал федераль округларының Russian Event Awards 2018 милли премиясе төбәк бәйгесе финалында катнашкан 27 Татарстан проектының 25е илкүләм бәйгенең финалына үтте. Бу хакта ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шул исәптән, «Казан фанфаралары» халыкара тынлы оркестрлар фестивале (100 меңнән артык кеше яшәгән шәһәрләр арасында «Иң яхшы шәһәр бәйрәм вакыйгасы» категориясе), Мамадыштагы «SunnyФЕСТ» кулдан ясалган креатив чаналар фестивале («Иң яхшы яшьләр туристлык вакыйгасы») һәм Болгардагы «Чәк-чәй» фестивале («Гастрономия туризмы өлкәсендәге иң яхшы вакыйга») кебек чаралар беренче урынга лаек булды.

«Бөек Болгар» Урта гасыр сугышлары фестивале - тарихи юнәлештәге иң яхшы туристлык вакыйгасы, ә Красновидово авылындагы «Алма Спасы» бәйрәме авыл һәм агротуризмны популярлаштыру буенча иң яхшы туристлык вакыйгасы дип табылды.

«Футбол буенча Дөнья чемпионатына багышланган иң яхшы чаралар программасы» һәм «Иң яхшы этномәдәни туристлык вакыйгасы» категорияләрендә Татарстанның берьюлы икешәр проекты иң-иңнәр арасына керде. Беренчесендә – ТР Милли музееның кунакчыллык программасы һәм The Kremlin Confederation of ART проекты, икенчесендә Болгардагы «Кыш Батыр» фестивале һәм Казан халыкара мөселман киносы фестивале билгеләп үтелде.

Моннан тыш, «Ривьера» аквапаркын үз эченә алган Казан кунакханә-күңел ачу комплексы «Туристлык вакыйгасын үткәрү өчен иң яхшы урнаштыру чарасы» номинациясендә җиңде. Башка проектлар икенче һәм өченче урыннарга яки махсус дипломнарга лаек булды.

Russian Event Awards 2018 төбәк бәйгесенең финалы 26-27 сентябрь көннәрендә Чабаксарда узды. Илкүләм этапның финалы 24-27 октябрьдә Түбән Новгородта үтәчәк.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X