Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстан спортчысы Универсиадада сноуборд буенча алтын медаль яулады

Татарстан вәкиле Милена Быкова Красноярскида узган ярышларда параллель слалом дисциплинасында беренче булды.

Татарстан спортчысы Милена Быкова Красноярскида узучы XXIX Бөтендөнья кышкы универсиадасында алтын медаль яулады. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Параллель слалом дисциплинасы ярышлар финалында шулай ук Россия спортчысы булган Наталья Соболеваны җиңде.

«Ярымфиналда Милена Россия кызы Елизавета Салиховадан өлгеррәк булды. Хәлиткеч узышта Бычкованың көндәше тагын бер ватандашы Наталья Соболева булды. Быкованың ике тапкыр шуып төшүе нәтиҗәләре Соболеваныкыннан тизрәк чыкты», - диелә Татарстан Спорт министрлыгы сайтында.

Элегрәк Милена Быкова, параллель слал-гигантта «көмеш» яулап, Красноярскидагы универсиада призеры булган иде инде.

 Фото: Минспорт РТ

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/06/182129/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X