Файдалы туңдырма рецепты
Тәмле булсын!

Файдалы туңдырма рецепты

Туңдырма яратасызмы? Күпләрегез әйе дип җавап бирәчәк. Шуңа да бик гади ясала торган файдалы туңдырма рецептын тәкъдим итәбез.

1 бананны әрчеп төнгә суыткычка (морозильникка)  туңдырырга куябыз. 

Иртән турап блендерга салабыз.

1/4 авокадо

1 кашык салкын каймак салып, блендерда болгатабыз.

Бераз шикәр комы яки сахарозаменитель, өшегән җиләк тә өстәсәгез, тагын да тәмлерәк булыр.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Гатауллина Айгөл фотосы һәм рецепты.

 


Нет комментариев