Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Чөгендер яфрагы котлеты

Бик тәмле килеп чыга торган котлет рецепты бу.

Кирәк:


Чөгендер яфрагы 7 данә (минем быел кечкенә алар, шуңа 10 ны алдым)
Кишер 1 данә, бәрәңге 1 данә, сарымсак 3 тырнак, йомырка 1 данә, он 2 аш кашыгы, тоз ярты чәй калагы җитәр җитмәс, кара борыч аз гына.
Эш барышы:
Чөгендер яфрагын ваклап турыйбыз, бәрәңге, кишерне, сарымсакны угычтан чыгарабыз.


Барысын бергә бутап, он, йомырка, тоз, борыч салып яхшылап болгатабыз.


Газ плитәсе өстендә кызган майлы табага кәтлитләр ясап тезәбез, кашык белән баскалап куярга кирәк, калын булмасыннар. Һәр ягын талгын утта бишәр минут өстен каплап пешерәбез.

Ике табалык була. Табынга каймак, яки соус (мин кетчуп белән майонезны бутыйм) белән бирергә. Янына кыяр, помидор куярга мөмкин. Полдникка менә дигән рецепт.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев