Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Лэпбук ясадык

Чаллыдагы 109нчы балалар бакчасында «Зирәк халкыбыз» дигән лэпбук кулланыла.

Әлеге дидактик ярдәмлекнең максаты – балаларның күпмилләтле Ватаныбыз турында белемнәрен киңәйтү һәм тирәнәйтү; балаларны татар халыкының мәдәнияте, гореф-гадәтләр, көнкүреше, милли костюмнары белән таныштыру; татар халкына, аның мәдәниятенә карата хөрмәт тәрбияләү һәм кызыксыну уяту. 

Ләпбук өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә кулланыла.

Әлеге лэпбук мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән әңгәмәләр үткәрү, дидактик уеннар уйнау, биремнәр һәм күнегүләр үткәрү өчен билгеләнгән.

Балаларның белемнәрен ныгыту өчен тәрбияче ярдәмлектә тәкъдим ителгән уен биремнәре һәм күнегүләренең барлык вариантларын куллана ала.

Бу әсбап тәрбияче яки ата-ана һәм балаларның уртак эшчәнлегендә дә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның мөстәкыйль эшчәнлегендә дә кулланылырга мөмкин.

Оештыру формасы индивидуаль, парлы яки төркемчә булырга мөмкин.

Кулланма түбәндәге бүлекләрдән тора:

• Татар милли орнаменты 
• Бизәкләр кайда кулланыла? (милли орнаментлы савыт-саба, киемнәр, интерьер үрнәкләре) 
• Татар милли костюмы 
• Алъяпкычны бизәгез 
• Киемдә чигү 
• Үрнәк буенча буягыз
• Татар әкиятләре (Су анасы, Кәҗә белән сарык, Куян кызы, Бала белән күбәлек, Шүрәле, Сертотмас үрдәк)
• Музыка кораллары (Кубыз, сыбызгы, сорнай, курай, тальян, гармун)
• Г. Тукайның «Туган авыл» шигыре
• Традицион бәйрәмнәребез (Нәүрүз, Сөмбелә, Каз өмәсе, Карга боткасы, Җыен, Нардуган)
• Табышмакны җыегыз
• Өстәл әзерлибез.

Чаллыдагы 109нчы балалар бакчасы тәрбиячеләре Исламова Алия, Солтанова Галия һәм Әхмәтҗанова Рәмилә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев