Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Хезмәт төбе – сары алтын

Профессиональ юнәлеш бирү - мәктәпкәчә яшьтәге балаларны күпсанлы һөнәрләр белән таныштыруга һәм үсеп килүче буынга һөнәр сайлауда ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән чаралар системасы.

Хәзерге мәктәпкәчә белем бирү системасы педагогларга мәктәпкәчә яшьтәге балаларны һөнәрләр дөньясы белән таныштыру бурычын йөкли. Бу сабыйның киләчәгендә зур роль уйный. Киләчәктә бала үзен кызыксындырган өлкәне үзләштерә алсын, үзе теләгән һөнәргә ия булсын өчен бу эшчәнлек бик мөһим. Педагогика фәнендә әлеге тармак мәктәпкәчә яшьтәге балаларга һөнәри юнәлеш бирү дип атала. Ул педагогикада фәнендә яңалык булып тора, шуңа күрә дә ул шактый аз өйрәнелгән юнәлеш.

Профессиональ юнәлеш бирү нәрсә дигәнне аңлата? Бу мәктәпкәчә яшьтәге балаларны күпсанлы һөнәрләр белән таныштыруга һәм үсеп килүче буынга һөнәр сайлауда ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән чаралар системасы. Әлеге очракта бала шәхесенең мөмкинлекләре, үзенчәлекләре, сәләтләре һәм кызыксынулары исәпкә алына.

Киләчәктә  һөнәр сайлау өчен баланы бик җитди итеп әзерләргә кирәк. Кече яшьтән үк һөнәри юнәлеш бирү балага нинди дә булса һөнәрне көчләп тагуны күз уңында тотмый. Ә бәлки, киресенчә, аңа күптөрле һөнәрләр барлыгын белдерә, төрле һөнәр ияләре белән таныштыра, башкаларның хезмәт нәтиҗәләренә хөрмәт хисләре тәрбияләүне күз уңында тота.  Бала кечкенә вакытта никадәр күбрәк күнекмә һәм осталыкларны үзләштерә, ул үзенең мөмкинлекләрен шулкадәр нәтиҗәлерәк бәяли алачак.

Баланың мәктәпкә кергәнчегә кадәр булган вакыты үз-үзен төрле яклап ачу өчен яхшы мөмкинлек этабы булып тора.  Балаларда өлкәннәр хезмәте турында күзаллаулар формалаштыру буенча эшне режим моментлары барышында, балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге процессында һәм гаилә белән берлектә алып барырга мөмкин. Балаларны төрле һөнәрләргә хас үзенчәлекләр белән таныштыру, шулай ук аның үскәч кем булырга теләве белән кызыксыну педагогның төп бурычы булып исәпләнә. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар күпкырлы мәгълүмат алган саен, киләчәктә аларга тормышта яраклашу җиңелрәк булачак.

Балаларны һөнәрләр белән таныштыру өчен традицион укыту һәм тәрбияләү ысулларын кулланырга мөмкин:

- сүзгә нигезләнгән алымнар (уен персонажлары һәм күрсәтмәлелек кулланылган әңгәмәләр, балалар әдәбиятын уку);

- күрсәтмәлелеккә нигезләнгән алымнар (төрле һөнәр ияләренең бигеле бер хезмәт процессларын күзәтү, картиналар һәм иллюстрацияләр карау);

- тәҗрибәгә нигезләнгән алымнар (төрле материаллар нигезендә тәҗрибәләр үткәрү, хуҗалык-көнкүреш хезмәтенә караган тәҗрибәләрдә катнашу);

- уеннарга нигезләнгән алымнар (сюжетлы-рольле уеннар, дидактик уеннар, уен ситуацияләре).

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән һөнәри юнәлеш бирү буенча эш алып бару системасы өч максаттан чыгып алып барыла:

- балаларны өлкәннәр хезмәтенә якынайту;

- балаларны өлкәннәр башкара торган хезмәтнең үзенчәлекләре белән таныштыру;

- балалар һәм өлкәннәрнең уртак эшчәнлеге.

I. Балаларны өлкәннәр хезмәтенә якынайту. Әлеге этапта без балаларны һөнәрләр белән таныштырабыз. Бу шөгыльләр вакытында да, алардан тыш та гамәлгә ашырыла. Әлеге очракта иллюстрацияләр күрсәтелеп өлкәннәрнең хезмәте турында сөйләнә. Шулай ук балалар бакчасында төрле һөнәр ияләре белән очрашулар оештыру да максатка ярашлы. Бакчада “Төркем кунагы” дигән яңа технология кулланырга мөмкин, ул балаларны өлкәннәрнең төрле һөнәри эшчәнлекләре, аларның мавыгулары белән таныштырырга мөмкинлек бирә. Төркемгә кунаклар сыйфатында түбәндәге һөнәр ияләрен чакыртырга була: укытучы, янгын сүндерүче, элемтә операторы, табиб-окулист, иммунолог-аллерголог, кондитер һ.б.  Шулай ук балалар бакчасы сайтында “Һөнәри юнәлеш” дигән яңа рубрика да кертеп җибәрергә мөмкин, анда ата-аналар балаларга үз һөнәрләре турында аңлаешлы телдә сөйли ала.

Һөнәрләр белән танышу билгеле бер алгоритм буенча алып барыла:

1.      Сюрприз мизгел (балаларны ата-аналар каршы ала)

2.      Балалардагы эмоциональ киеренкелекне бетерү (ата-аналар балаларны сәламли һәм танып белүгә юнәлтелгән уен программасында катнашырга тәкъдим итә).

3.      Балаларга биремле уен тәкъдим ителә ( Кунакка килгән әти яки әни үз һөнәре турында сөйли, кызыклы уен-табышмаклар әйтә, музыка астында ритмик гимнастика эшләтә, балалар билгеле бер һөнәр иясе роленә керә)

4.      Нәтиҗә (чара тәмамлангач, балаларга таратма материал бирелә)

II . Балаларны өлкәннәр башкара торган хезмәт белән таныштыру. Бу этапта төрле һөнәр ияләре белән экскурсияләр, күзәтүләр, тематик очрашулар оештырыла, бу, нигездә, аларның эш урыннарында үткәрелә. Бу алым балаларны өлкәннәр хезмәте белән таныштыруның иң нәтиҗәле ысулы булып санала, аларга эмоциональ тәэсирләр туплауга ярдәм итә. Шулай ук бакчада балалар белән шәфкать туташы бүлмәсенә дә сәяхәт итәргә мөмкин. Мисал өчен, ул балаларга үз эше турында сөйли, төрле җиһазларын күрсәтә ала. Прививкаларны мәҗбүри рәвештә ясатырга кирәклеген дә искәртергә була. Шәфкать туташы һөнәренә карата кызыксыну тусын өчен, балаларга витаминнар өләшүне дә оештырырга була. Һәр бакчада аерым кер юу бүлмәсе бар, анда да сәяхәт итәргә мөмкин. Бала әлеге бүлмәне бик кызыксынып күзәтә.

II. Олылар һәм баланың уртак эшчәнлеге. Балалар белән эшләүнең бу юнәлешенә сюжетлы-рольле уеннар, дидактик уеннар, хәрәкәтле уеннар, матур әдәбият уку, уен ситуацияләре белән эшләү һәм башка эшчәнлек формаларын кертеп карарга була. Болар режим мизгелләре дәвамында, педагог һәм баланың ирекле һәм уртак эшчәнлеге аша тормышка ашырыла ала. Шулай ук, балаларның яшь үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында остаханәләр эшен дә булдырырга мөмкин. Алар барышында бала күзәтү, истә калдыру, чагыштыру кебек эш төрләрен башкара. Остаханә һәр һөнәрнең үзенчәлеген исәпкә алып төзелә, махсус үсеш мохите булып тора һәм уен сюжеты өчен шартлар тудыра. Анда балалар төрле һөнәрләр белән таныша, киләчәк һөнәренең нинди булуын күзаллый ала.

Моңа берничә мисал карап китик. “Төзүчеләр” остаханәсе төзелеш конструкторлары, традицион булмаган материаллар, төзүче булып уйнап карау өчен кечкенә уенчыклар белән тәэмин ителә. Ул төзелешкә караган барлык һөнәрләрне үз эченә ала: архитектор, тракторчы, ташчы, кранчы, балта остасы, штукатур-буяучы һ.б.

“Юллар дөньясы” остаханәсе уен өчен стендлар, юл хәрәкәте билгеләре, юл билгеләре беркетелгән мәйданчыклар белән тәэмин ителә. Әлеге остаханәгә транспортның барлык төрләрен йөртүчеләр, юл хәрәкәте иминлеге хезмәте әгъзалары, юлларны төзекләндерүчеләр һ.б. керә.

“Коткару хезмәте” остаханәсендә “Яшь янгын сүндерүче үзәге”, “Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәте” темасына караган җиһазлар тәкъдим ителә ала.

Шулай итеп, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның һөнәрләр турындагы күзаллауларын формалаштыру мәктәпкәчә белем бирү оешмасы эшчәнлегенең мөһим юнәлеше булып тора. Һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеге балаларны уңай нәтиҗәгә китерергә мөмкинлек бирә – хезмәт, һөнәри эшчәнлек тормышның мөһим өлкәләреннән берсе булуына төшендерә. Бала “Хезмәт төбе – сары алтын” мәкаленең мәгънәсенә төшенеп үсәргә тиеш.

Автор: Саттарова Рәфидә Фәрид кызы, Балтач районының“Катнаш төрдәге “Тургай” Норма балалар бакчасы” муниципаль бюджет  мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев