Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Халыкара тынычлык көне

21нче сентябрьдә Халыкара тынычлык көне билгеләп үтелә.

Бу вакыйга – балалар белән дөньядагы тынычлыкның әһәмияте һәм безнең һәрберебезнең аны саклауга үз өлешен кертә алуы турында сөйләшү өчен яхшы мөмкинлек.

Балаларга дөнья турында гади һәм аңлаешлы тел белән сөйләү мөһим:

1. Үз тормышыгыздагы мисаллардан башлагыз:

Без комлыкта уйнаганда иптәшләребезгә уенчыкларыбызны биреп торабыз. Без дус һәм тату итеп уйный беләбез. Күз алдына китерегез, сезнең яраткан уенчыгыгызны кемдер тартып алса, сезгә рәхәт булыр идеме? Бөтен кешеләр үзара дус булганда гына, дөньяда тынычлык була.

2. Ачык образлар һәм чагыштырулар кулланыгыз:

Тынычлык – якты кояш кебек, бөтен кешегә дә тигез балкый һәм безне бәхетле итә.

3. Дөньяны ничек яхшырак итү турында сөйләшегез:

Бергәләшеп тату гына уйнаганда, бер-беребезгә ярдәм иткәндә, яхшы сүзләр әйткәндә, без дөньяны яхшырак итәбез. Әйтерсең, без дөньяны якты буяулар белән бизибез. Ачуланышмыйча, бер-беребезгә игелекле һәм ихтирамлы булырга тырышканда гына дөнья тыныч һәм матур була.

4. Уеннар һәм иҗади дәресләр үткәрегез:

Тынычлык темасына рәсемнәр ясагыз.

Тынычлык һәм дуслык турында җырлар җырлагыз.

Гаиләдә тынычлык тәрбияләү:

  • Гаиләдә мәхәббәт һәм хөрмәт атмосферасы тудырыгыз.
  • Конфликтларны тыныч юл белән хәл итәргә өйрәтегез.
  • Эмпатия һәм кызгана белү хисен тәрбияләгез.
  • Төрле мәдәният кешеләре белән аралашуга мәмкинлек тудырыгыз.
  • Тынычлыкның кыйммәте турында сөйләшегез.
  • Тәртип үрнәге күрсәтүне үзегездән башлагыз.

Халыкара тынычлык көне – календарьдагы чираттагы бер дата гына түгел. Үзебезгә һәм балаларыбызга тынычлыкның мөһимлеген һәм аны саклауга һәрберебезнең үз өлешен кертә алуын искә төшерү мөмкинлеге ул. Бу көнне балаларны тынычлыкның кадерен белергә, игелекле һәм ярдәмчел булырга, һәрвакыт үзара аңлашуга һәм дуслыкка омтылырга өйрәтү өчен файдаланыгыз.

Халыкара тынычлык көне сезнең балаларыгыз өчен дуслык, игелек һәм шатлык бәйрәме булсын!

Гайсина Венера Алексеевна, Сарман, 3нче "Ләйсән" балалар бакчасы.

Фоторәсем Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев