Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Винни-Пухның туган көне

Винни-Пухның туган көне уңаеннан традицион булмаган техникада рәсем ясарга өйрәнү.

14нче октябрь - Винни-Пух бәйрәме

Винни-Пухның туган көне уңаеннан төркемдә оештырылган эшчәнлек үткәрдек. 

Максат: традицион булмаган рәсем техникасы белән ясарга өйрәнү.

Үстерү бурычы: балаларның рәсем ясау, иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

Тәрбия бурычы: балаларда күмәк эш башкару күнекмәләрен үстерү.

Белем бирү бурычы: балаларны яңача рәсем ясау техникасы белән таныштыру.

Көтелгән нәтиҗә: балаларда иҗади күзаллау барлыкка килү.

Эшчәнлек төрләре: рәсем ясау.

Алдан эшләнгән эш: Винни-пух турында әңгәмәләр.

Җиһазлау: алдан картоннан кисеп әзерләнгән мичкә, буяулар.

Эшчәнлек барышы:

Оештыру өлеше. Өстәлдә Винни-Пух рәсеме ята.

Тәрбияче. Рәсемдә кем соң бу? Ул үзе көрән төстә, бал ярата, аның иң якын дусты Пятачок. Кем булыр икән ул? Дөрес, бу – Винни-Пух. Безнең героебызның бүген туган көне икән бит. Туган көн бүләксез була димени? Аюлар бик тә бал ярата. 

Иң яхшы бүләк, минемчә, бал!

Моны ишәк тә шундук аңлар!

Хәтта бераз гына -

Чәй кашыгы –

Бу инде яхшы!

Бер  чүлмәк бал –

Бигрәк тә яхшы…

Менә без дә бүген аюга бер мичкә бал бүләк итәрбез.

Төп өлеш. Тәрбияче алдан әзерләп куйган картоннан ясаган мичкәләрне, буяуларны өләшә. Рәсемне гади буяулар һәм пумалалар белән түгел, ә бармак белән ясарбыз.

Тәрбияче: Карагыз, сезнең янда буяу тора. Нинди төстә ул? (Балаларга буяу күрсәтә, балалар төсне атыйлар.) Бармагыбызны буяуга манабыз, нокталы хәрәкәтләр белән мичкәдән агып чыккан балны сурәтләргә тырышабыз.

Балалар рәсем ясый башлый, тәрбияче кыенлыклар кичерүче балаларга ярдәм итә. 

Физкультминутка:

Винни дусты Пятачок янына йөгерә (йөгерү хәрәкәтләре)

Дустына шар бүләк итә. (кулларны алга сузу)

Дусты шатлана (сикергәләү)

Виннины кунак итә (кулларны җәеп, рәхим ит дигән хәрәкәт).

Рәсемнәр ясалып беткәч, балаларның рәсемнәре стендка куела.

Йомгаклау. Тәрбияче: Күпме татлы бүләкләр әзерләдек. Хәзер безнең Винни-Пух бик тә шат булачак. Әйдәгез, барыбыз да аны туган көне белән котлыйбыз.

Сабирова Кадрия Равилевна, Казан, Авиатөзелеш районы 366нчы балалар бакчасы. 

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев