Ватанны яратырга кечкенәдән өйрәнәбез
Минзәлә кадет мәктәп-интернатында белем бирү процессы патриотик тәрбия белән көндәлек үрелеп бара.
«Советлар Союзы герое генерал-полковник Василий Николай улы Гордов исемендәге Минзәлә кадет мәктәп-интернаты» дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесендә белем бирү процессы патриотик тәрбия белән көндәлек үрелеп бара дисәм дә хата булмас дип уйлыйм.
Сабыйлар мәктәп бусагасын атлап керү белән үзенчәлекле атмосферага эләгүләре белән горурлану, дулкынлану хисләре кичерүен сизмәү мөмкин түгел. 36 ел рәттән үз эшемә тугрылыклы булып Ватанны яратучы шәхес тәрбияләүнең үтемле юлларын эзлим. Туган илеңә тугрылык, аның белән горурлану, тагын да гүзәлрәк итүдә көчен куярга теләк орлыкларын салу ысулларын үз эшемдә яратып башкарам. Укучылар Татарстанда, илебездә булган календарь даталар бэлән бәйләп үткәрелүче бер генә чарадан да читтә калмый. Ватанны саклаучылар көнендә малайлар үзләрен булачак каһарман итеп тойса, 8 Март бәйрәме алдыннан газиз әниләренә, хатын-кызларга хөрмәт белән караучы ир-егетләр тәрбиясе ала.
Илебездә булан вәзгыять, тарих, шәхси сыйфатлары үрнәк итеп алырлык күренекле кешеләр турында мәгълүмат бирүне атна саен үткәрелүче «Мөһим турында сөйләшүләр» сыйныф сәгате кысаларында тормышка ашырам. Эш тәҗрибәсе белән уртаклашу, кечене кече итәргә өйрәнү максатыннан балалар бакчасы белән дә тыгыз элемтәдә торабыз.Төрле әкиятләр сәхнәләштереп нәниләрнең күңелен күрәбез.
МХОда катнашучыларга үз көчебездән килгәнчә ярдәм итүне изге бурычыбыз дип санап төрле окоп шәмнәре әзерләп ярдәм җыю пунктына тапшырдык. Үз кулларыбыз белән ясалган эшләнмәләр, котлау открыткалары, рәсемнәр хәрбиләрнең сугышчан рухын күтәрүдә, көчен арттыруда ярдәм булса укучыларым белән бик шат булыр идек.
Халыкара туган тел көне, балалар җәмгыятьләре бердәмлеге көне, Кырымның Рәсәй белән берләшү көне, Космонавтика көне, 1 нче май бәйрәме, Җиңү көне, татар һәм рус халыкларының милли бәйрәмнәре, туган көннәр һәм башка бик күп искә алынмый калган чараларның үзенчәлеген ачыклап, җиренә җиткереп үткәрсәк, киләчәк буын үзенең Рәсәй гражданы икәненлеген тоеп, горурланып, үз фикерендә нык торып иленә хезмәт итәрлек Ватанпәрвәр булып үсәр дигән өмет белән укучыларымның кызыксыну белән янган күзләренә шатланып, дәрт белән эшемне дәвам итсәм мин дә үз бурычымны үтәдем дип санар идем.
Башлангыч сыйныф укытучысы Әлмиева Фәйрүзә Марс кызы.
Фотолар шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев