Тукай иҗаты белән танышабыз
5-6 яшьлек балалар төркемендә дәрес үткәрү өчен сценарий.
Яшь төркеме: Зурлар төркеме (5-6 яшь)
Максат: Габдулла Тукай иҗаты буенча белемнәрне тирәнәйтү һәм гомумиләштерү.
Бурычлар: Үстерү бурычы: шигырьнең эчтәлеге буенча үз фикерләрен әйтә белү, фикерләү, хәтер сәләтен үстерү.
Тәрбия бурычы: балаларда Габдулла Тукайның күпкырлы иҗатына кызыксыну уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру, әдәби әсәрләрне тыңлый, эчтәлеген сөйли белүләренә ирешү.
Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм телен үстерү.
Белем өлкәләрен интеграцияләү: сөйләм үсеше, социаль-коммуникатив, матур әдәбият, физик үсеш.
Методик алымнар һәм чаралар: әдәби сүз, әңгәмә, уен, сүзлек өстендә эш, күрсәтмә материал, үсендерү-мактау, сюрприз мизгеле, ныгыту.
Сүзлек: шәкерт, буыннар, ятим.
Җиһазлау: Габдулла Тукай портреты, презентаөия, рәсемнәр, аудиоязмада «Туган тел» җыры.
Алдан үткәрелгән эш: Габдулла Тукай портретын карау, иҗаты буенча иллюстрацияләр карау, шигырьләрен уку.
Эшчәнлек төзелеше.
Кереш өлеш.
Җыр тыңлау: «Туган тел»
Төп өлеш.
2. Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу. (Слайдңар ярдәмендә).
3. Үстерешле уен «Кайсы әсәрдән икәнен бел».
4. Шигырь уку «Кызыклы шәкерт».
5. «Су анасы» уены.
III. Йомгаклау өлеше.
Эшчәнлек барышы
Кереш өлеш.
Тәрбияче: Хәерле көн балалар, хәлләрегез ничек?
Балалар: Хәерле көн. Яхшы.
Тәрбияче: Балалар ишетәсезме ниндидер куй яңгырый. ("Туган тел«көе яңгырый).
-Нинди таныш моңлы көй бу?
Тукай җыры «Туган тел».
Истән бер дә чыкмый торган
Халык көе
Балалар: «Туган тел»
Тәрбияче: Ә бу җырның сүзләрен кем язган?
Балалар: ГабдуллаТукай.
Тәрбияче: Әйе, балалар бик дөрес әйттегез. Бу җырны белмәгән кеше бик сирәктер.
II. Төп өлеш.
2. Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу. (Слайдлар ярдәмендә):
1 слайд: Тәрбияче: Портретта сез кемне күрәсез?
Балалар: Габдулла Тукай.
Тәрбияче: Әйе балалар.
— Габдулла Тукай кем ул?
Балалар: Шагыйрь, язучы.
Тәрбияче: Дөрес. Габдулла Тукай — бөек татар шагыйре. Тукай абыебыз 26 апрельдә матур яз көнендә, кошлар җылы яктан әйләнеп кайткач, умырзая чәчәкләре башларын калкыткач дөньяга килгән.
1
Тәрбияче: Без аның турында нәрсәләр беләбез, әйдәгез сөйләп китик.
Балалар: Габдулла Тукай шигырләр язган.
Тәрбияче: Дөрес, Габдулла Тукай бик күп шигырьләр, әсәрләр язган.
2 слайд: Тәрбияче: Бу аның әнисе белән әтисе!
3 слайд: Тәрбияче: Балалар кечкенә чагында Тукайны «Кечкенә Апуш» дип йөрткәннәр. Менә ул!
4 слайд: Тәрбияче: Габдулла Тукайның туган авылы: Кушлавыч!
5 слайд: Тәрбияче: Бөтен кешедә усә бара үзгәрә, менә карагыз әле Габдулла Тукайда ничек үзгәргән.
6 слайд: Тәрбияче: Бу фотосүрәттә Габдулла Тукай җирләнгән.
8 слайд: Тәрбияче: Без бик күп әкиятләрен һәм шигырҗләрен беләбез. Карагыз әле рәсемнәргә, кайсы
әкият белән шигырьдән болар?
Балалар: «Гали белән Кәҗә», «Кәҗә белән сарык әкияте».
Тәрбияче: Габдулла Тукайның нинди әсәрләрен беләсез тагын?
Балалар: «Бала белән күбәләк», «Шүрәле», «Су анасы», «Кызыклы шәкерт». (рәсемнәр күрсәтү).
3. Үстерешле уен «Кайсы әсәрдән икәнен бел»
Тәрбияче: Кешенең якын дусты,
Йортның тугры сакчысы
Аннан гел игелек көт
Ә исеме ничек?
Балалар: Эт, «Кызыклы шәкерт»
Тәрбияче: Җәен соры, кышын ак,
Аңа шулай яхшырак
Балалар: Куян, «Бичара куян»
Тәрбиче: Нәкъ кеше кебек үзе,
Бар маңгаенда мөгезе
"Былтыр кысты«дип акыра,
Туганнарын чакыра.
Балалар: «Шүрәле».
Тәрбияче: Чуар, йомшак күлмәге,
Тотсаң, уңа бизәге.
Тоттырмый, китә очып,
Я кала җирдә посып.
Балалар: Күбәләк — «Бала белән күбәләк».
4. Шигырь уку «Кызыклы шәкерт»
Тәрбияче: Балалар мин сезгә Габдулла Тукайның «Кызыклы шәкерт» дигән шигырен укып китәм.
«Әйдәле, Акбай, өйрән син, арт аягың берлә тор;
Аума, аума, туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!»
«Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;
Мин туганга ике айлап булыр я өч кенә.
Юк кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә».
«Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул,
Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул!»
Тәрбияче: Малай Акбайны ничек өйрәтә?
Балалар: өйрән син, арт аягың берлә тор, төз утыр, яхшы утыр.
Тәрбияче: Акбайның ни өчен өйрәнәсе килми?
Балалар: Чөнки Акбайның уйныйсы, боланда ятасы, ауныйсы килә.
Тәрбияче: Малай Акбайга ни өчен тырышырга куша?
Балалар: Зур үскәч җайсыз була ди.
5. «Су анасы» уены
Тәрбияче: Әйдәгез әле балалар түгәрәккә басабыз. Су анасы күзләре бәйләнгән килеш түгәрәк уртасында утыра. Балалар түгәрәк буйлап җырлап йөриләр:
Су анасы, Су анасы,
Су анасын күр әле.
Каршыңда кем басып тора-
2
Ялгышмыйча әйт әле.
(Җыр ахырында балалар туктап кала. Күзе бәйләнгән Су анасы урыныннан тора, тәрбияче бармагы белән берәр балага күрсәтә. Әлеге бала Су анасы янына килеп, «Мин кем» дип тавыш бирә. Су анасы аны тавышыннан танырга тиеш була).
III. Йомгаклау өлеше.
Тәрбияче: Без бүгенге шөгылебездә кем турында сөйләштек?
Балалар: Габдулла Тукай, аның тормышы һәм иҗаты белән таныштык.
Тәрбияче: Нинди шигырен укыдык?
Балалар: «Кызыклы шәкерт»
Тәрбияче: Нинди уен уйнадык сезнең белән?
Балалар: «Су анасы»
Тәрбияче: Булдырдыгыз! Әйдәгез, кабатлыйк әле: «Без булдырабыз!»
(Балалар кабатлыйлар, кул чабалар.)
Азнакай шәһәренең 9нче «Салават күпере» балалар бакчасы, Хабибуллина Айназ Ильфат кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев