Теремкәй
Беренче кечкенәләр төркемендә театр һәм иҗади сәләтләрне үстерү уеннары.
Максат: Халык авыз иҗаты әсәрләре белән таныштыру һәм аларга карата мәхәббәт тәрбияләү.
Бурычлар:
– Сүзле-хәрәкәтле уеннар аша балаларның игътибарлылыгын, хәтерен, тапкырлыкларын үстерү, зиһеннәрен ныгыту. Театр аша балаларның сөйләм телен үстерү. Сәнгатьле сөйли белү күнекмәләрен булдыру.
— Уеннар ярдәмендә балаларда сабырлык түземлек, кыюлык, гаделлек кебек сыйфатлар тәрбияләү. Театр аша балалрда вакыйгаларның барышын күзәтеп тору күнекмәләрен тәрбияләү
— Уен вакытында балаларны көйгә карап хәрәкәтләнергә, музыкаль авазларны тоемларга өйрәтү. Театр аша балаларда сөйләмнең эмоциональ мәгънәлелеген формалаштыру, яхшы атмосфера булдыру, балаларның кәефен күтәрү.
Алдан башкарылган эш: Балалар белән «Теремкәй» әкиятен уку, эчтәлеге буенча сөйләшү, рәсем шөгылендә Теремкәйне буяу, балаларга рольләрне бүлеп бирү, геройларның сүзләрен ятлау, сәнгатьлелек, хәрәкәтләр өстендә эшләү.
Кулланылган материал, атрибутлар: геройлар өчен костюмнар, өй, агачлар.
Барышы:
Хәрәкәтле уен «Жирафның бар таплары»
Уен барышы: Балалар түгәрәк ясап басалар һәм тәрбияче артыннан хәрәкәтләрне кабатлыйлар.
Жирафның бөтен җирендә таплары бар таплары
Маңгайда, колакта, борында һәм муенда,
Терсәкләрдә һәм корсакта
Бармак очларында
Филләрнең бөтен җирендә сырлары бар сырлары
Маңгайда, колакта, борында һәм муенда,
Терсәкләрдә һәм корсакта
Бармак очларында.
Песинең бөтен җирендә йоннары бар, йоннары
Маңгайда, колакта, борында һәм муенда,
Терсәкләрдә һәм корсакта
Бармак очларында.
Зебраның бөтен җирендә сызыклар бар, сызыклар
Маңгайда, колакта, борында һәм муенда,
Терсәкләрдә һәм корсакта
Бармак очларында.
Хәрәкәтле уен: «Күрсәт әле, үскәнем».
Уен барышы: Балалар түгәрәк ясап басалар һәм бер баланы уртага чыгаралар. Күмәк җырлап әйләнеп, уртсдагы балага төрле эшләр кушалар. Уртадагы бала кушылган эшне башкара. Кырыйдагылар да: "Менә шулай, менә шулай«,-дип, ул эшләгән эшне кабатлыйлар. Эш кушу өчен түбәндәге җыр-такмаклар файдаланыла.
— Күрсәт әле, үскәнем, ничек җилләр исәләр?
— Күрсәт әле, үскәнем, ничек җилләр исәләр?
— Менә шулай, менә шулай, шулай җилләр исәләр.
— Менә шулай, менә шулай, шулай җилләр исәләр.
— Күрсәт әле, үскәнем, ничек яфрак коела?
— Күрсәт әле, үскәнем, ничек яфрак коела?
— Менә шулай, менә шулай, шулай яфрак коела.
— Менә шулай, менә шулай, шулай яфрак коела.
— Күрсәт әле, үскәнем, ничек кошлар очалар?
— Күрсәт әле, үскәнем, ничек кошлар очалар?
— Менә шулай, менә шулай, шулай кошлар очалар.
— Менә шулай, менә шулай, шулай кошлар очалар.
— Күрсәт әле, үскәнем, ничек куян сикерә?
— Күрсәт әле, үскәнем, ничек куян сикерә?
— Менә шулай, менә шулай, шулай куян сикерә.
— Менә шулай, менә шулай, шулай куян сикерә.
— Күрсәт әле, үскәнем, ничек йөри аюлар?
— Күрсәт әле, үскәнем, ничек йөри аюлар?
— Менә шулай, менә шулай, шулай йөри аюлар.
Хәрәкәтле уен: «Чыпчыклар һәм автомобильләр»
Уен барышы: Балаларны бер-берсенә каршы килмичә төрле юнәлешләрдә йөгерергә өйрәтү, хәрәкәт башлау һәм тәрбияче сигналы буенча аны үзгәртү, үз урынын табу.
Тәрбияче сүзләреннән соң: «очып киттеләр, чыпчыклар, юл өстенә» балалар күтәреләләр һәм кулларын "канатларын" селтәп, мәйданчык буйлап йөгерәләр. Тәрбияченең сигналы буенча: "машина йөри, очыгыз, чыпчыклар, үз ояларына! автомобиль гараждан чыга, чыпчыклар ояга очалар (эскәмияләргә утыралар). «Автомобиль «гараж» га кайта.
Бармак уены «Гаилә».
Дәрес темасы: Гаилә. Семья.
Максат: гаилә темасына караган гаилә, әби, бабай, апа, абый, эне, сеңел
сүзләре белән таныштыру; сәнгатьле уку, монологик һәм диалогик сөйләм
күнекмәләрен үстерү; татар теленә карата кызыксыну, игътибарлылык,
мөстәкыйльлек сыйфатлары тәрбияләү.
Дәрес темасы: Гаилә. Семья.
Максат: гаилә темасына караган гаилә, әби, бабай, апа, абый, эне, сеңел
сүзләре белән таныштыру; сәнгатьле уку, монологик һәм диалогик сөйләм
күнекмәләрен үстерү; татар теленә карата кызыксыну, игътибарлылык,
мөстәкыйльлек сыйфатлары тәрбияләү.
Дәрес темасы: Гаилә. Семья.
Максат: гаилә темасына караган гаилә, әби, бабай, апа, абый, эне, сеңел
сүзләре белән таныштыру; сәнгатьле уку, монологик һәм диалогик сөйләм
күнекмәләрен үстерү; татар теленә карата кызыксыну, игътибарлылык,
мөстәкыйльлек сыйфатлары тәрбияләү.
Максат: Балаларның бармак хәрәкәтләрен үстерү,кул чуклары мускулларын ныгыту, мөстәкыйль рәвештә бармак уеннары уйнау теләге тәрбияләү.
Уен барышы.
Бу бармак бабай
Бу бармак — әби
Бу бармак — әти
Бу бармак — әни
Бу бармак нәни-бәби, исеме аның — чәнти
Хәрәкәтле уен: «Ак куян утыра».
Уенның максаты: җитезлек, хәрәкәт реакциясе тизлеген үстерү, терәк-хәрәкәт аппараты мускулларын ныгыту.
Уен барышы: Балалар музыка астында уенның сүзләрен тыңлап, тәрбиячегә карап аның артыннан хәрәкәтләрне кабатлыйлар.
Ап-ак куян утыра
Колагын селкеп тора
Менә шулай, менә шулай
Колагын селкеп тора.
Менә шулай, менә шулай
Колагын селкеп тора.
Куян тик торса туңа
Сикергэли ул шуңа
Менә шулай, менә шулай
Сикергэли ул шуңа.
Менә шулай, менә шулай
Сикергэли ул шуңа
Хап-хап-хап-хап сикергәли ул шуңа.
Кем куянны куркытты,
Куян сикереп качты.
Ай качты качты, качты
Куян сикереп качты.
Ай качты качты, качты
Куян сикереп качты.
Театр: «Теремкәй»
Барышы:
Алып баручы: Бер урман аланында торган ди матур теремкәй. Теремкәй янына йгереп чыккан тычкан.
(Көйгә тычкан чыга)
Алып баручы: — Тычкан кургән матур теремкәйне, шаккаткан.Ишеккэ шакыган. Сораган.
Тычкан:- Кем Теремкәйдә яши?
Алып баручы: Бер кем дә җавап бирмәгән. Тычкан теремкәйгә кереп үзе генә яши башлаган.
Берзаман Теремкәй янына бака сикереп килгән.
(Көйгә бака чыга)
Алып баручы: Матур теремкәйне күреп, шаккаткан. Ишеккэ шакыган. Сораган.
Бака: Кем Теремкәйдә яши?
(Тычкан Теремкәйдән чыга)
Тычкан: Мин тычкан. Ә син кем?
Бака: Мин бака.
Тычкан: Әйдә бергә яшәргә.
Алып баручы: Алар икәү яши башладылар. Бервакыт Теремкәй янына куян сикереп килгән.
(Көйгә куян чыга)
Алып баручы: Матур теремкәйне күреп, шаккаткан. Ишеккэ шакыган. Сораган.
(Тычкан белән бака Теремкәйдән чыга)
Тычкан: Мин тычкан.
Бака: Мин бака. Ә син кем?
Куян: Мин куян.
Бака: Әйдә бергә яшәргә.
Алып баручы: Алар өчәү яши башладылар. Бервакыт Теремкәй янына төлке килгән.
(Көйгә төлке чыга)
Алып баручы: Матур теремкәйне күреп, шаккаткан. Ишеккэ шакыган. Сораган.
(Тычкан, бака һәм куян Теремкәйдән чыгалар)
Тычкан: Мин тычкан.
Бака: Мин бака.
Куян: Мин куян. Ә син кем?
Төлке: Мин төлке.
Куян: Әйдә бергә яшәргә.
Алып баручы: Алар дүртәү яши башладылар. Бервакыт Теремкәй янына төлке килгән.
(Көйгә төлке чыга)
Алып баручы: Матур теремкәйне күреп, шаккаткан. Ишеккэ шакыган. Сораган.
(Тычкан, бака һәм куян Теремкәйдән чыгалар)
Тычкан: Мин тычкан.
Бака: Мин бака.
Куян: Мин куян. Ә син кем?
Төлке: Мин төлке.
Куян: Әйдә бергә яшәргә.
Алып баручы: Алар бишәү яши башладылар. Бервакыт Теремкәй янына бүре килеп чыккан.
(Көйгә бүре чыга)
Алып баручы: Матур теремкәйне күреп, шаккаткан. Ишеккэ шакыган. Сораган.
(Тычкан, бака куян һәм төлке Теремкәйдән чыгалар)
Тычкан: Мин тычкан.
Бака: Мин бака.
Куян: Мин куян.
Төлке: Мин төлке. Ә син кем?
Бүре: Мин бүре.
Төлке: Әйдә бергә яшәргә.
Алып баручы: Алар бишәү яши башладылар. Бервакыт Теремкәй янына аю килеп чыккан.
(Көйгә аю чыга)
Алып баручы: Матур теремкәйне күреп, шаккаткан. Ишеккэ шакыган. Сораган.
(Тычкан, бака, куян, төлке һәм бүре Теремкәйдән чыгалар)
Тычкан: Мин тычкан.
Бака: Мин бака.
Куян: Мин куян.
Төлке: Мин төлке.
Бүре: Мин бүре. Ә син кем?
Аю: Мин аю.
Алып баручы: Аюның да Теремкәдә яшисе килә икән. Сорый ул Теремкәйгә керергә. Ләкин, хайывннар аюның зур булуын куреп:
(Бөтен хайваннар)
— Юк, юк, юк (куллар белән каршылык курсәтәләр)
Алып баручы: Тыңламаган аларны аю. Кереп булдыра алмады , Теремкәйне ватып, бөтен хайваннар чыгып качканнар.
Кулланылган әдәбият: «Балачак-уйнап-көлеп үсәр чак» методик кулланма, К.В.Закирова, Л.Р. Мортазина, Казан 2012ел.
Туган телдә сөйләшәбез. Методик кулланма өчен аудио-кушымта.
Рус халык әкияте «Теремкәй».
Чаллы шәһәрнең «Сандугачкай» 35 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Нуриәхмәтова Гөлназ Мәсгут кызы, 1 категорияле тәрбиячесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев