Татарстан — татар иле
Татар халкының үткәне, тарихы турында оештырылган эшчәнлек конспекты.
Бурычлар:
— Балаларны татар халкының үткән тарихы белән таныштыру.
— Милли төбәк компонентына таянып, милли мәдәният белүче һәм дәвам
итүче шәхес формалаштыру.
— Туган җиргә, туган телгә ихтирам хисе тәрбияләү.
— Сөйләмдә ясалма сүзләр куллану, мөстәкыйль фикерләргә өйрәтү.
— Халкыбызга карата ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү.
Материаллар: компьютер (слайдлар), магнитофон, рәсемнәр.
Балалар белән эш: альбом карау, шигырьләр уку, әңгәмә, газета, журналлар
белән танышу, фото материаллар карау. Болгар халкы, аның үзе турында
тарихи мәгълүматлар бирү, риваятьләр тыңлау.
Шөгыль барышы
Тәрбияче: Балалар, җирдә төрле милләт кешеләре яши. Һәрберсенең теле, үз
гадәте бар. Бездә татарлар, удмуртлар, руслар, чувашлар һәм башкортлар бар.
Балалар, әйтегез әле безнең милләтебез нинди?
Балалар: Татар.
Тәрбияче: Әйе, без татарлар. Менә шушы татар халкының үткәне, тарихы
турында сөйләшербез. Ә без нинди Республикада яшибез?
Балалар: Татарстан Республикасында.
Тәрбияче: Идел ярларына нурлар сибеп,
Матур булып ата бездә таң.
Таң шикелле якты туган илем
Бәхет биргән җирем Татарстан.
Тәрбияче: Ә ник Татарстан дип атала соң? Бездә гел татарлар гына яшимени
соң?
Балалар: Юк, башкортлар, руслар, чувашлар, марилар һ.б. яши. Ләкин төп
халкы — татарлар. Шуңа күрә Татарстан — татар иле дип атала. Без — татар
балалары.
Ә хәзер мин сезгә бер видео күрсәтергә теләр идем, игътибар белән карагыз.
Болгар турында видеоролик карау.
— Балалар, карагыз әле, безнең Татарстан Республикасы аша Идел белән Кама
елгалары үтә. Ә безнең Татарстаныбыз тирәли бик күп республикалар
урнашкан: Башкортстан, Чувашия, Мари Эл, Удмуртия, Мордовия. Ә безнең
үзебезнең Республикабызда бу халыкларның барысы да бар, алар барысы
бергә бер тату гаилә булып яшиләр. Безнең Татарстаныбызның теләсә кайсы
ягына карасаң, күреп туймастай, йөрсәң, йөреп арымастай урыннар аз түгел.
Безнең республикабыз бик бай. Аның иксез-чиксез кырларында күп төрле
игеннәр үсә, заводларында машиналар җитештерәләр. Менә аның уртасында
безнең башкалабыз Казан шәһәре. Балалар, бүгенге шөгыльдә мин сезне
халкыбызның үткәне, туган җиребезнең чал тарихы белән таныштырасым
килә. (Талгын гына «Әллүки» халык көе яңгырый.)
Борын-борын заманнарда булган бу хәлләр. Әле ул вакытта сез дә, мин дә
булмаган. Шушы җирдә борынгы бабаларыбызны татарлар түгел, ә
болгарлар дип йөрткәннәр. Әйдәгез әле бергәләп кабатлыйк
«Борынгы Болгар» тарихы
Балалар: Бол-гар-лар.
Тәрбияче: Әйе, балалар, болгарлар — алар безнең төп чыгышыбыз. Аларны
болгар диеп борынгы Болгар җирендә барлыкка килгәннәре өчен атаганнар.
Борынгы башкалабыз Бөек Шәһәр дип йөртелгән, ул республикабызның иң
гүзәл бер җирендә — кече Чирмешән елгасы ярында урнашкан булган.
(Болгарны картадан карап китик әле.) Ә хәзерге Биләр шул җимерелгән
Болгар дәүләтенең өстендә төзелгән. Борынгы башкалабыз Бөек Шәһәрнең —
хәзерге Биләр — урнашкан мәйданы искитмәле олы булган. Анда
яшәүчеләрнең саны 70-80 меңгә җиткән. Биләр шул чорда ук инде дөнья
күләм әһәмияткә ия булган.
Әкият итеп сөйләрлек
Бик борынгы заманнарда
Идел-Чулман ярларында
Болгар халкы нигез салган.
Балалар, Болгар бөтенләй таштан төзелгән булган. Аның шәһәрлегендә
табылган хәрби ныгытма калдыклары да аларның башкалага гына хас
рәвештә бик катлаулы һәм ныклы булганлыгын күрсәтеп торалар. Биләр —
Идел Болгарстанда иң мөһим шәһәр булган.
Алар шулай тыныч кына тормыш итеп ятканда — Болгар йортына Аксак
Тимер килә. Ул үзенең сансыз күп санлы Явы белән Болгар шәһәрен ватып,
җимереп соңыннан яңдырып, җир белән тигезләп киткән.
«Археолог» уены
Тәрбияче: Дуслар, хәзерге көнгә кадәр бу урыннарда археологик эшләр алып
барыла, сезгә дә археолог булып алырга һәм борынгы әйберләр табарга
тәкъдим итәм. Балалар ике подгруппага бүленә һәм комлы ике тартмада казу
эшләре алып баралар. Чыккан табылдыкларның борынгы заманнарда нәрсә
өчен кулланганнарын балалар белән сөйләп үтәбез. (Тартмадан бер бала серле
ачкыч таба.)
Тәрбияче: Сез чын археологлар!!! Табылган барлык әйберләрне мин
шәһәребез музеена тапшырачакмын. Ә мин сезгә бүләккә гипс сыннары алып
килдем.
«Серле сандык»
(Сандык табалар. Тәрбияче балаларга сандыкны ачып карарга тәкъдим итә,
ләкин сандык ачылмый)Ә менә бу ачкыч белән без хәзер серле сандыкны
ачып карарбыз?
— Сандык турында матур сүзләр әйтсәк, бәлки, ачылыр. (Матур, серле,
бизәкле, агачтан эшләнгән сандык)
(Тәрбияче балаларга сандык турында шигырь укый)
Серле сандык, матур сандык,
Кызыктыра безне күптәннән.
Әйдә карыйк ниләр калган икән
Истәлеккә безгә үткәннән.
(Тәрбияче сандыкны ача һәм андагы әйберләрне берәм-берәм алып күрсәтә)
— Алъяпкыч. (Бу алъяпкычның кыңгырау, лалә, канәфер, дәлия чәчәкләре һәм
яфраклары белән бизәлгәнен ачыклау)
— Түбәтәй. (Нинди бизәкләр белән бизәлгәнен ачыклагач, тәрбияче шигырь
сөйли)
Әнием туган көнемә
Бүләк итте түбәтәй.
Шундый матур түбәтәем-
Үзем кебек бәләкәй!
Тәрбияче: Елаган тавыш ишетелә, сез ишетәсезме? Бу тавыш бит сандыктан
килә. Нәрсә бар икән, карыйк әле. Монда ап-ак алъяпкыч белән түбәтәй елый
икән. Сез белмисезме, ник елый икән алар?
«Милли киемнәрне бизәү»
-Аларның бизәкләре юк икән бит, шуңа күрә алар күңелсез, боек икән.
(Алъяпкыч белән түбәтәйнең кәефләрен күтәрү өчен, аларга бизәкләр
ябыштырырга кирәклеген ачыклыйлар. (Бизәксез чын түбәтәйне һәм
алъяпкычны төсле фетрдан киселгән татар орнаметлары белән бизиләр.
Казанэскпресста “ круглые липучки» заказать итеп шуларга беркетәсе
бизәкләрне!
«Әби-бабайлар көнкүреше, элеккеге эш кораллары»?
«Милли ризыклар»?
Элек монда шәһәр булган,
Манаралар калкып торган.
Гөмбәзләрдән кояш көлгән,
Элек монда шәһәр булган.
Әй, Биләрем, әй, Болгарым
Сиңа илтә уйларым.
Әй, Биләрем, әй, Болгарым,
Йөрәгемдә моңнарым.
Халык монда чуен койган,
Читек кигән, намаз кылган.
5слайд
Аеруча әһәмияткә 19 гасырда төзелгән «Җәмигь» мәчете ия. Башта агачтан
салынган мәчет бераз вакыттан соң киңәйтелеп, 24 дәнә ак таш колонна
белән бизәлә, ә биеклеге дә 24 метр була, аның эчке мәйданы 250кв.м. җитә.
Мондый зур мәчетләр бары башкала булган шәһәрләрдә генә төзелгән.
Хәзерге вакытта бу мәчет урынында бары ак таш колонналар гына утырып
тора.
Идел буе Болгары дәүләте җимерелеп биш гасыр үткәннән соң 1969 елда
гына Болгар шәһәренең бөтен территориясе тарихи-архитектура тыюлыгы
дип игълан ителә. Биредә төзекләндерү эшләре башлана.
Изге чишмә рәсеме. Элекке риваятьләр буенча аның суын бик файдалы,
шифалы дип әйтәләр. Килгән халык шул чишмәдән салкын, изге җир суын
эчмичә кайтып китми.
Ел дәвамында Тататарстан халкы һәм башка төбәкләрдә яшәүче татар халкы
бу җиргә сәяхәт кыла.
Рәхмә сезгә, сау булыгыз.
Вахитова Диләрә Наилевна, Питрәч районы Шәле авылы "Тургай" балалар бакчасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев