Сүзле-хәрәкәтле уеннар
Татар төркемнәрендә эшләүче тәрбиячеләр өчен.
Максат. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар үсешендә сүзле -хәрәкәтле уеннарның
нәниләрне белемле, кешелекле, шәфкатьле итеп, туган телен, халкын
яратучы, рухи яктан бай, югары әхлаклы шәхес итеп үстерү.
Бурычлар. Сүзле-хәрәкәтле уеннар аша балаларга тулы һәм дөрс тәрбия
бирү, баланың эчке дөньясын күзаллаулар һәм һәртөрле төшенчәләр белән
баету.
Сүзле – хәрәкәтле уеннар аша туган телнең аһәңлеген, матурлыгын тоя
белергә өйрәнү.
Яңа сүзләр хисабына сүзлек запасын арттыру, әйләнә-тирәне күрә, таный
белү, матурлыкка соклану һәм аны аңлый белү һәм киләчәктә файдалана
алуга теләк булдыру.
Көтелгән нәтиҗә. Балаларда дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек
сыйфатлары тәрбиясе булдырыла. Шушы уеннар ярдәмендә бала үзенең
характерына тиешле гадәтләр, күнекмәләр тәрбиясенә ия була. Балаларның
сөйләм активлыгы арта, сүзлеге сыйфат, исем,фигыль сүз төркемнәре
хисабына байый, сөйләмнең грамматик төзелеше формалаша һәм бәйләнешле
сөйләм теле үсә.
Эшчәнлек төре. Сүзле-хәрәкәтле уеннар, диалог.
Иҗади эш. Яңгыр теләү эндәшләре балалар белән аерым уйналып истә
калдырыла. Уеннардагы күмәк җаваплар аем-аерым өйрәнелә. Кара –каршы
сөйләшә белү күнекмәләрен камилләштерелә, күмәк әйтү алымнары
үзләштерелә. “Көз” уенында “Көз” булып сайланган шәхес белән уенның
эзлеклелеге һәм бәйләнешлелеге аерым өйрәнелә.Өлкәннәр һәм яшьтәшләре
белән аралашу ысуллары һәм чаралары үзләштерелә.
Сүзлек эше. Тәкыя, куаклар, өлкәннәр, чиләкләр, яшелчә алучы, капка, өн
казу, чумдылар, тындылар, чайкалалар, канатларын җилпиләр, моңсу
кычкыралар.
Җиһазлар.Таякчыкка бәйләнгән яңгыр, кояш макетлары, балалар санынча
чиләкләр, кәрзиннәр; Сөмбелә курчагы, курчакка сары күлмәк, төсле
яфраклардан ясалган тәкыя; “Яшелчә” кибете уенына яшелчә, җиләк-җимеш
муляжлары, яшелчә һәм күчмә кошларның ярым битлекләре.
Шөгыль барышы
Тәрбияче. Хәерле көн хөрмәтле тәрбиячеләр! Кәефләререз ничек? Бүген
монда түгәрәк өстәл; табигатьнең матурлыгы, гүзәллеге турында күп итеп
сөйләрбез. Табышмак әйтәм, тыңлагыз:
Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява.
Җирләр дымлана.
Бу кайчан була?
Җавап. Көз көне. Әйе, көз. Менә үзе дә килде. (Сары күлмәк кигән, башына
кызыл, сары, яшел яфраклардан бизәлгән тәкыя кигән курчакны күрсәтү).
Әйдәгез үзе белән исәнләшик.
Исәнме, Көз, алтын Көз!
Безне сагынып килдеңме?
Агачларга, куакларга
Сары яфрак элдеңме?
Көз: Саумы, кадерле дусларым!
Сезне сагынып килдем мин,
Сезгә салкын көзләрдә
Яңгыр алып килдем мин. Барыбыз да “яңгыр яу” дип телик:
Яңгыр яу,яу,яу,яу!
Бар табигать юынсын,
Тирә-як көлеп торсын!
“Көз” кәгазьдән ясалган, таякчыкка бәйләнгән макет белән болгый. Ул
уйнаучыларны куа, барсы урындыкларга йөгереп китеп утырышалар.
Көз. “Яу,яу,яу! –дип телисез. Ә үзегез качып йөрисез” ди.
Тәрбияче кояш рәсемен күрсәтә. Кояш чыкты, әйдәгез паркка барыйк. Без
хәзер зурлар, өлкәннәргә яфракларны җыярга без дә булышыйк.
“Без инде хәзер зурлар” уены.
(Кулларны югары күтәреп, аяк очларына басу)
Без инде хәзер зурлар,
Күп эшли безнең куллар.
(иелеп чиләк алу хәрәкәте)
Без чиләкләр алабыз,
(урында йөрү хәрәкәте)
Паркларга барабыз.
(сүзләргә туры китереп хәрәкәтләрне күрсәтү)
Иеләбез, басабыз,
Яфраклар да алабыз,
Чиләкләргә салабыз:
(бармакларын бөгә-бөгә санау)
Яшел, сары, кызыл –
Менә нинди күп алар!
(кулларын югары күтәреп аяк очларына басу)
Без инде хәзер зурлар,
Күп эшли безнең куллар.
Тәрбияче. Армадыгызмы әле?
Җавап. Юк, армадык.
Тик безгә күңелле көз,
Без бакчага да йөрибез.
Тәрбияче. Әйдәгез, бакчага да барыйк.
(Кулларны югары күтәреп, аяк очларына басу)
Без инде хәзер зурлар,
Күп эшли безнең куллар.
(иелеп кәрзин алу хәрәкәте)
Без кәрзиннәр алабыз,
(урында йөрү хәрәкәте)
Бакчаларга барабыз.
(сүзләргә туры китереп хәрәкәтләрне күрсәтәләр)
Иеләбез, басабыз,
Суганы (кишерне, кәбестәне, кыярны, помидорны) без алабыз,
Кәрзиннәргә салабыз.
Бәрәңгене җыябыз
Кибетләргә илтәбез
Менә нинди күп алар!
Хәзер инде сатабыз.
“Яшелчә кибетендә” уены.
Уйнаучылар арасыннан “сатучы”, “яшелчә алучылар” билгеләнеп куела.
Уйнаучылар бертирәгә җыелыбрак утыралар һәм “ сатучы” аларның
кулларына яшелчә муляжлары өләшеп чыга. Шул вакытта сатып алучы
килеп ишек кага һәм ике арада шундый сөйләшү була:
-Тук-тук!
-Анда кем бар?
-Мин.
-Син кем?
-Яшелчә алучы, Самира.
-Нәрсә кирәк?
-Кишер.
-Нинди?
-Зур, баллы кишер.
Әгәр уйнаучылар арасында “кишер” булса, ул торып йөгерә һәм
билгеләнгән урынны урап килә. Әгәр “сатып алучы” шул арада аны куып
тота алмаса, кишер үз урынына килеп утыра һәм аңа “яңа исем кушылып”
уен дәвам итә. Әгәр уйнаучы тотылса, ул уеннан чыга. Уен “яшелчәләр”
тотылып беткәнче дәвам итә.
Тәрбияче: Менә, күп итеп яшелчәләр сатып алдык, аларны нишләтик?
Җавап: Яшелчә ашы пешерик, кунаклар чакырыйк.
Тәрбияче: Яхшы, мин бик риза. “Капкалы “ уенын уйнап, кунаклар
чакырыйк. Кунак чакырырга санамыш әйтеп ике уйнатучыны сайлый.
Санамышлар: 1.Ипи, шикәр, тоз.
Матур малай, матур кыз.
2. Әбәк-әбәк,
Алтын кабак.
Сиңа үрдәк,
Миңа каз.
3. Берәү, икәү, өчәү, дүртәү,
Кошлар салкын көз көтә.
Кемгә санап барып җитәм,
Уеннан чыгып китә.
“Капкалы” уены.
Ике уйнаучы кулларын тотышып, югары күтәреп капка ясыйлар, калган
уйнаучылар бер-бер артлы җитәкләшеп, шушы капкага кереп-чыгып
йөриләр. Барсы да җырлый:
Әйдә безгә килегез!
Капкалардан керегез.
Капкалардан керегез
Өебезгә үтегез.
Өебезгә үтегез
Кунак булып китегез.
Кунак булып китегез,
Көндә бәйрәм итегез. “Капка” ясап торучы уйнаучылар кулларын төшерәләр
“капкага” берәр шәхесне эләктерәләр.“Капкага” эләккән уйнаучы сорый:
-Мин нәрсә эшлим?-ди.
Җавап: Безгә, “Көз” уенын уйнат,- диләр.
“Көз” уены.
Уйнатучы (тәрәзәгә карап, урамга күрсәтә):
Я, иптәшләр, күрегез,
Тышта, әнә килә көз.
Уйнаучылар (алар да урамга күрсәтеп, кул селкиләр):
Әйе, әйе, күрәбез,
Көз килгәнен беләбез.
Уйнатучы: Я әйтегез, сөйләгез,
Ничек килә икән көз?
Уйнаучылар (кулларын кош канатлары кебек селкиләр):
Кошлар оча көньякка,
Канат кагып еракка,
(куллары белән җир казу хәрәкәте ясыйлар)
Аюлар өн казыйлар
Бик тирән итеп базны.
(чүгәлиләр, кулларын башларына куеп, тын гына утыралар)
Балыклар да тындылар,
Су төбенә чумдылар.
(басып, кулларын өскә күтәреп, як-якка болгыйлар)
Агачлар ялангачлар,
Җилләрдә чайкалалар,
(кулларын чабып, аяк очларында сикерәләр)
Тик безгә күңелле көз,
Без бакчага йөрибез.
Кошлар тавышын тыңлыйбыз.
Балалар магнитофон язмасыннан кошлар тавышын тыңлыйлар.
- Ишетәсезме? Нәрсәләр тавышы бу?
- Кошлар.
- Нинди кошлар?
- Торналар, каргалар, казлар...
- Нишләп, бик моңсу кычкыралар?
- Алар җылы якка очып китеп баралар. Алар безнең белән саубуллашалар.
“Хушыгыз, кошкайлар” уены.
(Кошлар кебек кулларын җилпиләр)
Әйдәгез киттек,
Әйдәгез киттек.
Безгә китәр көн җитте.
(“у-у-у”, “ж-ж-ж» дигән төрле тавышлар чыгаралар)
Көзге салкын җил исте.
(тиз-тиз очу хәрәкәте ясыйлар)
Очыйк тезелеп,
Калмыйк өзелеп,
Диңгез кичкән чакларда.
(кулларын болгап, саубуллашу хәрәкәте ясыйлар)
Очты торналар,
Аккошлар, казлар,
Кыска булсын юллары.
Йомгаклау. Барыгызга да зур рәхмәт, уеннар бик күңел биреп уйналды. Бу
уеннар ана телебезнең матурлыгын, камиллеген һәм сөйләмне баетуда,
тапкырлык-зирәклекне тирәнәйтәдә, иҗади фикерләү сәләтләр үстерүдә
ышанычлык ярдәмлек булыр. Саубулыгыз.
Гыймадиева Гүзәлия Җәүдәтовна, Нагаева Гүзәл Камилевна,
54 нче “Очкын” балалар бакчасы, Чаллы шәһәре.
Фото: © Владимир Васильев/ «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев