Сүз байлыгы — баланың акыл үсеше дәрәҗәсе күрсәткече
Ата-аналар үз балаларының сөйләм телен, сүз байлыгын, интеллектуаль яктан үсешен тәрбияләүдә күп яклап ярдәм итә алалар.
Инде күптәннән сөйләм теленең әйләнә-тирә дөньяны танып белү, кирәкле белемнәр алу һәм кешеләр белән тулы, иркен аралашу өчен зур әһәмияткә ия булуы исбатланган. Әлбәттә, иң мөһиме — мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сүзлек байлыгын үз вакытында формалаштыру, сүзләр мәгънәсен үзләштерү кирәк.
Ата-аналар үз балалары белән күбрәк аралашырга, сөйләшергә тиешләр. Шул вакытта гына, баланың сүзлегендә бер яшь ахырына 10-12 сүз барлыкка килә. Ике яшькә сабыйның сүзлегендә 300-400 сүз, өч яшькә — 1500 сүз, дүрт яшькә — 1900 сүз, 5 яшькә — 2000-2500 сүз барлыкка килә. Алты-җиде яшьлек балаларның мәктәпкә керү алдыннан сүзлек байлыгы 4000 сүзгә кадәр җитә.
Белгечләр фикеренчә, кечкенә чакта балаларның сүз байлыгы әйләнә-тирәдәге предметларны: савыт-саба, кием-салым, уенчыклар, мебельне аңлатучы сүзләр хисабына бара. Бу яшьтә сабыйлар бик кызыксынучан, игътибарлы булалар. Шуңа күрә сүзлекне киңәйтү өчен хайваннарның, үсемлекләрнең, ел фасылларының исемнәрен, табигать күренешләрен һәм төрле вакыйгаларны аңлаткан сүзләрне кулланырга мөмкин. Сүзлекне баету һәм активлаштыру өчен көнкүрештә, хезмәт эшчәнлеге вакытында аралашу зур әһәмияткә ия. Нәтиҗәдә, балалар сүзлеге тормыш өчен кирәкле көндәлек сүзләр белән тулыландырыла. Әйләнә-тирәдәге предметлар баланың игътибарын җәлеп итә һәм уен вакытында, бала аларны тотып, әйләндереп, тыңлап, иснәп, кабып карап аларның формасын, күләмен,төзелешен, төсен, һәм исемен истә калдыра.
«Син ничек уйлыйсың?», «Җөмләнең ахрын әйт», «Киресенчә», «Тылсымлы капчык» уеннары аша балаларның суз байлыкларын арттырырга мөмкин. Китапны укыганнан соң яки экскурсияләр вакытында балалар белән әңгәмә алып барырга була. Балага төрле сораулар биреп, проблемалы ситуацияләр тудырып, үз фикерен әйтергә этәргеч ясарга була.
Гаиләдә бу эш төрләрен кабатлап, ныгытып, баланың акыл үсешендә зур күрсәткечләргә ирешергә мөмкин.
Фатыхова А.Ф., Казан шәһәре Вахит районының 89нчы балалар бакчасы укытучы-логопеды.
Фото Фрипик сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев