Суперагент балаларга әти-әниләрен табарга булышабыз
Зурлар төркемендә танып белү һәм математик күзаллаулар формалаштыру буенча эшчәнлек конспекты.
Максат: төрле биремнәр үтәп, суперагент балаларга югалган прдметларны
табырга булышу.
Бурычлар:
Белем бирүче:
— балаларда эзләү буенча һөнәрләр турында белемнәр формалаштыру;
— төрле предметлар кулланып фигуралар ясау ысуллары белән таныштырып,
баш миенең ике ягының да эшәләвен стимуллаштыру;
— " Һөнәрләр" темасы буенча сүзлек запасын активлаштыру һәм үстерү.
Үстерүче:
— сенсор кабул итүне, пространстволы фикерләүне, симметирияне тоемлауны
үстерү;
— реакция тизлеген һәм җитезлекне үстерү, хәрәкәт күнекмәләрен
формалаштыру;
Тәрбия бирү бурычлары:
— бер-береңә игътибарлылык, хәлгә керү, булышу теләге тәрбияләү, бердәм
эшчәнлектә тәрбияче һәм башка балалар белән һәм үзара эшләргә
күнектерү.
Җиһазлау: проектор, ноутбук, флешка, 2 команда өчен " Аяк-кул" сукмагы, һәр
балага геобордлар, геоборд өчен схемалар төшерелгән карточкалар, өстәлләр,
урындыклар, наушник, смартфон, карандашлар, мольберт, һәр балага
турыпочмак формасындагы ике бертөрле йозак төшерелгән язу үрнәкләре
(прописи), кечкенә чемодан, лупа, сәгать, перчатка, турыпочмаклы йозак.
Сүзлек эше:
— пассив: "эзтабар һөнәре";
— актив: һөнәрләр, археолог, детектив, коткаручы, шахтер.
Аерым эш: биремнәрне үтәгәндә ярдәм итү.
Эшчәнлек барышы:
Оештыру моменты.
Балалар залга керәләр һәм түгәрәк ясап басалар. Кинәт паласта флешка табып
алалар.
Тәрбияче: Балалар, бу нәрсә? Кайсыгыз белә?
Балалар: флешка.
Тәрбияче: Ә ул нәрсәгә кирәк? Кемнеке икән бу флешка? Флешканың кемнеке
булуын ничек белергә соң? Бәлки ноутбукка куеп карарбыз. Флешкада нәрсә
барын экраннан күзәтегез.
Экранда "Дети шпионов" фильмыннан өзек күрсәтелә. Суперагент балалар
чемодан һәм предметлар табуда ярдәм сорыйлар.
Тәрбияче: Суперагент балалар бездән ярдәм сорыйлар. Сез ризамы, балалар?
Безгә хәзер эзтабарларга әверелергә кирәктер. Безгә нишләргә соң? Аларга нинди
ярдәм күрсәтергә кирәк, сез аңладыгызмы?
Төп өлеш.
Тәрбияче: Бу суперагент балалар сораган предметларны кайдан эзләргә соң?
Эшне кайдан башларга? Карагыз әле, монда бик кызык ике сукмак күрәм.
Игътибар иттегезме, сул һәм уң аяклар һәм куллар төшерелгән бу сукмакка. Сез
ничек уйлыйсыз, бу сукмактан ничек барырга кирәк икән? Кем уйлап тапты?
Әйдәгез, барып карыйк әле, берәр җиргә килеп чыгарбыз. Сукмак ике булгач,
безгә дә ике командага бүленергә кирәк дип уйлыйм.
"Аяк-кул" сукмагыннан үт" уены үткәрелә.( Һәр сукмакка кәгазьдән кисеп 21
сул һәм уң аяк-кул төшерелгән рәсемнәр беркетелгән. Балалар дөрес итеп
үтергә тиеш) Сукмакны үткәч лупа табып алалар.
Тәрбияче: Балалар, лупа нәрсәгә кирәк? Лупаны нинди һөнәр ияләре куллана?
(җаваплар)
Тәрбияче: Карагыз әле, лупаның тоткычына ниндидер язу беркетелгән, нәрсә
язылган икән анда? Монда хәрефләр шундый вак, лупа белән генә укып була.
Язуда "Баш" сүзе язылган. Димәк, безгә башыбызны бик яхшы эшләтергә кирәк.
Ә сез башваткычлар чишәргә яратасызмы? ( җаваплар)
Тәрбияче: Өстәл янына килеп, карточкалар алыгыз һәм схеманы игътибар белән
карагыз. Кирәкле резинкалар сайлап алып, бизәкне геобордта төзегез.
(Биремне үтәгәндә тәрбияче алданрак эшләгән балаларга икенче төрле схема
тәкъдим итә, яки авырлык белән эшләгән балаларга ярдәм итүен сорый)
Тәрбияче: Барыгыз да эшли алдымы? (җаваплар) Булдырдыгыз! Кемгәдер авыр
булса, башка вакытта тагын эшләп карарбыз.
Биремне үтәгәннән соң наушник табып алалар.
Тәрбияче: Балалар, наушник нәрсәгә кирәк? ( җаваплар)
Тәрбияче: Хәзер мин тыңлап карыйм әле, бәлки берәр нәрсә ишетермен. Монда
музыка ишетәм. Әйдәгез, сезгә дә тыңлатам. Музыка астында аяклар, куллар һәм
тел белән төрле хәрәкәтләр ясап ял итеп алырбыз. (биоэнергопластика)
Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар!
Ял иткәннән соң йозак табып алалар.
Тәрбияче: Тагын бер предмет табылды, димәк тагын бер бирем үтәргә кирәк.
Монда карандашлар күрәм. Карандаш белән нишләргә икән? ( җаваплар)
Биремне үтәү өчен өстәл артына утырабыз.
Сез рәсем ясаганда карандашны кайсы кулыгызга тотасыз? Ә ике кул белән бергә
рәсем ясап караганыгыз бармы? Ясап карыйсыгыз киләме?
Өстәлдәге кәгазне әйләндереп салыгыз, анда нәрсә ясалган? Шул йозак өстеннән
ике кулның да имән бармагын беръюлы йөртеп чыгабыз. Рәсем ясауны өстән аска
таба башкарабыз. Шуннан соң карандашларны уң һәм сул кулга тотып, өстәге
кызыл ноктага терәгез һәм йозак рәсемен нокталар буенча беръюлы йөртеп
чыгыгыз.
Тәрбияче мольбертта үрнәк күрсәтә, авырсынган балаларга аерым ярдәм итә.
Тәрбияче: Балалар, сез шулхәтле тырыштыгыз, ике кул белән беръюлы рәсем ясау
ошадымы? Авыр булмадымы? Афәрин!
Биремне үтәгәннән соң кара перчатка табып алалар.
Тәрбияче: Без бармакларыбызны эшләткәч, перчатка да табылды. Алга таба
барабызмы? Без нинди предметлар таптык әле? ( җаваплар: лупа, йозак, перчатка)
Сез булдырдыгыз. Хәзер паласка арканы төз итеп тотып, үзегез теләгәнчә
утырыгыз һәм экранга карагыз.
(Табылган предметлар слайдта экранда күрсәтелә.)
Тәрбияче: Сез ничек уйлыйсыз, бу прдметлар нинди һөнәр иясенә кирәк?
(җаваплар)
Экранда эзтабар (сыщик) күрсәтелә.
Бу һөнәр иясе гел нәрсәдер эзли. Әйдәгез карыйк әле , эзләү белән бәйле тагын
нинди һөнәрләр бар икән.
Экранда "Предметлар буенча һөнәрне тап" уены үткәрелә ( Поисковые
профессии)
Тәрбияче: Без экранда эзтабар һөнәрләрен карадык. Без биремне үтәдек, һәм
тагын бер предметны табарга тиеш булабыз. ( смарт сәгать табалар. Смартфон
тавышы ишетәләр)
Әйдәгез, сигнал буенча барыйк әле. (чемодан табалар) Менә чемоданны да
таптык, суперагентларның үтенечен башкардык. Табылган предметларны
чемоданга салыйк. (Ватсаптан хәбәр килгән тавыш ишетелә. «Биремнәрне яхшы
үтәгән өчен сез суперагентлар мәктәбенә кабул ителдегез! Суперагантлар
мәктәбенә кабул ителү турындагы сертификатларны чемоданның яшерен
кесәсеннән алыгыз!» дигән хәбәрне тыңлыйлар. Шуннан соң чемоданнан
сертификатларны алалар.
Йомгаклау.
Тәрбияче: Балалар, бүген без эзләү белән шөгыльләнүче кешеләрнең һөнәрләре
белән таныштык. Бергәләп бик яхшы эш эшләдек. Нинди эш? (җаваплар) Хәзер
суперагантлар чынлап та замокка кереп, әтиләре белән әниләрен табачаклар. Ә сез
үзегезнең әти һәм әниләрегезгә бүген нәрсә турында сөйләрсез? Сезгә кайсы
биремне үтәү ошады? Кайсы бирем авыррак булды? Киләчәктә кайсы һөнәрне
сайлар идегез? Кайсы һөнәрне сайласагыз да, барсы да кирәкле, файдалы
һөнәрләр.
Закирова Венера Шайхенуровна, 11нче "Йолдыз"балалар бакчасы. Чаллы шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев