Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Сөйләм телен үстерүдә перфокарталарның әһәмияте

Перфокартлы дидактик уеннарны куллану белем бирү процессын кызыклы һәм мавыктыргыч итә, балалар эшчәнлеген активлаштыра.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның төп эшчәнлеге – уен. Перфокартлы дидактик уеннарны куллану белем бирү процессын кызыклы һәм мавыктыргыч итә, балалар эшчәнлеген активлаштыра.

Тәрбияче алдында еш кына «Белем бирү чарасының нәтиҗәлелеген һәм мавыктыргычлыгын ничек тәэмин итәргә?» дигән сорау туа. Шуңа күрә мин мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән педагогик эшнең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен инновацион педагогик технологияләр эшләүне мөһим шарт дип саныйм. 

Эшчәнлекнең оригинальлеге һәм яңалыгы перфокартлар рәвешендәге материалны тәкъдим итүдән гыйбарәт, алар белән эшләгәндә балаларга фикер йөртергә, билгеле бер тактиль хисләр кичерергә кирәк, ә бу исә бармакларның моторикасын үстерү һәм кул хәрәкәтләренең уйлау гамәлләре белән килешеп эшләве өчен зур әһәмияткә ия. Шулай ук әлеге пособие танып белү, аралашу, сәламәтлек һәм социализация кебек берничә мәгариф өлкәсен берләштерергә мөмкинлек бирә.

Төркемдә перфокартлар куллану:
— балаларның уйлау эшчәнлеген, хәтерен, игътибарын активлаштырырга;
–әйләнә-тирәдәге предметларның, күренешләрнең, вакыйгаларның исемнәрен
өйрәнергә;

– балаланың сүзлек запасын арттырырга;
— балаларның мөстәкыйльлеген, инициативасын, акыллылыгын үстерү;
— балаларның танып белү, кызыксынуын арттыру;
— кулларның мотор осталыгын үстерүгә ярдәм итә.

Перфокарт принцибы нигезендәге дидактик пособиеләрне группа һәм индивидуаль белем бирү эшчәнлеге кысаларында, режимлы моментларда, шулай ук балалар бакчасында мөстәкыйль эшчәнлектә кулланырга мөмкин.

Перфокартлар ясау һәм куллану җиңел. Балалар рәхәтләнеп карталар белән эшлиләр. Алар эшне уен итеп кабул итәләр. Мондый перфокартлар барлык темалар буенча ясалырга мөмкин. Шулай ук, рәсемнәр санын арттырып, эшне катлауландырырга була.

Перфокарт — бирем бирүче индивидуаль карточка, калын кәгазь битендә,
төрле формада, билгеле бер темага туры килгән әйберләрне ябыштыру.

Перфокартларның өстенлеге:

- Күп тапкыр куллану мөмкинлеге (кәгазь кисәген үзгәртергә кирәк, һәм биремне
бүтән бала башкара ала)
- Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның эшчәнлеген активлаштыруга ярдәм итә
- Индивидуаль эштә дә, төркем эшендә дә кулланырга мөмкин.
- Балалар перфокартлар ясауда үзләре катнаша ала.

Перфокартлар кайчан кулланылырга мөмкин?

— диагностикалаганда балаларның белемнәрен тикшерү өчен, чөнки алар материалны үзләштерү сыйфатын оператив тикшерергә һәм күзәтергә мөмкинлек бирәләр.
— белем бирү эшчәнлеге кысаларында, режим моментларда.

Танып-белү активлыгын арттыру нәтиҗәсендә балалар белән эшләүдә
әлеге алымны куллануны бик уңышлы дип саныйм.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүдә перфокарт принцибы нигезендә дидактик пособиеләр куллану алган белемнәрен ныгытырга һәм кулланырга мөмкинлек бирә, иҗади фикерләү, мөстәкыйль психик хезмәт күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итә.

Педагогның балаларның үз-үзләрен тотышында һәм характерында индивидуаль сәләтләр; балалар белән мөстәкыйль уен эшчәнлегендә куллану өчен «перфокартлар» ныңнәтиҗәлелеге һәм алар белән индивидуаль эшне оештыруда дөрес булу
мөмкинлеге барлыкка килә.

Шуны онытмаска кирәк: педагогик процесс баланың ихтыяҗларын канәгатьләндерергә тиеш.

Шайхуллина Алия Галиевна, Казан шәһәре, 39нчы балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев