Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

«Сертотмас үрдәк» әкияте белән танышабыз

Уртанчылар төркемендә сөйләм үстерү буенча Абдулла Алишның «Сертотмас үрдәк» әкияте конспекты.

Балаларның яше: уртанчылар төркеме
Интеграцияләнгән белем бирү эшчәнлекләре: социаль-
коммуникатив үсеше, сөйләм үсеше.
Максат: балаларны Абдулла Алишның «Сертотмас үрдәк» әкияте
белән таныштыру.
Программа бурычлары:
тәрбияви: нәфис әдәбият әсәрләре белән кызыксыну тәрбияләү;
сәнгать әсәре аша эстетик хис тәрбияләү: шигъри телнең матурлыгын
һәм аңлаешлылыгын тоярга ярдәм итү; балаларда яхшы хисләр, хайваннарга
карата кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү, балаларда бәлагә эләккәннәргә
карата кызгану уяту.
үстерүче: аралашу күнекмәләрен үстерү: тулы җөмлә белән җавап бирә
белү, диалогка керү, чиратлап сөйләшү, башкаларның фикерен тыңлау,
өзелмичә; балаларның эмоциональ сөйләмен, күрү һәм ишетү хәтерен үстерү.
белем бирүче: балаларны А. Алиш иҗаты белән таныштыруны дәвам
итү; балаларга әкияттәге шәхесләрне һәм вакыйгалар эзлеклелеген истә
калдырырга булышу; балаларны хикәя белән таныштыру аша актив сүзлекне
баету.
Көтелгән нәтиҗәләр: балалар Абдулла Алишнын «Сертотмас үрдәк»
әкияте белән таныштылар.
Сүзлек эше: бүрекле, төлке, сертотмас, гәүһәр.
Алдан эшләнгән эш: Абдулла Алишның биографиясе һәм иҗаты
белән танышу. Әкиятләрне уку һәм драматизацияләү, А.Алишнын
иҗатыннан “ Минем яраткан әкиятләрем» темасына балалар рәсемнәре
күргәзмәсе.
Җиһазлау: липучка уен планшеты, аңа хайваннарның басылган
фигуралары, йомшак үрдәк уенчыгы, А.Алиш иллюстрацияләре белән
әкиятләр китабы.
Барышы.
(Балалар төркемгә кереп, урындыкларга утыралар.)
Тәрбияче: Исәнмесез, балалар. Балалар, сез китап укырга яратасызмы?
Балалар: әйе.
Тәрбияче: балалар, безнең төркемдә китаплар бармы? Алар кайда
яшиләр?
Балалар: китап почмагында.
Тәрбияче: дөрес, безнең китап почмагында. Әле күптән түгел генә
безнең китап почмагында якты, төсле иллюстрацияләр белән яңа матур китап
пәйда булды. Бу китапта балалар, татар язучысы уйлап тапкан һәм язган
татар әкиятләре яши. Аның исемен хәтерлисезме?
Балалар: Абдулла Аллиш.
(Тәрбияче язучының портретын күрсәтә)
Тәрбияче: балалар, без Абдулла Алишның кайбер әкиятләре белән
танышырга өлгердек инде. Балалар, без бу китапта әкиятләрнең безне
нәрсәгә өйрәткәнен беләбез.
Уен «Әкиятне иллюстрация буенча әйтегез»
Тәрбияче: балалар, безнең тылсымлы китап сезгә иллюстрациялар
курсәтә, ә сез аларны карап әкиятнең исемен әйтергә тиешсез.
Тәрбияче: балалар, бу нинди әкияттән?
Балалар: «ике әтәч» әкиятеннән.
Тәрбияче: әйе, дөрес. Балалар, бу әкият безне нәрәсгә өйрәтә?
Балалар: безне дуслашырга, бер-беребез белән татулашырга, игелекле
булырга, өлкәннәрне тыңларга өйрәтә.
Тәрбияче: балалар, ә бу нинди әкияттән?
Балалар: «Куян» әкиятеннән.
Тәрбияче: әуе, дөрес балалар. Ә бу әкият безне нәрсәгә өйрәтә?
Балалар: өлкәннәрне тыңларга һәм үз сәламәтлегебез турында
кайгыртырга, кышын җылы киенергә өйрәтә.
Тәрбияче: дөрес, балалар.
(«Үрдәк кычкыруы» фонограммасы кертелә)
Тәрбияче: бу кемнең тавышы икәнен Ишетәсезме?
Балалар: үрдәкләр.
(Тәрбияче тукыма белән капланган кәрзиннән үрдәк уенчыгын чыгара)
Тәрбияче: балалар, бүген бездә кунакта үрдәк. Әйдәгез әле, балалар,
исәнләшик.
Үрдәк: бак — бак!
Тәрбияче: балалар, мин бүген балалар бакчасына барганда үрдәкне
очраттым да гаҗәпләндем. Чөнки үрдәк башка йорт хайваннары һәм
хуҗабикәсе белән күрше авылда урман артында яши. Өстәвенә, үрдәк миңа
аларның авылыннан безнең шәһәребезнең ничек матур, яхшы күренгәнен һәм
аның монда бик теләп барырга теләгәнен сөйләде. Мин аннан сорадым, хуҗа
хатын сине ничек җибәрде? Чөнки урман буйлап барырга кирәк бит, ә анда
кыргый хайваннар. Шуннан соң үрдәк миңа хуҗа хатынның иртә таңнан
эшкә ашыгып барганын һәм капканы ачык калдырганын сөйләде. Хуҗабикә
булмаганда, үрдәк капканы ачып, безнең шәһәргә кадәр йөгергәнен сөйләде.
Тәрбияче: Әй үрдәк, алай эшләргә ярыймы? Син сорамыйча киттең.
Син бик бәхетле, син урманда адашмадың һәм хәйләкәр төлкенең аякларына
эләкмәдең! Һәм яхшы, син безнең янга килеп, үз тарихыңны бүтән беркемгә
дә сөйләмәвең.
Үрдәк: Бак-бак
Тәрбияче: балалар, әйдәгез, бергә кызыклы әкиятне игътибар белән
тыңлагыз, анда төп герой да үрдәк, ул да, синең кебек үк, сөйләмле. Һәм без
артык күп сөйләүнең нәрсәгә китерәчәген беләбез. Балалар, сүз нинди әкият
буенча бара?
Балалар: «Сертотмас үрдәк» әкияте.
Тәрбияче: дөрес, балалар. Ә бу әкиятне безгә яхшы билгеле язучы
Абдулла Алиш язган. (Тәрбияче липучкалы планшетын чыгара)
Тәрбияче: балалар, әкиятне без ишетеп кенә түгел, ә күреп тә
барачакбыз. Безгә бу әштә липучка уен планшеты ярдәм итәчәк.
«Сертотмас үрдәк» әкиятен уку
(Тәрбияче «Сертотмас үрдәк әкиятен укый һәм „Липучкалы
планшетында курсәтә“
Тәрбияче: үрдәк, сиңа әкият ошадымы?
Үрдәк: бак — бак.
Тәрбияче: ә сезгә, балалар, әкият ошадымы?
Балалар: әйе, ошады.
Тәрбияче: балалар, ә үрдәкнең сезнең белән „Үрдәкләр“ уенын
уйнарга тели. Уйныйбызмы?
Балалар: әйе.
Физминутка „Үрдәкләр“
Бак — бак — бак
Кечкенә үрдәкләр.
Дулкыннарда биеп йөзгәннәр
Су белән чәчрәтеп уйнашканнар.
(балалар текст сүзләрен әйтәләр һәм үрдәкне түгәрәк буенча
тапшыралар, кемдә үрдәк кала, ул музыкага үрдәкнең ничек итеп
кычкырганын кычкырып күрсәтә).
Тәрбияче: бик яхшы, балалар. Ә хәзер урыннарыбызга утырабыз. Без
сезнең белән хәзер бер уен уйнап алабыз.
(Балалар урыннарга утыралар)
„Кем артыннан кем“ планшеты белән дидактик уен
Тәрбияче: балалар, планшетка тәртип буенча „Сертотмас үрдәк“ белән
урманда очрашкан хайваннарны искә төшереп китик әле.
Балалар: куян, елан, аю, бүре, төлке.
Тәрбияче: дөрес, балалар. Әкият безне нәрсәгә өйрәтә? Язучы
балаларда нинди гадәтләрнең булмавын тели?
Балалар: балалар җавабы.
Тәрбияче: балалар, безнең эшчәнлегебез тәмам. Безгэ Үрдәк белән дә
саубуллашырга кирәк.

Хәйбрахманова Алия Фаилевна, 12нче «Буратино» балалар бакчасы, Бөгелмә шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев