Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Шашка – акыл тренажеры

Шашканы балалар гына түгел, олылар да яратып уйный.

23нче сентябрьдә Бөтендөнья шашка көне билгеләп үтелә. Бу борынгы, ләкин картаймый торган уен дөньяда зур популярлык казанган – аны балалар гына түгел, олылар да уйный.

Шашка уенының файдасы

Шашка һәм шахмат уйнау – уен формасында баланың интеллектын үстерүнең көчле коралы.

Шашка уйнаучы балаларның акылы иҗади үсеш ала, чөнки уенда көрәштәшеңнең адымын алдан күрә белергә, ситуацияләрне анализларга, стратегияләр уйлап табарга кирәк кирәк.

Моннан тыш, бу уен үзтәнкыйтьне үстерергә ярдәм итә, чөнки, шашка партиясен оттырып, балалар җиңелүгә адекват карарга өйрәнәләр.

Шашка – акыл тренажеры

Шашка уйнарга өйрәнеп, балалар логик фикерләүне, хәтерне, сабырлыкны, тырышлыкны үстерәләр. Куелган максатка ирешүдә үзсүзлелекне, аз вакыт эчендә логик мәсьәләләрне чишә белү сәләтен үстерәләр, фикерләрен тәртипкә салырга өйрәнәләр.

Шашаканың тарихы

Күп кенә танылган кешеләрнең балачакта яратып шашка уйнаганы билгеле. 

«Когда за шашками сижу я в уголке...» дип язган Пушкин үзенең шигырьләрендә, ә «Война и мир» романында Толстой 1812 елгы сугышны шашка партиясе белән чагыштыра.

Шашканың популярлыгы шундый ки, аны бу дөньяның иң акыллы кешеләре яраткан уеннары итеп сайлаган. Наполеон Бонапарт сугыш алып бару стратегиясен шашкада уены аркылы эшкәрткән – ул үзенең перламутр шашка тактасыннан аерылмаган, диләр.

Россиядә шашка уенының популярлыгы турында археологик табылдыклар сөйли. Казу эшләре вакытында унынчы гасырга караган таш, гәрәбә һәм балчыктан ясалган шашка фигуралары табылган.

Бу уенны Руська викинглар алып килгән дип санала. Петр патша шулай ук шашкаларны шактый хуплаган – ул оештырган ассамблеяларда уенчыларга аерым бүлмә бирә торган булганнар. Россиядә шашка турындагы беренче мәкаләне 1803 елда тарихчы Карамзин язган. Бу уен белән рус шагыйрьләре һәм язучылары – Державин, Пушкин, Гоголь, Толстой да мавыккан.

Шакирова Нәсимә Нәсимовна, Тукай районы Түбән Суыксу мәктәбе, беренче категорияле укытучы.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев