Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

«Салават күпере» журналына видео җибәрәбез

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән кейс технологияләр кулланып оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты.

Яшь үзенчәлекләре: Мәктәпкә әзерлек төркеме
Тема: «Салават күпере» журналына видео җибәрәбез.
Эшчәнлек төре: Оештырылган белем бирү эшчәнлеге
Эшчәнлеккә кертелгән белем бирү өлкәләре:
Сөйләм үстерү, танып белү, рәсем.
Максат: Балаларда танып белү күнекмәләрен, сөйләм телләрен үстерү.
Бурычлар: Тәрбияви: туган шәһәребез турында белемнәрен системалаштыру;
балалар матбугатына кызыксынуны арттыру, һөнәр сайлауга юнәлеш бирү
һәм горурлык хисләре тәрбияләү.
Үстерү: тулы җөмләләр ярдәмендә
җавап бирергә күнектерү, шәһәребез белән
бәйле сүзләр хисабына сүзлек запасын
баету, тәрбияченең сорауларына актив
җавап бирергә күнектерү. Пумала,
буяулар белән кәгаз ьдә рәсем күрсәтә
белергә күнектерү, чиста-пөхтә
эшләүләренә ирешү.
Өйрәтү: кейс методы ярдәмендә уй-
фикерләрен башкаларга җиткерергә
өйрәтү.
Методик алымнар: Күрсәтү, сорауларга җавап бирү, уеннар
уйнау, әңгәмә, мактау, күмәк,
индивидуаль җавап бирүләр, сюрприз
моменты.
Җиһазлау: Ноутбук, Рәсәй һәм Татарстан гербы
рәсемнәре, шәһәрнең данлыклы
урыннары сурәтләнгән рәсемнәр,

альбом битләре, пумала, буяулар,
салфетка, пумалага бастыргыч, банка
белән су, бүләккә блокнотлар.
Алдан үткәрелгән эш: Сөйләм үстерү, тирә-юнь, рәсем
эшчәнлекләрендә алдан үткәрелгән
берничә теманы кабатлау, сюжетлы-рольле уеннар, күзәтү, экскурсия,
индивидуаль, күмәк әнгәмә.
Эшчәнлек структурасы: I. Кереш өлеш (3 мин.):
II. Төп өлеш (25 мин.):
1. Татар халык уены «Алтын
капка». 6-7 минут.
2. Шәһәр гербының рәсемен ясау.
6-7 минут
3. Ял минуты. 1 минут
4. «Шәһәр турында сөйлә» уенын
уйнау, 4 минут
5. Киләчәктә шәһәребезгә
нинди һөнәр ияләре кирәк
булачак? 4 минут.
Мәкальнең мәгънәсен аңлату, 2 минут
III. Йомгаклау. (3 мин.).
Алга таба эш: Кейс методын эшчәнлекләрдә,
индивидуаль эш вакытында куллану,
көндәлек тормышта герб, милләт,
кала, һөнәр, мәгълүмат сүзләрен
кулланырга өйрәтү; үз фикерләрен
берничә тулы, катлаулы җөмләләр
белән әйтергә күнектерү. Кейс методы
ярдәмендә балаларда уйлай — фикерләү
сәләтләрен үстерү.

Эшчәнлекнең барышы:
Этаплары: Эчтәлеге: Арадаш нәтиҗә.
Кереш өлеш: Балалар исәнләшеп төркемгә
керәләр. Түгәрәккә басып бер-
берсенә хәерле иртә телиләр.
Ноутбукка хат килгән тавыш
ишетелә.Тәрбияче балаларның
яраткан «Салават күпере»
журналыннан хат килүне хәбәр
итә. Журналның киләсе санында
безнең шәһәребез турында язырга
уйлап торалар икән. Тик үзләре
безнең шәһәребез турында берни
дә белмиләр. Аларга ярдәм итәргә
карар чыгару. 2 минут
Төп өлеш: 1. Татар халык уены «Алтын
капка». 6-7 минут.
2. Шәһәр гербының
рәсемен ясау. 6-7 минут
3. Ял минуты.
4. «Шәһәр турынды сөйлә»
уенын уйнау, 4 минут
5. Киләчәктә шәһәребезгә нинди һөнәр
ияләре кирәк булачак? 4-5
минут.
6. Мәкальнең мәгънәсен
аңлату, 2 минут
Балалар үз фикерләрен
мөстәкыйль (тәрбияче
ярдәме белән) рәвештә
әйтәләр, иптәшләренең
җавабын
тулыландыралар.
Йомгаклау
өлеше:
III. Йомгаклау.
«Салават күпере» журналы

хезмәткәрләрен кунакка
чакыру, балаларны бүләкләү.
3 минут
Балалар исәнләшеп төркемгә керәләр. Түгәрәккә басып бер-берсенә хәерле
иртә телиләр.
Хәерле иртә сиңа!
Хәерле иртә миңа!
Хәерле иртә, туган калам!
Хәерле иртә, шәһәрем!
Ноутбукка хат килгән тавыш ишетелә
Тәрбияче: балалар, минем ноутбукка сез яраткан «Салават күпере» журналыннан
хат килгән. Журналның киләсе санында безнең шәһәребез турында язырга уйлап
торалар икән. Тик үзләре безнең шәһәребез турында берни дә белмиләр. Балалар,
сез ничек уйлыйсыз, безнең шәһәр турында «Салават күпере» журналын
чыгаручылар ничек мәгълүмат ала алалар?
(балаларның җаваплары: интернеттан, картадан карасыннар, телефоннан
шалтыратып сорасыннар, безнең бакчага килсеннәр һ.б.)
Тәрбияче: алар кайсы номерга шалтыратырга белмиләр, интернеттан карый
белмиләр һ.б.
Балалар: бәлки без аларга шәһәр турында мәгълүматны сөйлибез дә видеога
төшереп җибәрәбез.
Тәрбияче: Афәрин, алай эшләп була. Хәзер мин телефонымны видео төшерә
торган итеп көйләп куям. Бәлки, «Алтын капка» уенын уйнарбыз? Кем алтын
капкага эләгә, шул бала шәһәр турында бер сорауга җавап бирә. Балалар түгәрәк
ясап басалар. Санамыш ярдәмендә капкада торучы ике бала билгеләнә. Алар
кулларын өскә күтәреп капка ясап басалар. Калган балалар җитәкләшеп капкадан
үтәләр һәм сүзләрне әйтәләр:
Алтын капка ачыла,
Керегез, керегез.
Алтын капка ябылганда,

Эләгерсез берегез.
Сүзләрне әйтеп бетергәч, кулларын аска төшерәләр һәм капкага эләккән балага
тәрбияче сораулар бирә.
Тәрбияче: Шәһәребез нинди елга буенда урнашкан?
Балалар сорауга җавап биргәч уен дәвам итә.
Тәрбияче: Шәһребездә нинди урамнар бар?
Балалар урам исемнәрен атыйлар.
Тәрбияче: Шәһәребездә нинди милләт вәкилләре яши?
Бала: татар, рус, чуваш (сорауларга җавап бирә алмаган балаларга башка
балалар җавап бирергә ярдәм итә).
Тәрбияче: Шәһәребездә нинди атаклы урыннар бар?
Балалар җавап бирәләр.
Тәрбияче: сезнең каршыгызда 2 герб рәсеме тора. Бу герб кайсы илнеке?
Балалар: Россия
Тәрбияче: Бу герб кайсы республиканыкы?
Балалар: Татарстан
Тәрбияче: балалар, безнең шәһәрнең гербы сурәте миндә юк. «Салават күпере»
журналында эшләүчеләргә безнең гербны ничек күрсәтергә? (балалар җавабы)
Балалар: Рәсем ясап күрсәтергә (балалар шәһәр гербының рәсемен
ясыйлар).
Ял минуты. «Заводлар».
Эре-эре заводлар, (аяк очларына басып, куллар янга сузыла.)
Заводта станоклар. (куллар белән станокларның әйләнү хәрәкәте ясала.)
Тиздән үсеп җитәрбез, (куллар югары күтәрелә, аяк очларына басыла.)
Шунда эшкә китәрбез. (урында горур рәвештә атлау хәрәкәтләре ясала.)

Тәрбияче: Балалар, «Салават күпере» журналын укучыларга безнең
районыбызның данлыклы матур урыннарын күрсәтәсегез киләме? Без аларга
ничек күрсәтә алабыз? (балаларның җаваплары)
Балалар: Әти-әниләребез турында сөйлибез,
интернеттан укый алалар һ.б.
Тәрбияче: безнең төркемдә төрле җирдә рәсемнәр яшерелгән. Кайсыгыз иң
игътибарлы? Кем аларны таба ала? (кем рәсемнәрне беренче таба, шул бала
рәсемдә истәлекле урын турында сөйли, аңлата)
Тәрбияче: балалар, сез шундый кызык итеп сөйлисез, «Салават күпере»
журналыннан безнең шәһәребез турында укыган балалар үскәч безнең шәһәргә
яшәргә килерләр дип уйлыйм. Сез ничек уйлыйсыз, безнең шәһәрдә киләчәктә
нинди һөнәр ияләре кирәк булыр микән? Сез үскәч кем булырга телисез?
Балаларның җаваплары:
— «Мин шофер булам.»
— «Мин пешекче булып эшлим».
— „Мин аппаратчы булам“.
— „Мин программист булам“.
— „Мин нефтьче булам“.
— „Мин директор булам“ һ. б.
Тәрбияче: сезнең әти-әниләрегез хөрмәткә лаек кешеләр икән. Бу турыда татар
халкының мәкале бар: “Хезмәтенә күрә хөрмәте.» Сез ничек уйлыйсыз, бу
мәкаль нәрсәне аңлата?
Тәрбияче: Афәрин! Балалар, барлык сорауларга җавап бирә алдыгыз. Сезгә кайсы
бирем авыр булды? Кайсы бирем җиңел булды? «Салават күпере» журналында
эшләүчеләр канәгать булырга тиеш дип уйлыйм. Әйдәгез, андагы хезмәткәрләрне
кунакка чакырабыз. Бәлки, киләчәктә сез дә балалар журналында яки газетасында

журналист булып эшләрсез (балалар берничә җөмләдән торган чакыру сүзләрен
әйтәләр). Ә сезгә «Салават күпере» журналында эшләүчеләр бүләк җибәргәннәр.
Ул журналда басылган биремнәр тупланган блокнот.

Шәйхетдинова Гүзәлия Ильдаровна, 27нче "Теремок" балалар бакчасы. Чистай шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев