Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Мин – үрнәк җәяүле

Чаллының 121нче «Сабантуй» баланың аң-белемен үстерү үзәге балалар бакчасына ДАИ хезмәткәрләре килде.

Исәнмесез, хөрмәтле “Көмеш кыңгырау” редакциясе. Сезгә гәҗитнең һәр санын түземсезлек белән көтеп алучы укучыларыгыз - 121нче «Сабантуй» баланың аң-белемен үстерү үзәге балалар бакчасы тәрбиячеләре яза. Бер сүзне дә төшереп калдырмыйча, йотылып укыйбыз, мәктәпкәчә яшьтәге нәниләрне хикәяләр, шигырьләр белән таныштырабыз. Киләчәктә укучыларыгызның саны арта барсын дигән теләктә калабыз.   

Соңгы елларда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте бик нык артты. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Күп кенә очракта бу куркыныч һаләкәткә балалар үзләре сәбәпче була. Шуңа күрә, сабыйларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтергә кирәк.

 

Балаларга кечкенәдән үк “юл грамотасын” өйрәтү, аларда юл йөрү күнекмәләрен формалаштыру – әти-әниләрнең, тәрбиячеләрнең изге бурычы.

 

Безнең балалар бакчасында бу юнәлештә эш һәрдаим эзлекле рәвештә алып барыла. Нәниләрнең гомуми үсешенә ярдәм итүче, юлларда үз-үзеңне хәвефсез тотарга өйрәтүче төрле чаралар оештырыла. Алар нәтиҗәсендә балалар юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыталар, юл билгеләрен аерырга өйрәнәләр, аларны тирәнтен үзләштерергә кызыксынучанлыклары үсә. Әлеге юнәлештәге эш эзлекле рәвештә, план буенча үткәрелә. Һәр төркемдә юл йөрү куркынычсызлыгы почмаклары бар.

 

Бакчабызга еш кына ДАИ хезмәткәрләре килеп, балалар белән сөйләшү, әңгәмә, уеннар оештыралар. Менә күптән түгел тагын шундый очрашу булды. Бу юлы исә, алар балалар катнашында шөгыльләр карадылар, әлеге юнәлештәге белемнәрен күзәттеләр. Шөгыльләрнең берсен 13нче төркем тәкъдим итте.

 

“Светофор” темасына “Мин – үрнәк җәяүле” шөгыле күрсәтелде. Ике командага бүленеп, балалар атама, девиз сайладылар, "ЮХИ белгеләре", “Җәяүлеләр юлын җый”, “Юлның хәрәкәтле өлешен имин уз”, “Хатаны тап” кебек биремнәрдә белем көчләрен сынадылар.

 

И.Шевчук сүзләренә, И.Зарицкая язган “Юл билгеләре” җыры белән шөгыльне тагын да җанландырып җибәрделәр. Жюри әгъзалары балларны исәпләү буенча эш алып барды. Жюри рәисе ЮХИДИ каршында эшләп килүче пропаганда бүлегенең әйдәп баручы белгече - Уйбекова Ләйсән Минневәкил кызы нәтиҗәләр белән таныштырды. Балаларга үз теләкләрен юллады, истәлекле бүләкләрен тапшырды, хәвефсез йөрү кагыйдәләрен белүләренә соклануын җиткерде.

 

Шундый очрашулар, төрле логик фикерләү сәләтен үстерүче уеннар, күнегүләр, башваткычлар балаларның мөстәкыйльлекләрен, игътибарын, уй-фикерләү сәләтен ныгытуга зур этәргеч бирә. Юлдагы хәвеф-хәтәрләрдән саклыйк балаларны. Бер генә кешенең дә гомере юлларда өзелмәсен, балалар әти-әнисез, ә ата-аналар газиз баласыннан калмасын иде.

 

“Сабантуй 121нче санлы баланың аң-белемен үстерү үзәге балалар бакчасы”  тәрбиячеләре Аликина Ләйлә Альберт кызы, Багманова Венера Хәмит кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев