Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

«Мич котлау» йоласы

Зурлар төркеме өчен онытыла баручы йолаларның берсе – «Мич котлау йоласы» сценарие.

Буыннан буынга күчә торган рухи тәҗрибә һәм йолалар вакытлар узу белән һич тә
әһәмиятләрен югалтмыйлар, киресенчә, аларның кыйммәте арта гына. Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребезне, йола, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады. Аларны халык белә, хөрмәт итә икән милләт яши, милләт яшәгәч, тел яши, тормыш дәвам итә.Балалар бакчасында тәрбиячеләрнең зур бурычы — балада нәни чагыннан ук халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру, ихтирам итәргә өйрәтү . Борынгы бабаларыбыздан мирас булып калган байлык - гореф-гадәтләребезне, милли йолаларыбызны бүгенге көнгә кадәр саклап калып, кечкенә чактан ук баланың милли тәрбиялелеген үстерү өчен тәрбиячеләр күптөрле эзләнүләр үткәрәләр.

«Үткәнне өйрәнми торып,бүгенгене белеп булмый» диләр бит. Борынгы бабаларыбызның яшәү шартлары, халкыбызның бәйрәм һәм көнкүреш йолаларын өйрәнү максатыннан зурлар төркеме өчен онытыла баручы йолаларның берсе «Мич котлау йоласы» сценарие эшләнде.
«Мич котлау» йоласы
Максат: балаларны йола-бәйрәмнәр белән таныштыру, өлкән буыннарның яшәү рәвешенә кызыксыну тәрбияләү.
Катнашучылар:
Балалар
Рабига әби
Рабига әбинең оныгы
Зал бәйрәмчә бизәлә. Авыл өе күренеше. Өй түрендә яңа мич. Аның янында әби йон эрләп утыра.
Халык җыры ишетелә.
1 бала: Мич күрергә барабыз. Мич котларга барабыз. 90 яшьлек Рабига әби искесе урынына
яңасын салдырып куйган!
Балалар бергә: Әйдә, алайса безне дә алып барыгыз!
1бала: -Әйдәгез!
Мич тирәли йөгереп әйләнеп чыгалар. Татарча бию.
Бергә: Бәрәкәтле мич булсын! Таңнар атып кич булсын.
Туганнарыгыз күп булсын. Ә дошманнар юк булсын.
Рабига әбинең оныгы: Менә мич тә чыгардык, шуны котлап икмәк салдым бүген.
1 бала: Мичтә пешкән коймак бик тәмле була...
Рабига әбинең оныгы: Ә мин коймак пешердем менә (күрсәтеп әйләнеп килә)
(Кемдер мич артында шакылдата)
1 бала: Кем бар анда? (битенә маска кигән Рабига әби чыга)
Рабига әби:
Тук, тук, тукыран, тукылдатып утырам,
Мичтә бәлеш пешәме? Шуны көтеп утырам.
1 бала: Кем син?Нәрсә кирәк сиңа?
Рабига әби: Икмәк кирәк
Барысы бергә :Кертмибез!
Рабига әби: Кертмәсәгез, мич авызыннан керәм!
1 бала: Корымга буяласың
Рабига әби: Алайса, ишектән чабып керәм ( 2 баланы кочаклап алга алып бара)
Хәзер мин сезне алып китәм!
Рабига әбинең оныгы: Тукта! Алып китмә!Менә хәзер мичтә икмәк пешә, шуны сиңа бирербез!
Рабига әби: Котыласыгыз килә икән, берәр һөнәрегезне күрсәтегез!
1 бала: Әйдәгез уйнап алабыз! («Чума үрдәк, чума каз» уены)
Рабига әби (маскада):
Тук, тук, тукыран, тукылдатып утырам,
Мичтә бәлеш пешәме? Шуны көтеп утырам.
1бала: Сиңа нинди икмәк кирәк? Табада пешкәне ме, көмеш калайдагысы мы, әллә мич төбендә
көлдә пешкәне ме?
Рабига әби: Мич төбендә, көлдә пешкәне, әлбәттә.
Барысы бергә: Алай булмый шул инде!
Рабига әби: Алайса көмеш табада пешкэне?
1 бала: Ул кабарып пешкән, кочагыңа сыймый!
Рабига әби: Ах сез, шулай мы? (балаларны куып) Әллә мичкә кертергә инде..
1 бала: Әйдә сине таба өстендә бастырып биетәбез (табага бастыралар)
Бергә: Мич авызында капкач, җылысы чыкмый япкач,
Таба өсләрендә бии, дуслары җыелышкач!
Рабига әби табада бии, калганнар кул чаба
1 бала килеп масканы салдыра: (аптырап) Рабига әби, син икәнсең бу. Без сине чыннан да мич иясе
дип торабыз!
1бала: Дуслар!Сырлый, сырлый, сырлый ул,
Безнең белән җырлый ул, Нәрсә ул?
Бергә: гармун!
1 бала: Әйдәгез яңа мич хөрмәтенә бергә җырлап алабыз ! (гармун ала)
«Бииләр итек читекләр» җырын бергә җырлыйлар
Рабига әби оныгы белән бергә: Ә хәзер яңа пешкән икмәк белән чәй эчәбез!

Кукмара районы «Байлангар урта мәктәбе» филиалы — «Балалар бакчасы»ның мәтәпкәчә белем бирү буенча директор урынбасары Саттарова Фәния Фоат кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев