Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга патриотик тәрбия бирү

Патриотик тәрбия бирү ул – бала күңелендә Туган илнең табигатенә, туган авылына яки шәһәренә, халкының тарихына, аның мәдәниятенә мәхәббәт уяту.

Балалар бакчасында бердәм инновацион үсеш режимында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга гражданлык патриотик тәрбия бирү өчен шартлар тудыру.

Хәзерге вакытта мәктәпкәчә белем бирү өлкәсенең яңа, заманча таләпләргә җавап бирә алырлык дәрәҗәгә ирешүе дәүләт мәгариф сәясәтенең төп бурычы булып тора. Бу — һәр баланың үзен социумның бер өлеше буларак тормышка ашырырга сәләтле шәхес тәрбияләү өчен шартлар тудыру белән бәйле. Шуңа бәйле рәвештә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагогларының һөнәри эшчәнлеген яңа эчтәлектә алып барырга, аларның белем бирү ситуациясенә ихтыяҗ булган инновацияләрне үзләштерергә һәм гамәлгә кертергә әзер булуы күздә тотыла.

Һәр тәрбияченең һөнәри осталыгын камилләштерү күбесенчә педагоглар эшчәнлеге белән методик эшнең өзлексез үрелеп баруына бәйле.

Инновацион методик эшчәнлекнең үзенчәлекләре булып тәрбиячеләргә вакытында инновацион фактлар һәм ысуллар турында мәгълүмат бирү тора.

Заманча балалар бакчасын яңа мәгълүмати технологияләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Мәгълүмати-коммуникатив технологияләрне үзләштерү белем бирү эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырудан тыш, тәрбиячеләрнең һөнәри компетентлыгын да камилләштерә. Педагогларда ИКТ-компетенцияләр формалаштыру эш тәҗрибәсен презентация рәвешендә гомумиләштерергә һәм башкаларга тәкъдим итәргә ярдәм итә, тәрбиячеләргә интерактив дидактик уеннар эшләргә, тагын да кызыклырак демонстрацион материал сайларга мөмкинлек бирә, шул рәвешле, тәрбия-белем бирү эшчәнлеген мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен кызыклы итә.

Туган тел — туган җир, Туган ил төшенчәләренең төп мәгънәсен бала аңына җиткерүче иң мөһим чара. Балаларга патриотик тәрбия биргәндә дә мәгълүмати-коммуникатив технологияләрне үзләштерү белем бирү эшчәнлегенең нәтиҗәләрен арттыруга китерә. Баланың аңы үсү, белеме арту, чынбарлыкны танып-белүе һәм чын кеше булып тәрбияләнүе аның туган телен — ана телен белүенә бәйле.

ИКТ технологияләрен кулланып та милләтебезгә карата олы ихтирам хисләре тәрбияләгәндә, татар халкының милли мирасыннан файдалануга җитди игътибар ителергә тиеш, шунда гына мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган телне яхшы үзләштерүләренә, аны ана теле итеп кабул итүләренә ирешергә мөмкин.

Патриотик тәрбия бирү төшенчәсе киң мәгънәне аңлата, ягъни ул бала күңелендә Туган илнең табигатенә, туган йортына, туган авылына яки шәһәренә, халкының тарихына, аның мәдәниятенә мәхәббәт уятудан гыйбәрәт.

Әхлакый-патриотик тәрбиянең кирәкле шарты булып әти-әниләр белән үзара тыгыз элемтә тора. Үз гаиләсенең тарихына кагылу балада көчле эмоцияләр барлыкка китерә. «Сезнең гаиләдә һәм сезнең кул астында булачак гражданин үсә... Илдә нәрсә генә булса да, сезнең күңелегез һәм сезнең фикерегез аша ул балаларга барып ирешергә тиеш», — дип яза күренекле рус педагогы А.С.Макаренко. Укыту-тәрбия бирү процессында патриотик тәрбия бирү бакчада мөһим урын алып тора. Балаларга туган якны өйрәнү почмагы моның ачык мисалы.

Балаларда милли хисләрне тәрбияләү эше аларга халык авыз иҗатын өйрәтү, татар балалар фольклорына мөрәҗәгать итү белән дәвам иттерелә. Балалар белән кече яшьтән үк бишек җырлары тыңлыйбыз, көйләп курчаклар йоклатабыз, төрле чәбәкәй уеннары уйныйбыз, санамышлар, тизәйткечләр, бармак уеннары өйрәнәбез. Рәсем ясау, әвәләү эшчәнлекләрендә милли җырлар тыңлап, алган хисләребезне рәсемдә чагылдырабыз, милли бизәкләрне кулланып төрле композицияләрне кисеп ябыштырып эшлибез, түбәтәй, калфак , алъяпкыч, читекләр бизибез. Бу эшләрне балалар аеруча яратып башкаралар.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була: балалар белән эшләү өчен дөрес итеп төзелгән бердәм инновацион формалар системасы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбия һәм белем бирү эшенең дәрәҗәсен күтәрүгә һәм балаларның бердәмлегенә китерәчәк.

Нигъмәтуллина Фәридә Госман кызы, Яшел Үзән районы Мулла Иле төп гомуми белем мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев