Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда кызыксынучанлык тәрбияләүдә гаиләнең роле

Балаларның охшарга тырышуы билгеле, шуңа күрә алар ата-аналарга хас булган сыйфатларны бик җиңел «йоктыралар».

Бала иң беренче тормыш тәҗрибәсен нәкъ менә гаиләдә ала. Төп аралашу, танып-белү, куркынычсызлык кагыйдәләрен бала иң башта гаиләсендә өйрәнә.

Һәрбер бала тумыштан кызыксынучан була. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның кызыксынучанлыгы иң беренче чиратта бетмәс-төкәнмәс сораулар аша күренә. Аларга җавап биргәндә әти-әни баланың кызыксынучанлыгын үстерә.

Инде укырга өйрәнгәч, балалар үзләрен кызыксындырган соруларга җавапларны китаплар аша таба алалар. Бергәләшеп китаплар, әкиятләр, шигырьләр уку, фикер алышу кече яшьтәге мәктәп баласына кызыксынучанлыгын канәгәтьләндерергә генә түгел, ә гаиләне татурак итәргә дә булыша.

Һәрьяклап үсеш алган шәхес, 5 яшь яки 50 яшь булсынмы аңа, сәнгать белән кызыксынмый кала алмый. Мәктәпкәчә яшьтәге бала белән музейларга һәм күргәзмәләргә йөрергә, нәни тамашачылар өчен спектакльләр карарга мөмкин. Мондый чараларга йөрү мәдәнияткә һәм сәнгатькә мәхәббәт тәрбияли, шулай ук баланың иҗади сәләтләрен үстерә.

Танып белү сәләте кайбер әти-әниләр уйлаганнан күпкә иртәрәк үсеш ала. Әнинең яңа туган балага елмаюы; кечкенә баланың сорауларына җавап бирү; бергәләп китаплар уку; хәтта гадәти аралашу да баланы тәрбияли. Бу гади шөгыльләр балаларга гаиләдәге тормыш һәм аннан читтәге зур дөнья турында сөйли.

Мәктәпкәчә яшьтәге баланың кызыксынучанлыгы аның әйләнә-тирә дөньяга мөнәсәбәтендә күренә. Кызыксынучанлык һәм танып белү ихтыяҗы тумыштан бирелгән, әмма аларны формалаштыруда тәрбия һәм укыту процессы хәлиткеч роль уйный.

Тотрыклы кызыксынучынлык — баланың мәктәптә укуга әзерлек билгесе. Кызыксынучанлык — мәктәпкә әзерлек чорында тәрбия эшенең нигезе булып тора. Бүгенге көндә, 6 яшьтән балаларны мәктәптә укытуга күчү башлангач, моны аеруча истә тотарга кирәк.

Мәктәпкәчә учреждениеләрдә балаларда кызыксыну һәм дөньяны танып белүне формалаштыру өчен шартлар бар.Әмма әлеге кыйммәтле сыйфатны тәрбияләүдә бары тик гаилә белән тыгыз хезмәттәшлектә генә уңышка ирешеп була.

Гаилә балада танып белү һәм кызыксынуны эзлекле үстерү өчен зур мөмкинлекләр зур. Ата-аналар баланың үзенчәлекләрен яхшы беләләр, аның хисләренә йогынты ясый алалар, чынбарлыкның теге яки бу ягына уңай мөнәсәбәткә нигез салалар.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның охшарга тырышуы билгеле, шуңа күрә алар ата-аналарга хас булган сыйфатларны бик җиңел «йоктыралар». Әйтик, гаилә әгъзаларының үз һөнәрләре турында сөйләгәннәре еш кына балаларда шул һөнәргә кызыксыну уяту, өлкәннәрнең эшен дәвам итәргә теләк тудыра.

Баланың кызыксынуы аралашуда аеруча ачык күренә: ул өлкәннәр белән үзенең шикләрен уртаклаша, алардан теге яки бу сорауга җавап бирүләрен сорый. Өлкәннәр баланы үзенә җәлеп итәргә, аңарда аралашу ихтыяҗы тудыра белергә тиеш.

Хәзерге гаиләләрдә баланы кызыксындырган предмет яки күренеш турындагы белемнәрне, тәэсирләрне тормышка ашыру өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Мәсәлән, бала кошлар белән кызыксына ди. Ата-анасы аны кошларны тукландыруга, аларның тышкы кыяфәтенә, гадәтләренә игътибар итүгә, рәсемен ясарга җәлеп итә ала.

Кызыксынучанлыкны һәм танып белүне үстерүгә ата-аналарның һәм балаларның уртак эшчәнлеге аеруча уңай йогынты ясый, моны һәр гаилә булдыра ала. Бергәләп нинди дә булса эш белән шөгыльләнгәндә әти-әниләре баланың тырышлыгын хуплый, авырлыклар очрагында ярдәм күрсәтәләр, ирешелгән нәтиҗәләргә уңай бәя бирәләр. Болар барысы да мәктәпкәчә яшьтәге баланың танып белү ихтыяҗын һәм кызыксынучанлыгын арттыра.

Бу мәсьәләдә гаиләнең ролен исәпкә алып, балалар бакчасы ата-аналарга психологик-педагогик белем бирә. Ул түбәндәге сорауларны үз эченә ала: балаларның танып белү эшчәнлегенә характеристика; мәктәпкәчә яшьтә аларның үсеш үзенчәлекләре; гаиләдә һәм балалар бакчасында кызыксынучанлык һәм танып белү ихтыяҗларын формалаштыру шартлары һәм методлары.

Бу эш балалар бакчасында ата-аналар җыелышы, консультацияләр, әңгәмәләр рәвешендә алып барыла. Танып белү ихтыяҗын тәрбияләүнең методик алымнарын конкрет мисалда күрсәтү өчен, ата-аналарның балалар бакчасында узган нинди дә булса дәресне яки уенны каравы да уңышлы. Карау өчен билгеләнгән шөгыльнең эчтәлеге төрле булырга мөмкин: бирелгән шартлар буенча конструкцияләү, проблемалы сораулардан файдаланып табигать белән танышу һ. б. Төркемдә балалар эшләре күргәзмәсе оештырырга һәм ата-аналарны чакырырга мөмкин.

Нәтиҗә

Баланың шәхесен формалаштыруда һәм аның һәрьяклап үсешендә гаилә тәрбиясе зур роль уйный. Гаилә, һичшиксез, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә өстенлек итә, әмма балалар бакчалары да, мәктәпләр дә, гимназияләр дә мөһим тәрбия функцияләрен үтиләр.

Иблиева Гөлнара Гатуфовна, Сарман районы Җәлил бистәсенең 7нче "Ләйсән" балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев