Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Кыстыргыч белән уеннар

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда тоеп сиземләүне үстерүгә юнәлдерелгән уеннар.

Максат: балаларны предметларның төсе, формасы, зурлыгы, сизелә торган үзлекләре белән таныштыру

Бурычлар:
Белем бирү: балаларда предметларны төс билгесе буенча аера һәм берләштерә белүне формалаштыру
Үстерүче: кече яшьтәге балаларда вак моториканы үстерүгә ярдәм итү, балаларның сөйләм активлыгын стимуллаштыру
Тәрбияви: үз хәрәкәтләреңне тоюны үстерүгә һәм олылар белән бергә эшләүдә уңай кәеф формалаштыруга ярдәм итү.
Җиһаз: төрле төстәге кыстыргычлар, кояш, чыршы, керпе, балык рәсемнәре.

Уен барышы:

– Табышмакны чишегез.
- Күпер астында йөзәм,
Койрыгымны болгыйм.

Балалар: бу – балык.

Балык сурәте төшерелгән рәсемне күрсәтеп: – Дөрес, бу балык. Рәсемгә карагыз да балыкның күзе кайда икәнен күрсәтегез?

Балалар күзләрен күрсәтәләр.
– Авызы кайда?
Балалар рәсемдә балыкның авызын күрсәтәләр.

– Койрыгы һәм канатлары кайда?
Балалар койрыкларын һәм канатларын күрсәтәләр.

– Ә хәзер, әйдәгез, үзебез балык рәсемен ясыйбыз.
Балаларга төсе буенча туры килгән кыстыргычларны сайларга һәм һәр балыкка койрык һәм канатлар өстәргә кирәк.

– Яңа табышмак:
Аркасында энәләр, үзләре озын, чәнечкеле.
Ә йомгакка әйләнсә, башы да, аягы да күренми.

Балалар: бу - керпе.

Керпе сурәте төшерелгән рәсемне күрсәтеп: – Дөрес, бу керпе. Күзләре, борыны, колаклары кайда икәнен күрсәтегез әле?
Балалар күрсәтәләр.

– Әйдәгез, керпебезгә энәләр табарга булышыйк.
(Картоннан кисеп ясалган керпене алдан әзерләп куярга кирәк, аның күзләре, колаклары, борыны ясалган, әмма энәләре булмаска тиеш). Балалар керпе аркасына кыстыргычлар беркетәләр.

– Ә менә яңа табышмак:
Чәнечкеле, яшел дус, өй түренә рәхим ит!

Балалар. Бу – чыршы.
– Әйе, бу чыршы, ләкин ул бик моңсу. Ул үзенең энәләрен югалткан. Елама, елама, чыршыкай! Без сиңа булышырбыз.

Балалар картоннан кисеп ясалган чыршыларга яшел кыстыргычлар кыстыралар һәм чыршыга аның «энәләрен» кайтаралар.

– Ә Кояш кайда соң әле безнең? Ул да үзенең нурларын югалткан икән бит. Кояш нурлары нинди төстә?
Балалар. - Сары.
– Дөрес. Әйдәгез, кояшка булышыйк. Кояш, кояшкай, нурларың якты, балкыт дөньяны!

Шамсетдинова Филсинә Рафилевна, Түбән Кама шәһәренең 64нче "Сөембикә" балалар бакчасы.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев