Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Кошлар — безнең дуслар

Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм үстерү буенча эшчәнлек конспекты.

Максат:
1. «Кошлар» һәм «Яз» темасына өйрәнгән сүзләрне, грамматик
конструкцияләрне сөйләмдә куллануга ирешү.
2. Уйлау, логик фикерләү сәләтен үстерү.
3. Кошларга карата кайгыртучанлык хисе тәрбияләү.
Лексик доза: Яз килде, кар эреде, үлән үсә, гөрләвек ага, көймә йөзә, агачлар
яфрак яра, кошлар җылы яктан кайта, карлыгач, сандугач, тургай, күке,
сыерчык, кара карга, сайрый, кычкыра, оя ясый, песнәк, чыпчык, тукран,
күгәрчен, мин кошларны яратам.

Алдан эшләнгән эш: «Кара каргалар кайтты» рәсеме өстендә эш, «Нинди
кош?» дидактик уенын уйнау (һәрбер кош турында сөйләргә өйрәнү), «Карга»
эндәшен өйрәнү, «Кошлар турында» җырын өйрәнү, кошларның файдасы
турында әңгәмә оештыру.

Методик алымнар:
1. Исәнләшү. Кереш сүз.
Тәрбияче: Балалар, бүген без сезнең белән табигатькә сәяхәт итәрбез. Сез
ризамы? Ә хәзер матур гына утырдык һәм киттек. Күзләрегезне йомыгыз һәм
тыңлагыз. (Язмада кошлар сайраган һәм су аккан тавыш ишетелә)
-Балалар, сез нинди тавышлар ишеттегез? (Кошлар сайрый, су ага)
-Әйе шул, балалар, кошлар сайрый, гөрләвек ага. Димәк, безнең хәзер нинди
ел вакыты? (Яз)

2. Яз турында әңгәмә.
(Тактада кыш рәсеме ясалган плакат эленгән. Кар һәм болытларны алгач, язга
әйләнә.)
-Әйе, урамда хәзер яз. Ләкин, монда карагыз әле. Нәрсә сүрәтләнгән бу
рәсемдә? Нинди ел фасылы? (Кыш)
— Бөтен җирдә нәрсә ята? (Кар ята)
— Әйдәгез әле, без кышны язга әйләндерәбез. Яз килсен өчен нәрсә кирәк?
(Кояш)
— Менә кояш чыкты! (Бер болыт алып куела)
— Балалар, кояш нишли? (Кояш җылыта)
— Кояш чыккач, кар нишли? (Кар эри) (Кар алып куела)
— Түбәләрдән нәрсә тама? (Тамчы)
— Кар астында нәрсә үсә? (Үләннәр үсә)
— Ә агачлар нишли? (Агачлар яфрак яра)
— Бу нәрсә? (Гөрләвек ага, көймә йөзә)
— Монда нәрсәләр күрәсез? (Кошлар җылы яктан кайта)
3. Кошлар турында сөйләшү.
-Әйе, балалар, кошлар җылы яклардан кайталар. Ә нинди кошлар җылы
яклардан кайталар? (Кара карга, сыерчык, сандугач, һ.б.)
4. «Могҗизалар аланы» уены.
— Карагыз әле, балалар, нинди матур аланга килеп чыктык. Гади алан түгел,
могҗизалар аланы икән бу. Монда төрле-төрле кошлар очрашканнар.
Әйдәгез әле, балалар, уйнап алыйк. Укны әйләндерәбез дә, нинди кошка
күрсәтә, шул кошның исемен һәм күчмә яисә кышлаучы кош булуын әйтәбез.
(Уен барышында карга турында эндәш тә сөйлиләр)
5. Ял итү минуты.
«Яз килә» җырын хәрәкәтләнеп җырлау.
Яз килә, килә, килә.
Җил исә, исә, исә.
Яз матур, яз җылы, яз көне рәхәт, рәхәт.
Җылы яктан кошлар кайта.
Чәчәкләр үсә, үсә.
Яз матур, яз җылы, яз көне рәхәт, рәхәт.
6. Ситуация «Чыпчыклар һәм Шәвәли»
— Без язга шатланабыз, җырлар җырлыйбыз. Ә менә кошлар белән күңелсез
хәлләр дә килеп чыккалый. Шундый бер вакыйганы карап китик әле.
4-5 чыпчык маскалары кигән бала йөгереп уртага чыгалар да канатларын
кага-кага сөйлиләр:
Без-чыпчыклар, без-чыпчыклар
Чырык-чырык итәбез.
Агачтагы кортларны
Без хәзер юк итәбез.
Без хәзер юк итәбез!
Шул вакыт Шәвәли йөгереп чыга да: «Менә минем нинди әйбәт рогаткам
бар. Мин хәзер атам», — ди. Атып җибәрә һәм бер чыпчыкка тия. Чыпчык
егыла. Калган чыпчыклар аны жәллиләр, ә Шәвәлигә: "Начар малай«,- диләр,
бармак яныйлар.
Тәрбияче:- Эх, Шәвәли, син нишләдең инде?! Балалар, Шәвәли әйбәт
малаймы? (Юк)
7. Кошларның файдасы турында әңгәмә.
-Әйдәгез әле, Шәвәлигә кошларның файдасы турында сөйлик әле. (Кошлар
матур сайрыйлар, зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр.)
— Нинди кагыйдәләрне белергә тиеш соң без?
1. Кошлар-безнең дуслар!
2. Кошлар өчен җимлекләр, оялар эл!
3. Кошларны куркытма, рәнҗетмә!
4. Кош оялары янында кычкырма, шаулама!
5. Кош оясын туздырма!
6. Йомыркаларны, кошчыкларны кулыңа алма!
(Кагыйдәләрне балалар татарча һәм русча әйтәләр)
Шәвәли елый.
Тәрбияче:
— Ник елыйсың, Шәвәли?
— Мин бит бернәрсә дә белмәдем. Гафу итегез! Мин башка алай эшләмәм.
— Гафу итәрбез, Шәвәли. Ләкин башка беркайчан да алай эшләмә! Әйе,
балалар, кошларны сакларга кирәк, аларга ярдәм итәргә кирәк!
8. Йомгаклау. Кошлар турында җыр җырлау.
-Балалар, бүгенге сәяхәтебез ахырына якынлашты. Сәяхәтебезне җыр белән
тәмамлыйбыз:
1. Сандугачлар һәм тургайлар
Җылы яклардан кайта.
Әйе шул, шулай шул
Җылы яклардан кайта.
2. Сандугач бик матур сайрый.
Сыерчык та калышмый.
Әйе шул, шулай шул
Сыерчык та калышмый.
3. Без кошларны яратабыз.
Матур җырлар җырлыйбыз.
Әйе шул, шулай шул
Матур җырлар җырлыйбыз.
Кулланылган әдәбият:
Ә. Гарипова «Тел ачкычы», Яр Чаллы, 2019 ел
Хрестоматия "Иң матур сүз»


Рамазанова Гөлназ Альфридовна, Казанның Идел буе районы 23нче балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев