Көндәлек режим
Мәктәпкәчә яшьтәге бала өчен көндәлек режим никадәр мөһим?
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның көндәлек режимы – билгеле бер ял һәм йокы вакыты, даими һәм рациональ туклану, гигиена чараларын башкару дигән сүз. Бала үсү белән режим үзгәрешләр кичерә, әмма аның нигезе саклана.
Күптәннән билгеле булганча, күп кенә эчке органнар билгеле бер ритмда эшли, ә физиологик процесслар аерым бер даимилек белән башкарыла.
Ә режимны үтәмәсәң, нәрсә була?
- Балалар бакчасында һәм мәктәптә режимга күнегү авыр була. Нәтиҗәдә адаптация процессы катлаулана.
- Көндәлек режим булмаганда, бала вакытны рациональ файдаланмый.
- Режим буенча яшәүче бала, уенчыкларын җыярга һәм вакытында йокларга күнегә, бу аңа үз тормышын дөрес оештырырга ярдәм итә.
Режим буенча яшәүнең минуслары бармы?
- Ата-аналарга бу процессны контрольдә тотарга туры киләчәк, димәк, бөтен эшлисе эшләрне истә тотарга кирәк.
- Әти-әниләргә үз эшләрен дә шул режимга яраклаштырырга кирәк булачак.
- Режимга керегә теләмәгән баланың капризлары белән көрәшергә кирәк булачак.
Баланы ничек «режим»га кертергә?
Башта баланың каршылыгын җиңәргә туры киләчәк, димәк, ата-аналарның үзләренә җитди мотивация кирәк. Моның өчен төрле китаплар яки врачлар киңәшен кулланырга мөмкин. Режим үз эченә йокы, уен, ашау вакытын, өй эшләре, интеллектуаль һәм физик дәресләр, ял, буш вакытны алырга тиеш. Әгәр берәр нәрсәне онытсагыз, соңрак өстәп куярга була.
Режимга уен формасында күчү яхшырак. Берничә алым ярдәм итәчәк:
- Режимга күнегү өчен рәсемнәр яки плакатлар куллану уңайлы (аларны сатып алырга яки ясарга туры киләчәк). Һәрбер рәсем янында аңлаешлы шигъри юл булса, тагын да яхшырак. Мондый расписание сабыйга киләсе гамәлгә әзерләнергә ярдәм итәчәк. Әгәр бала үзсүзлеләнә башласа плакатка күрсәтеп: «Менә рәсемгә кара, балалар йоклар алдыннан уенчыкларын җыештыралар!» дияргә була.
- Теләсәгез, режимны сабыйның үз фотосурәтләре белән бизи аалсыз. Аның ничек йоклавын, ашавын, зарядка ясавын, уйнавын һ.б. фотога төшерегез һәм кечкенә фотоларны режим кагәзенә ябыштырыгыз.
- Әкиятләрдә һәм хикәяләрдә геройларның дөрес расписание буенча яшәвенә баланың игътибарын юнәлтегез.
- Балага уйнарга чыгу яки төшке аш алдыннан матур җыр яңгыраган музыкаль будильникны кабызырга тәкъдим итәргә мөмкин.
Бала үсә барган саен, режимны үтәү аның үз вазыйфасына әверелә бара. Башлангыч мәктәптә инде бала вакыт буенча ориентлаша һәм режимны мөстәкыйль үти белергә тиеш. Өлкәннәр бары тик контроль функциясен генә үти.
Режимны үтәргә өйрәнү җиңелме? Мәктәпкәчә яшьтәге балага тәртипне саклау никадәр авыр?
Әгәр режим физиологик нормаларга туры килә икән, бала аңа бик җиңел ияләшә. Ләкин олыларның үзләренә режимны үтәү һәрвакытта да җиңел түгел: я кичке аш вакытында әзерләнмәгән булып чыга, я урамада йөрү озакка сузыла. Бала мондый тотрыксызлыкны сизә, бу режимга күнегүне катлауландыра һәм кыенлыклар тудыра. Алайса нишләргә соң? Шуны да онытмаска кирәк, бала ул бирелгән программаны үтәүгә көйләнгән робот түгел, ә шәхес.
Әйтик, бала нәрсәдер эшләргә теләми ди. Бу очракта индивидуаль рәвештә якын киләбез.
- Әгәр режим үтәлмәсә, сәбәпләрен ачыклыйбыз. Режимны үтәгән өчен мактыйбыз, мотивацияне арттырабыз.
- Бүген эшләргә өлгермәгәнне «буш вакыт» графасына күчерәбез. Бу графа һичшиксез булырга тиеш: бала үзенең запас вакыты барлыгын, шул вакытта үзе теләгәннең барысын да эшли алачагын белергә тиеш.
Күпчелек очракта режимны үти алмау:
- ата-аналарның үз дисциплинасызлыгы;
- балада гадәт формалашып җитмәү;
- эш тәртибен күңелсез дип кабул итү;
- баланың физик активлыгы җитәрлек булмау (аның энергиясен сарыф итәр җире юклыгы) белән аңлатыла.
Көндәлек режимны төзегәндә һәм үтәгәндә, мәктәпкәчә яшьтәге баланың гармонияле комплекслы үсеше өчен ниндидер алтын урталыкны табарга һәм аны сакларга кирәк.
Мухтарова Рәзилә Рафаилевна, Биектау районы Әлдермеш авылы "Умырзая" балалар бакчасы.
Фото Фрипик сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев