«Кәефне таны» уены
Үзеңнең һәм башка кешеләрнең кәефен аңлый белүне үстерү өчен файдалы уен.
Максат:
- үзеңнең һәм башка кешеләрнең кәефен аңлый белүне үстерү;
- коммуникатив күнекмәләр формалаштыру;
- хис-кичерешләр өлкәсендә сүзлек запасын киңәйтергә.
- сюжетлы рәсемнәр кулланып, балаларның сөйләмен үстерү;
- сабырлык тәрбияләү.
Материал: сюжетлы рәсемнәр
Беренчел эш: сюжетлы рәсемнәр белән танышу, балалар белән рәсемнәр буенча әңгәмәләр үткәрү. Тәрбияче балаларга һәр кешенең кәефе төрле булуы турында сөйли. Ул ситуацияләрне атый һәм балалардан теге яки бу очракларда нинди хисләр кичерәчәкләрен сорый: әниең сине урамга чыгармый; әтиең сиңа матур уенчык бүләк иткән; абыең сине үрти һ. б.
Тәрбияче балаларга төп эмоцияләр сурәтләнгән рәсемнәр күрсәтә һәм аларны сагыш, шатлык, курку, ачу, игътибар, гаҗәпләнү һ.б. дип атый.
Аннары карточкалар белән уен уйнарга тәкъдим итә. Һәр балага төрле кәефле кешеләр һәм хайваннар сурәтләнгән рәсемнәр бирелә.
Моның өчен тәрбияче һәр балага карточкалар арасында башта барлык моңсу, аннары барлык күңелле кешеләрне һәм җәнлекләрне табарга куша. Балалар билгеле бер хис-кичерешләрне чагылдырган барлык персонажларны игътибар белән карыйлар. Аннары охшаш кәефне үзләре күрсәтеп карыйлар. Уенда берничә бала катнашса, алар биремне чиратлап үтиләр. Биремне барысыннан да яхшырак эшләгән кеше ота. Әгәр дә балаларга авыррак булса, уенга тәрбияче кушыла һәм үзе күрсәтә.
Балалар хәтерләрендә калдыргач, шул ук биремнәрне рәсемсез генә башкарырга тырышырга мөмкин.
Мардамшина Ленара Идиаловна, Түбән Кама шәһәре, 8нче балалар бакчасы.
Фото Фрипик сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев