Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Юлда булсаң — бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!

Әти-әниләр һәм балалар катнашында уен-викторина.

Максат: Әти-әниләрнең һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының юлларда хәвефсез йөрү кагыйдәләрен ничек белүләрен ачыклау, исләренә төшерү, ныгыту. Юл билгеләре, транспорт төрләре турында белемнәрен камилләштерү. Уенда катнашучыларны юлларда очрый торган киеренке хәлләрне чишәргә күнектерү. Башваткычлар чишеп, пазллар җыеп уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген әти-әниләргә аңлату. Әти-әниләр һәм балалар арасында дуслык, татулык, бердәмлек хисләре тәрбияләү.

Методик алымнар: Сораулар, уеннар, киеренке хәлләрне чишү, слайдлар, рәсемнәр карау, гомумиләштерү, башваткычлар чишү,табышмаклар өйрәнү.

Алдан эшләнгән эш: «Әти әниләргә юл йөрү кагыйдәләре буенча тәкъдимнәр» темасына информация элү; сөйләшүләр уздыру; «Юл йөрү кагыйдәсе куркынычсызлыгын пропагандалау» темасына гаилә газеталары чыгару конкурсына катнашырга тәкъдим итү; Әти-әниләргә һәм балаларга «Светофор ясарга һәм төсләрен өйрәнергә индивидуаль эшләр тәкъдим итү; юл йөрү кагыйдәләре буенча балалар җырларының аудиоязмаларын, шигырьләр,табышмаклар туплау; «Юлларда сак булыйк!» темасына слайдлар төзү ; залны темага кагылышлы рәсемнәр, билгеләр белән бизәү; уеннар өчен атрибутлар әзерләү.

Җиһазлау: Катнашучылыр, хөкемдарлар өчен өстәлләр, урындыклар; тыючы, кисәтүче, боеручы, хезмәт күрсәтүгә ишарә итүче юл билгеләре рәсеме, слайдлар күрсәтү өчен аппаратура,уеннар өчен әйберләр һ.б.

Бәйге барышы:

Алып баручы.Бакча бүген гөрләп тора,
Шаулап тора, күрегез!
Әти-әниләр катнашында
Бәйге була, белегез!
Хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләр һәм кунаклар! Бүген бездә кызыклы, эшлекле төстә очрашу. Без сезнең белән юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерербез. Ике командага бүленеп көч сынашып үзебезнең юл йөрү кагыйдәләре хакында белемнәребезне тикшереп үтәрбез. «Юлда булсаң-бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!» дип аталган очрашуыбызны башлыйбыз. Ә хәзер, көчле алкышлар астында команда членнарын бирегә чакырыйк. Рәхим итегез!

Командалар безне үзләре белән таныштырып китәрләр. «Светофор» командасына сүз бирелә. 

Безнең команда: «Светофор».
Безнең девиз:
«Юл йөрү кагыйдәсен
Бик тә килсә беләсең.
Аның тәртибе гади:
Кызыл янса тукта , ди.
Сары төстә „Игътибар!“
Яшел янгач китеп бар».

«Зебра» (Әти-әниләр) командасын тыңлыйк.

Безнең команда «Зебра».
Безнең девиз:
«Җәяүлеләр сукмагы —
Зебра,- диеп атала.
Машиналарны үткәр дә
Син алга таба атла».

Ә хәзер биремнәребезне башлаганчы балалар башкаруында матур җыр тыңлап үтик әле.

Җыр «Светофор утлары»
Бер, ике, өч, светофор утлары
Бер яна да сүнә ич светофор.
Урамда һәм юл чатында
Сакта тора светофор,
Сакта тора светофор.
Кызыл ут кисәтә, тукта ди.
Юл ябык, син юлга чыкма, ди.
Урамда һәм юл чатында
Сакта тора светофор,
Сакта тора светофор.
Сары ут әзер бул дигәндә
Атлап чык юл аша яшелгә.
Берсе кызыл, берсе сары,
Тагын берсе яшел ич
Светофор утлары.
Урамда һәм юл чатында
Сакта тора светофор,
Сакта тора светофор.

Бәйгебезне бәяләп барачак хөрмәтле хөкемдарлар белән таныштырып үтәбез. Сезне кызыклы конкурслар,уеннар көтә. Шулай итеп башлыйбыз. Сезгә уңышлар телибез. (Скамейка алдына өстәлләрне куясы, өстәл өстенә знаклар куясы).

1 бирем - «Табышмагы миннән, җавабы сездән». Сез өстәлдәге билгеләр арасыннан дөрес дип уйлаган билгене табып күрсәтергә тиеш буласыз. Дөрес җавап экранда чыгачак. Чагыштырып барырсыз. Беренче табышмак Светофор командасына.

1.Әлеге билге кисәтә
Шоферларны шул хакта:
-Игътибарлы булыгыз,-ди
Җәяүле үткән чакта. (Пешеходный переход)
(Җәяүлеләр кичүе) Слайд

Зебра командасына
2.Юлда бик ачыксагыз,
Ашханәне табарга
Сезгә ярдәмгә килер
Кайсы билге,кем әйтер? (Пункт питания)
(«Ашханә»-хезмәт күрсәтү билгесе) Слайд.

Светофор командасына 
3.Кызыл түгәрәк эчендә
Бу нинди ап-ак шакмак? (Въезд запрещен) («Юл юк») Слайд.

Зебра командасына
4.Бу билгене күргәч тә —
Сөенә авырулар:
Димәк якында гына —
Ярдәм күрсәтүчеләр. (Пункт медицинской помощи)
(Медицина ярдәме пункты«) Слайд.

Светофор командасына 
5.Тик бу билге торган җирдә
Йөр син велосипедта.
Син йөрсен өчен җайланган
Монда , димәк,юллар да. (Велосипедная дорожка)

(«Велосипед юлы») Слайд.
Зебра командасына
6.Эчәсен килсә әгәр,
Чатнап кипсә авызың.
Су табарга булышырмын,
Билге исеңдә хәзер. (Питьевая вода)
(«Эчәргә яраклы су») Слайд.

Светофор командасына 
7. Бу билгене күрми үтү
Мөмкин түгел һич кенә.
Кызыл, сары, яшел күзле
Ак өчпочмак ич менә!
Җемелдәтер өч күзен,
Әйтер өчен өч сүзен.
Кызыл әйтер: «Туктап кал!»
Сары әйтер: «Игътибар!»
Яшел әйтер: «Юл ачык,
Карап кына атлап чык!» (Светофор) Слайд.

Зебра командасына
8.«Балалар!» дип сигнал бирәм
Ерактан ук мин- билге.
Шоферлар игътибарына 
Эленгән бит мин инде. (Дети) (Балалар)(Слайд)

Светофор командасына 
9.Монда бары машиналар
Тыз да быз йөреп тора.
Ә велосипедларда (Движение на велосипедах запрещено)
Монда йөрү тыела. (Велосипедларда йөрү тыела) (Слайд)

Зебра командасына
10. Кызыл түгәрәк эчендә
Тора кара җәяүле.
Мондый билгене күрсәң, (Движение пешеходов запрещено)
Юлларга чыкма әле! (Җәяүлеләргә юл тыелган) (Слайд)
Ә хәзер әйдәгез ике командадан да берәр бала шигырь сөйләп күрәтсен әле.
Юлны аркылы чыкканда
Бигрәк сак булу кирәк.
Игътибарың юлга юнәлт —
Машина булсын сирәк.

Башта кара син сулга,
Ә аннан соң — уң якка.
Машиналар күренмәсә,
Тынычлап, алга атла.

2 бирем. «Нинди билге кирәк ?» Рәсемгә карап, юлның бу өлешендә нинди юл билгесе булырга тиешлеген аңлатырга кирәк була. (Һәр командага чиратлап экранда рәсем күрсәтелә, знакны өстәлдән табып күрсәтергә тиеш буласыз. Дөрес знак экранда чыга).

Светофор командасына:
1.Мәктәп төшерелгән рәсем һәм «Осторожно дети!» дигән знак чыга.
Зебра командасына:
1.Күпкатлы йорт ишек алды төшерелгән рәсем һәм «Жилая зона» знагы чыга.
3 бирем. «Тыңла. Уйла. Җавап бир» (Һәр командага сораулар бирелә. Команда членнары киңәшләшеп җавап бирәләр. Җавап булмаган очракта башка команда членнары җавап биреп, командага очко җыя алалар).

Светофор командасына сораулар:
Йөртүче тәгәрмәчләрне нәрсә ярдәмендә бора? (Руль)
2. Светофорның әзерләнергә куша торган сигналы нинди төстә? (Сары)
3. Транспорт чарасы өчен ягулык? (Бензин)
4. Ике тәгәрмәчле моторлы транспорт чарасы? (Мопед)
5. Җир асты транспорт чарасы? (Метро)
6.Җәяүлеләркайдан йөрергәтиеш? (Тротуар) 
7. Нинди транспорт төрләрен беләсез? (Җир өсте, су, һава) 
8.Транспорт светофоры белән, җәяүлеләр светофоры нәрсә белән аерыла? (Җәяүлеләр светофорында ике төс — кызыл һәм яшел, ә транспорт светофорында өч төс — кызыл, сары, яшел) 

Зебра командасына сораулар:
1. Транспортта баручы ничек дип атала? (Пассажир) 
2.Кайсы машиналар светофорның кызыл утына туктамаска да мөмкин? (Ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү, полиция машиналары сиренасын һәм өстәге утларын (проблесковый маячок) кабызган булса). 
3.Нәрсә ул тротуар? (Җәяүле юлы.) 
4.Тыючы билгеләр нинди формада була? (Түгәрәк формасында) 
5. Светофор нигә кирәк? (Юллардагы хәрәкәтне көйләү өчен) 
6.Юлда бәлагә юлыкмас өчен нәрсә белергә кирәк? (Кагыйдә) 
7.Юлны аркылы чыгу урыны ничек билгеләнә? (Махсус разметка белән — Зебра) 
8.Велосипедта йөргәндә нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк ? (Юл йөрү кагыйдәләрен) 
4 бирем. Ә хәзер әйдәгез әле ике командадан да 1 шәр кеше самокатта ярышып алыйк әле. (2 тапкыр уйнатыла).

Ә хәзер әйдәгез тагын үзебезнең матур шигырьләребезне сөйләп үтик әле.
Юл йөрү кагыйдәләре
Һәркемгә дә бик кирәк.
Исән-имин яшәү өчен
Ул безгә зур бер терәк.

Светофор булса юлыңда,
Ныклап кара, ашыкма.
Синең дустың — яшел ут,
Кызыл янса, син чыкма.

5 бирем. «Билгене таны» уены. 
Һәр командага 2шәр пазл бирелә, аларда юл билгеләре сурәтләнгән. Икесен балалар җыя, икесен әти-әниләр җыярга тиеш булалар. Рәхим итегез.

Әйдәгез әле балалалар башкаруында тагын бер матур җырыбызны тыңлап үтик әле.

Җыр «Правила дорожного движения»
Трамвай обходят спереди,
Автобус только сзади.
Вам надо быть внимательными
Добрые ребята.
Припев:
Светофор, красный свет,
Стой, тебе дороги нет!
На зеленый проходи,
Путь открылся впереди.
Вот зебра полосатая,
Красивая такая.
Для вас по зебре путь открыт,
И каждый это знает.
Припев: тот же.

6 бирем 
«Игътибар! экранга кара һәм җавап бир».
Светофор командасына:
Бу транспортның кайсысын машинист йөртә?(поездны)
Кайсы транспорт бик тиз хәрәкәт итә?(самолет)
Кайсы транспортны очучы йөртә?(самолетны)
Зебра командасына:
Кайсы төр транспортны шофер йөртә?(машинаны)
Кайсы төр транспорт иң беренче барлыкка килгән(җигүле ат)
Кайсы транспорт иң арзанлы?(җигүле ат)

Шигырьләр
Зебра булган җирдә генә
Аркылы чык юлыңны.
Кайгыларсыз, шатлык белән
Үткәрер тормыш юлыңны.

Шәһәрнең зур юлларында
Каушап калма, түзем бул!
Җир асты юлын онытма,
Җәяүлегә шәп юл ул.

7 бирем 
Ә хәзер әйдәгез әле ике уен уйнап алабыз.
Беренчесе «Светофорның төсләрен дөрес итеп жый» дип атала. Уенга командалардан 1әр кеше чакырыла.
Киләсе уеныбызга да 1 шәр кеше чакырабыз.

«Кем тизрәк ?» дип атала (озын җепкә таккан машинаны чорнап китеру)
Тагын бер рус телендә матур җырыбызны тыңлап үтик әле.

«Шагаем осторожно»
Движеньем полон город,
Бегут машины вряд
Цветные светофоры
И день, и ночь горят.
Припев:
Шагая осторожно,
За улицей следи.
И только там, где можно,
И только там, где можно
Ее переходи.
И там, где днем трамваи
Спешат со всех сторон.
Нельзя ходить зевая,
Нельзя считать ворон.

8 бирем. «Сүз белән әйтмибез, ә хәрәкәт белән күрсәтәбез» (Пантомима) Билгеле бер знакны каршы командага хәрәкәтләр белән күрсәтү. Ахырда әлеге знакның кәгазь вариантын күрсәтү.
9 бирем. «Әкияти ситуацияләр» биреме. Хәзер чиратлап һәр командага ситуацияләр тәкъдим итәм. Игътибар белән тыңлап җавап бирәсе була.

1.«Светофор» командасына — «Ниф-Ниф, Наф-Наф Нуф-Нуф» маҗаралары.
Ниф-Ниф, Наф-Наф, Нуф-Нуф үзләренең иптәшенә туган көнгә киткәннәр. Алар юл чатына җиткәндә светофорның яшел төсе янып-сүнеп торган. Наф-Наф юл аша йөгереп чыгып киткән, Ниф-Ниф атлап кына чыккан, ә Нуф-Нуф тротуарда торып калган. Геройларның кайсы дөрес эшләгән һәм ни өчен? (Нуф-Нуф. Яшел утның янып-сүнеп торуы аның тиздән сүнеп кызыл ут кабыначагын күрсәтә. Аңа светофорның тиешле сигналын көтеп торырга кирәк).

«Зебра» командасына — «Кызыл Калфак һәм Буратино»
Буратино велосипедта бара. Автобус тукталышында ул Кызыл Калфак һәм Бүрене күрә.
Мине даруханәгә алып бар әле , - ди Кызыл Калфак, — әбием чирли иде.
— Юк, мине, — диеп үтенә Бүре.
Буратино белән кем барачак?
( Беркем дә бармый. Велосипедта бер генә кеше утырып йөри ала).
«Светофор» командасына — «Йомры Икмәк»
Сукмактан Йомры Икмәк тәгәри, ә каршына Бүре чыга һәм болай ди:
- Йомры Икмәк, Йомры Икмәк, хәзер мин сиңа бер мәсьәлә әйтәм. Шуңа җавап таба алмасаң мин сине ашыйм! Бүген мин тиешенчә, юлның сул ягыннан машина белән төлке янына барам. Шулчак юл йөрү инспекторы сыбызгысын сызгырта. Ничек уйлыйсын, ул мине ни өчен туктатты ? (Транспорт чараларына юлның уң ягыннан йөрергә рөхсәт ителә).
4. «Зебра» командасына — «Простаквашинага телеграмма».
Простаквашинага Федор абыйдан телеграмма килде — ул дусларын каникулда шәһәргә кунакка чакыра. Эт Шарик һәм Кот Матроскин җыенып шәһәргә киттеләр.Ләкин алар авылда бик озак яшәгәнгә юл йөрү кагыйдәләрен онытып бетергәннәр. Аларны үтәргә иде дә кая инде, дуслары көтә бит. Шулай итеп, алар шәһәргә килделәр дә автобустан төшкәч бәхәсләшә башладылар.Шарик әйтә юлны шуннан гына чыгыйк ди. Ә Матроскин юлны җәяүлеләр кичүе —зебра буенча чыгарга кирәк ди.
Кайсы фикерне дөрес дип уйлыйсыз? Ни өчен?(Җәяүлеләр юлны җәяүлеләр кичүе аша чыгарга тиеш).

Шигырьләр
Тротуар дигән юлны да,
Беләсездер барчагыз,
Башыгызга кайгы килмәс,
Әгәр шуннан барсагыз.

Төркем белән йөрсәң әгәр,
Тезел, дустың җитәклә.
Таралып бассаң, шуны бел:
Башкаларга читен лә!

10- бирем.«Автомульти» дип атала. Әкият, мультфильмнарны искә төшерик әле. Кайсы мультфильмда нинди транспорт төрләре бар? Командалар белән уйлап җавап бирерсез. Хәзер билгеле бер мультфильм буенча сезгә сорау бирелә. Сез игътибар белән тыңлап җавап бирергә тиеш буласыз. Дөрес җавап экранда чыга.
«Светофор» командасына сорау .Тылсымчы фея Золушка өчен кабакны нәрсәгә әверелдерде? ( Карета) Слайд.
«Зебра» командасына сорау. Леопольдның яраткан транспорт төре? (Велосипед) Слайд
«Светофор» командасына сорау. Карлсон нәрсә ярдәмендә хәрәкәт итә? (Пропеллер) Слайд.
«Зебра» командасына сорау. Фёдор абыйның әти-әниләре хат ташучы Печкинга нинди транспорт чарасын бүләк иткәннәр. (Велосипед). Слайд.
«Светофор» командасына сорау. Алладин принцесса белән нәрсәгә утырып очкан. (Ковер-самолет). Слайд.
«Зебра» командасына сорау.Убырлы карчыкның шәхси транспорты. (Ступа) Слайд.

А.б. Әлеге бирем сорауларына да унышлы гына җавап бирдегез. Балалар башкаруында җыр тыңлап үтик «Светофор».
Җыр «Светофор»
На дороге светофор
Электрический прибор
Красным цветом он горит
Всем машинам говорит.
Припев:
Красный очень строгий цвет
Он горит проезда нет
Желтый подожди чуть-чуть
А зеленый можно в путь.
Он горит на перекрестках
Чтоб машинам было просто
В перекрестке проезжать
И друг другу уступать.
Припев:
Едут на зеленый цвет
Трактор и кабриолет
Если желтый загорится
Нужно нам остановиться
Припев:
Вот огромный самосвал
Он песок сгружает сам
Светофор хоть ростом мал
Остановит самосвал
Припев:
Даже быстрая машина
Тормозит, дымятся шины
Красный цвет, таков закон,
Стоп! Всем строго скажет он.
Припев:
Целый день трудился он
Ночь пришла, а с нею сон.
Но моргает желтым все же
Будь водитель осторожен!
Припев:
Лялялял.…

А.б. Хөрмәтле әти-әниләр һәм килгән кунаклар бәйгебез ахырына да якынлашты. Бүгенге уеннарыбызда бик актив катнаштыгыз, рәхмәт. Ә хәзер инде сүзне хөкемдарларга бирәбез. Алар барлык үткәрелгән бәйгеләргә нәтиҗә ясарлар. Рәхим итегез. (Хөкемдарлар чыгышы.Бүләкләү.)

А.б. Без бүген сезнең белән тормышыбыз өчен бик кирәкле мәсьәләләрне чиштек, күп кенә кагыйдәләрне искә төшердек! Киләсе очрашуларга кадәр саубуллашабыз. Исән-имин йөрегез!

Юлны аркылы чыкканда 
Бигрәк сак булу кирәк.
Игътибарың юлга юнәлт —
Машина булсын сирәк.

Башта кара син сулга,
Ә аннан соң — уң якка.
Машиналар күренмәсә,
Тынычлап, алга атла.

Юл йөрү кагыйдәләре
Һәркемгә дә бик кирәк.
Исән-имин яшәү өчен
Ул безгә зур бер терәк.

Светофор булса юлыңда,
Ныклап кара, ашыкма.
Синең дустың — яшел ут,
Кызыл янса, син чыкма.

Зебра булган җирдә генә
Аркылы чык юлыңны.
Кайгыларсыз, шатлык белән
Үткәрер тормыш юлыңны.

Шәһәрнең зур юлларында
Каушап калма, түзем бул!
Җир асты юлын онытма,
Җәяүлегә шәп юл ул.

Тротуар дигән юлны да,
Беләсездер барчагыз,
Башыгызга кайгы килмәс,
Әгәр шуннан барсагыз.

Төркем белән йөрсәң әгәр,
Тезел, дустың җитәклә.
Таралып бассаң, шуны бел:
Башкаларга читен лә!


Балтач районы «Катнаш төрдәге Норма балалар бакчасы „Тургай“ муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе» тәрбиячеләре Шаймарданова Л.М., Иванова А.С.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев