Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Югалган ноталарны эзләү

Логопедик юнәлешле зурлар төркеме белән шөгыль үткәрү өчен конспект.

Максат: музыкаль эшчәнлекнең барлык төрләрендә дә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның музыкаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү. 
Белем бирү бурычлары: 

  • 1.Балаларның музыкаль тәэсирләрен баету. 
  • 2.Җырлау осталыгын һәм күнекмәләрен камилләштерү: тавышның дөрес формалашуы, дикция, сулышны дөрес итеп алу, чиста интонировать итү.
  • Үстерү бурычлары:
  • 1.Ишетү, логик фикерләүне, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү.
  • 2.Балаларда ритмик, темп һәм тавыш биеклеген тоюны үстерү. 
  • 3.Координацияне, хәрәкәтләрне үзгәртүне үстерү. 

Тәрбия бурычлары: 

  • 1.Мөстәкыйльлек, активлык, бер-берең белән яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү. 
  • 2.Музыкага мәхәббәт тәрбияләү. 

Җиһазлау: ноутбук, колонкалар, әсәрләрнең фонограммалары, мультимедия-проектор, пианино, ясалма чыршы, сандык, карта, конверт, нота исемнәре белән эшләпәләр, картоннан җиде нота, мольберт, балалар саны буенча кечкенә язмалар. 


Эшчәнлек барышы:
Кереш өлеш. Исәнләшү.
Музыка җитәкчесе: (җырлый) Исәнмесез, балалар! 
Балалар (җырлап җавап бирә): Исәнмесез! 
Музыка җитәкчесе: Балалар, мин сезне күрүемә бик шат, бүген безгә дәрескә кунаклар килде, әйдәгез аларны сәламлик. 
Балалар: Исәнмесез, апалар!
Җавап: Исәнмесез, балалар!
Төп өлеш. Тыңлау.

Музыка җитәкчесе: Балалар, бүген безнең гади генә шөгыль түгел. Мин музыка иленең Патшабикәсе Домисолькадан кызыклы видео хәбәр белән ниндидер карта алдым. Домисолька безгә нәрсә әйтергә тели? Әйдәгез укыйк, һәм без барысын да үзебез белербез.

Балалар экранда презентация карыйлар. Домисольканың тавышы яңгырый. 
Домисолька: «Сәлам балалар! Минем тылсымлы музыкаль илемдә бәла килеп чыкты. Явыз сихерче Пауза барлык ноталарны сихерләгән һәм хәзер безнең патшалыкта музыка яңгырамый, тынлык урнашты. Сез бик акыллы балалар дип ишеттем. Безгә тылсымлы ноталарны табарга булышыгыз әле!! Сезгә ярдәм итәр дип өметләнеп, мин сезгә киңәшләр белән карта да җибәрдем. Очрашуларга кадәр, балалар!

Музыка җитәкчсе: Балалар, музыка илендә нинди ноталар бар? Әйдәгез, аларның исемнәрен искә төшерик? 
Җиде нота дөньяда, һәркемнән сора! 
Аларны, әлбәттә, балалар белә!» 
Балалар хор белән җавап бирә: «До, ре, ми, фа, соль, ля, си!» 

Музыка җитәкчесе: Домисолькага тылсымлы ноталарны табарга булышабызмы? (Балаларның җавабы) 
Музыка җитәкчесе: Әйдәгез, сезнең белән картаны карыйк. Менә беренче бирем. «До» һәм «Ре» ноталары сандыкта яшеренгән. Сандык кайда соң? Игътибар белән карагыз әле. (Уңга, сулга карыйлар, сандык табалар, аннан ноталарны алалар). 

Музыка җитәкчесе: Менә «До» һәм «Ре» ноталары. Балалар, ноталар яңгырасын өчен, музыкаль биремне үтәргә кирәк. Хәзер мин аны сезгә укыйм. 1 нче бирем «Музыкаль әсәрне тыңла» диеп атала. Әйдәгез, тыңлап карыйк әле, көй нәрсә турында булыр микән?

«Умырзая» т.х.көе (тыңлау) 
Музыка җитәкчесе: Балалар, бу көй сезгә ошадымы? Җырда нинди ел фасылы сүрәтләнә? Көйнең характеры нинди? (Балаларның җаваплары). 
Музыка җитәкчесе: Афәрин, балалар, булдырдыгыз. (Балалар карточкаларны куялар). 
Музыка уен коралы.

Музыка җитәкчесе: Безнең картага күз салыйк әле, явыз сихерче Пауза калган ноталарны кая яшергән микән? (Балалар картага карыйлар). Карагыз, тагын 2 нота «Ми» һәм «Фа» чыршы астында яшерелгән. Безнең чыршы кайда соң? Менә ул! Балалар, карагыз ул безнең картадагы чыршыга бик охшаган. Бәлки аның астында тылсымлы ноталар яшерелгәндер? (Табалар) Менә «Ми» һәм «Фа» ноталары. Аларны яңгырату өчен безгә тагын бер биремне үтәргә кирәк. (Картадан бирем укый). 2 нче бирем «Музыка уен коралын тавышыннан таны» диеп атала. 
Музыка җитәкчесе: Сезнең алда музыка кораллары сурәтләнгән карточкалар бар. Теләсә нинди карточканы алып музыканы игътибар белән тыңларга әзерләнегез. Кайсы инструментның тавышы яңгырый, шул инструментның рәсемен күтәрерсез. 

Балалар җавап биргәннән соң экранда яңгыраган музыка уен коралы күренә. Балалар урындыкларга утыралар. 
«Музыка коралының тавышыннан таны» уены. 
№ 1 — скрипка тавышы 
№ 2 — арфа тавышы 
№ 3 — туба тавышы 
№ 4 — фортепиано тавышы 
№ 5 — флейта тавышы 
№ 6 бөтен оркестр яңгырый 

Балалар барлык карточкаларны күтәрәләр.
Сезгә бу коралларның тавышы ошадымы? (Балаларның җавабы) 

Бию.
Музыка җитәкчесе: Афәрин, балалар, булдырдыгыз. Безнең картага күз салыйк. Күрәсезме, «Соль» һәм «Ля» ноталары кайдадыр агач төбе артында яшеренгән. Әйдәгез аны бергә эзлик. (Эзлиләр, ноталар табалар. Картадагы биремне укыйлар.) 3 нче биремдә «Халык биюен бие» диелгән. 
Музыка җитәкчесе. Балалар, сез халык биюләрен беләсезме? Нинди халык биюләре бар? (Балалар җаваплары) 
Татар биюен бии беләсез икән, сез бу биремне дә җиңел генә үтәрсез диеп ышанып калам. 
«Эх, күңелле басабыз» т.х.бию көе. 

Музыка җитәкчесе: Афәрин, балалар, булдырдыгыз. Әйдәгез, картадагы соңгы биремне карыйк. Карагыз, «Си» нотасы конвертта яшеренгән, ә конверт безнең балалар бакчасында. Кире кайтабызмы? (Балалар җавабы) 
Уен.

Әйдәгез барыбыз да күзләрне йомып тылсымлы ноталарны алга һәм артка таба җырлыйк, шулай итеп үзебезнең группабызга да кайтып җитәрбез. 
«До — ре — ми — фа — соль — ля — си — до» (җырлап әйтү)
«До — си — ля — соль — фа — ми — ре — до» (җырлап әйтү)

Музыка җитәкчесе: Менә без группабызга кайтып та җиттек. Балалар, карагыз щле, ноталы конверт кайда яшеренгән соң? (Балалар эзлиләр, табалар). Соңгы биремне укыйбыз. 4 нче бирем «Ноталарга өйдә үз урынын табарга булыш» диеп атала.

Музыка җитәкчесе: бу уенны уйнар өчен сезгә үзегезгә ноталарга әверелергә, урындыкларны алырга, баш киемен кияргә һәм нотагызның исемен истә калдырырга кирәк. (Ноталар саны буенча 7 урындык, нота исемнәре язылган башлык кию). 

Балалар урындыкларны тезеп куялар һәм ноталы башлыклар кияләр. 
«Өйдә үз урыныңны тап» уены. 
Музыка җитәкчесе пианинода уйный, балалар урындыклар алдында түгәрәк буйлап йөриләр һәм җырлыйлар: 
«Без түгәрәк буйлап барабыз, 
Җырны яңгыратып җырлыйбыз. 
До — ре — ми — фа — соль — ля — си 
Си- ля — соль — фа — ми — ре — до»

Ә җырны җырлап бетергәч, ноталар тиз генә үз өйләренә утырырга тиеш. «Утыр» сүзеннән соң, балалар — «ноталар» урындыкларга йөгерәләр, «ноталар» тәртип буенча урнашу тәртибендә утыралар. 
Музыка җитәкчесе балалар үз урыннарын дөрес тапканмы-юкмы икәнен тикшерә һәм әйтә: менә тагын ноталарга чыгарга вакыт. 

Пианинода күңелле музыка уйный, балалар сикереп, парлап йөриләр, аннары сөйли:
«Сез өйдә йөрдегез, барысы да кабат буталды».
Уен тагын бер тапкыр башка балалар белән үткәрелә. 
Җыр күнегүе, җырлау.

Музыка җитәкчесе: Яхшы, балалар. Сез биремнәрне үтәдегез, һәм ниһаять, без барлык ноталарны җыйдык. Әйдәгез аларны өйләренә кайтарыйк. (Балалар мольбертка ноталарны тезәләр) 
Музыка җитәкчесе: Карагыз әле, нәрсә килеп чыкты? (Балалар җаваплары: җыр). Сез җырларга яратасызмы? (Балалар җаваплары) Әйдәгез, яраткан җырыбызны җырлыйк, сез әзерме? (Әйе).
Җыр: «Нәни музыкантлар» Э. Шарифуллина сүзләре, И.Гыйләҗев музыкасы
Җыр башкарылганнан соң тылсымлы музыка яңгырый һәм экранда Домисолька күренә). Видеоны экранда карау. 
Дамисолька (видеоязма): Кадерле балалар, сез безгә бик ярдәм иттегез, ноталарны таптыгыз. Сез шундый акыллы, дус, күңелле, барлык биремнәрне дә үтәдегез. Пауза сихерчесенең явыз сихерләре таралды, һәм безнең патшалыкта яңадан музыка яңгырый башлады. Рәхмәт сезгә, яңа очрашуларга кадәр, минем кечкенә дусларым. Сау булыгыз! 
Музыка җитәкчесе: Домисолька, без балалар белән сиңа ярдәм итә алуыбызга бик шат. Шулай бит, балалар? (җавап)
Йомгаклау.

Музыка җитәкчесе: Сезгә бүгенге шөгыль ошадымы? Сезгә нәрсә ошады? Ә иң авыры нәрсә булды? Менә Домисолька шушы бүләкләрне сезгә бирергә кушты. Балаларга төрле төстәге ноталар бирелә. Ә хәзер саубуллашыр вакыт җитте, сез үз төркемегезгә кайта аласыз. Сау булыгыз!!!


Балтач районы «Катнаш төрдәге „Тургай“ Норма балалар бакчасы»ның 1 кв. категорияле музыка җитәкчесе Залалова А.А.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев