Исәнме, музыка!
1нче октябрь – музыка көненә багышланган чара үткәрү өчен сценарий.
Максат – балаларны музыкаль культурага тарту, сәнгати зәвык тәрбияләү.
Алып баручы: Исәнмесез, балалар! Бәйрәмгә килгәннәрнең барысын да сәламлим! Әйтегез әле, сезнең урман буйлап йөргәндә, шаулап аккан кечкенә инешкә тап булганыгыз бармы? Ул музыка кебек яңгырый, шулай бит? Түбәне шыбырдатып яуган яңгыр, кошларның назлы итеп сайравы – бу музыка түгелмени? Яши-яши кешеләр музыканың бөтен җирдә булуын ачыклаганнар. Акрынлап кешеләр җырларга өйрәнгәннәр – бу кеше иҗат иткән беренче музыка була.
– Балалар, ә җыр ничек барлыкка килә? (балаларның җаваплары)
– Җырны иҗат итүдә кемнәр катнаша? (балаларның җаваплары). Дөрес, композитор һәм шагыйрь. Чыннан да, җыр барлыкка килсен өчен композитор һәм шагыйрь, музыка һәм шигырьләр кирәк.
Һәм хәзер мин композитор Владимир Шаинский һәм шагыйрь Михаил Пляцковский язган танылган «Улыбка» җырын башкарырга тәкъдим итәм.
«От улыбки» җыры.
Алып баручы: – Балалар, әйтегез әле, бу җырны без кайда ишетә алабыз? Дөрес, мультикта. Ә сез барыгыз да мультфильмнарны беләсезме? Ә мультфильмнардагы җырларны яхшы беләсезме? Мин сезгә җырлар кабызам, ә сез җырның кайсы мультфильмнан икәнен әйтергә тиешсез.
«Мультфильмнардагы җырларны бел» уены.
Алып баручы: Музыка кешене гомере буена озата бара. Ә сез «музыка» сүзенең безгә борынгы Грециядән килгәнен белә идегезме? Нәкъ менә борынгы заманда музыка профессиональ сәнгать буларак оешкан. Музыка коралларының төп төркемнәре – бәрмә, кыллы һәм тынлы уен кораллары да шул чорда барлыкка килгән.
Балалар, ә сез музыка коралларын яхшы беләсезме? (балаларның җаваплары). Мин сезгә рәсем күрсәтермен, ә сез миңа уен коралларының исемнәрен атарсыз.
«Инструментны әйт» уены.
Алып баручы: Борынгы чорларда җырлар һәм музыка коралларыннан башка тагын нәрсә барлыкка килгән, ничек уйлыйсыз? Кеше нәрсәдән башка яши алмаган? (Балаларның җаваплары) Дөрес – бию!
Борынгы заманнарда кешеләр биюләре белән үзләренең теләкләрен Ходайга җиткергәннәр. Хәзер бу инде актуаль түгел. Әмма бию кәефне күтәрә һәм башкаручыга үз кичерешләре һәм хисләре турында сөйләргә мөмкинлек бирә. Биюнең берничә төре бар: спорт, классик, заманча һәм халык биюе. Сүз уңаеннан, биюләрнең күбесе тамырлары белән нәкъ менә халык биюләренә барып тоташа. Һәр илнең үзенең халык биюе бар. Ә сез нинди халык биюләрен беләсез? Ә хәзер мин сезне татар халык биюе Әпипә биергә чакырам.
«Әпипә» татар халык биюе.
Алып баручы: Безгә нәтиҗә ясарга вакыт җитте.
Сандугач сагышын,
Чишмәләр агышын
Алдым мин моң итеп җырыма.
Йөрәкләр чатнарлык
Иң авыр чакларда
Кешене коткара җыр гына.
Җыр керсен күңелгә,
Һәм калсын гомергә,
Җырлыйк без матурын җырларның.
Эх нинди җыр диеп,
Соклансын сөенеп,
Киләчәк кешесе елларның.
Чарабыз азагында мин сезне балалар дискотекасына чакырам.
Сафиуллина Галия Җәүдәт кызы, Буа шәһәре "Светофорик" балалар бакчасы.
Фото Фрипик сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев