Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Җир планетасын саклыйбыз

Зурлар төркемендә «Җир планетасын саклыйбыз» дип исемләнгән ачык оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты.

Белем юнәлешләрен интеграцияләү: «Физик үсеш», «Танып белү үсеше»,
«Социаль-коммуникатив үсеш», «Музыка» .
Максат: Балаларның әйләнә-тирә мохит проблемалары турындагы
белемнәрне сюжет-ролле уеннар аша баету юлы белән формалаштыру.

Бурычлар:
Белем бирүче: балаларның урман, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы
турында белемнәрен системалаштырырга; балаларның табигатьтә үз-үзеңне
тоту кагыйдәләре турында белемнәрен тулыландырырга; балаларның сүзлек
запасын баетырга; балаларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен
камилләштерергә; эзләү эшчәнлеге, интеллектуаль инициатива алшартларын
булдырырга; су белән гади тәҗрибәләр үткәрерү, табигатьтә үз-үзеңне тоту
турында күзаллауларны формалаштыру өчен шартлар тудырыру.

Үстерүче: балаларның танып-белү өлкәсен үстерү; социаль хисләрне үстерү;
әйләнә-тирәдәгеләргә мәхәббәт, әйләнә-тирәлеккә аңлы караш, табигатьне
саклаучыларга карата хөрмәт, җаваплылык, хезмәттәшлек күнекмәләрен
үстерү; коммуникатив күнекмәләрне үстерү; фикерләүне, хәтерне, иҗади
карашны үстерүгә ярдәм итү; киләчәк үзгәрешләрне фаразлауга сәләтне
үстерү; нәтиҗәле эшчәнлекнең гади күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итәргә.

әрбияви: табигатькә карата кызыксыну һәм сак караш тәрбияләү; экологик
фикерләү культурасын тәрбияләү (туфракны һәм сулыкларны чүпләмәскә,
аларның яшәүчеләре турында кайгыртырга теләү; «әхлакый фикерләү», этик
белемнән файдалана белү, практикада әхлакый нормаларны куллана белү);
хезмәт сөючәнлек, үз хезмәтеңнең нәтиҗәләренә ихтирамлы мөнәсәбәт
тәрбияләү.

Әсбаплар һәм җиһазлар:
Җиһазлау: экран, проектор, урындыклар,
Күрсәтмә һәм тарату әсбаплары: магнит такталары, хайваннар рәсемнәре
төшерелгән рәсемнәр, кошлар (кышлаучы, күчмә, йорт кошлары) рәсемнәре
төшерелгән рәсемнәр, Җир планетасы макеты, йорт макетлары (сары, ак,
яшел, көрән төстәге), хайваннар, кош-корт, бөҗәк сурәтләнгән йолдызлар,
тамчылар, тәҗрибә үткәрү өчен материаллар.

Көтелгән нәтиҗә: баланың экологик фикерләвен үстерү; әйләнә-тирә дөнья
турында белемнәрне баету хисабына балаларның танып-белү активлыгын
үстерү; баланың үз-үзен үстерү өчен уңай шартлар тудыру; предмет-үсеш ала
торган төркемнәрне баету; ата-аналарның социаль-әхлакый тәрбия
мәсьәләләренә карата кызыксынуларын активлаштыру.

Методлар һәм алымнар: әңгәмә, табышмаклар, тын алу күнегүләре, бармак
күнегүләре, тоемлау , уен моментлары, мактау, иллюстрацияләр карау,
ситуатив күнегүләр.

Сүзлек эше:
Актив: диңгез,океан, икмәк, табигать.
Пассив: глобус, планета, тәҗрибә.

Барышы:
Тәрбияче: Хәерле көн, кадерле балалар һәм хөрмәтле кунаклар! Мин сезне
сәламләргә шат! Бүген без сезнең белән Җир планетабызның хайваннар һәм
үсемлекләр дөньясы турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар ишетәчәкбез
һәм Тылсымлы сәяхәт кылачакбыз. Шулай итеп, башлыйбыз!
Тәрбияче: Минем бүген сезне кызыклы сәяхәткә чакырасым килә. Әмма
башта, сезгә табышмакларга җавап бирергә туры киләчәк :
Диңгез бар, йөзәргә ярамый,
Юллар бар, йөрергә ярамый.
Нәрсә ул?

Тәрбияче:Әйе, табышмак бик авыр. Әмма мин сезгә ярдәм итә алам."Җир —
безнең уртак йортыбыз«дигән сүзне еш ишетәбез. Карагыз әле, нинди
кызыклы предмет мин сезгә алып килдем. Кем белә ,нәрсә бу?
Балалар: бу глобус.
Тәрбияче: дөрес, глобус — ул безнең Җир планетасының киметелгән моделе,
анда барлык кешеләр яши. Әйдәгез, без аны карап алыйк.
Тәрбияче: Зәңгәр һәм зәңгәрсу төс белән нәрсә билгеләнгән, ничек
уйлыйсыз?

Балалар: елгалар, диңгез, океаннар.
Тәрбияче: ә сары һәм соры төс белән?
Балалар: таулар.
Тәрбияче: ә яшел төс белән?
Балалар: урманнар.
Тәрбияче: ак төс бар әле, ул нәрсәне аңлата соң?
Балалар: бозлар-Төньяк һәм Көньяк полюс.
Җир тавышы: Исәнмесез, игелекле балалар! Мин -Җир!
Тәрбияче: Җир, Исәнме! Син безнең белән сөйләшәсең? Син безне
ишетәсең?

Җир тавышы: Мин ишетәм сезне һәрвакыт, әмма сез дә колак салыгыз
миңа. Мин бәлада! Мин кеше кылган явызлыкларның барчасын да төзәтә
алмыйм. Мин һәлак булган җәнлекләрне һәм кошларны коткарып кала
алмыйм, пычрак һаваны чистарта алмыйм. Мин Җирдә күпме чүп-чар
түккәнне юк итә алмыйм. Көчем кимегәннән кими...
Тәрбияче: Җир, Җир, син һәлак була аласыңмы?
Җир тавышы: Җитешергә була әле.. Сез генә сәбәпләрен белә аласыз мине
коткару өчен.

Тәрбияче: Безгә нәрсә эшләргә соң, балалар? Планетага ничек ярдәм итәргә?
Тәрбияче: балалар, әйдәгез, үз планетабызга — җәнлекләр һәм кошлар,
чәчәкләр һәм агачлар тавышына колак салыйк. Алар безнең
йолдызларыбыздыр, без алар буенча сәяхәт кылырбыз. Без булган йолдызны
планетабызга урнаштырырбыз(йолдызлар-рәсемнәр: кошлар, агачлар,
чәчәкләр, хайваннар, бөҗәкләр, тамчы.)
Тәрбияче: Балалар,нинди инди йолдызны без сайларбыз башта?.
I. Хайваннар дөньясы.

Тәрбияче: сезнең алда төрле төстәге йортлар. Аларның төсләрен атагыз. (ак,
сары, яшел, соры төс).
Хәзер без сезнең белән хайваннарны төркемнәргә бүлеп яши торган
җирләренә урнашаштырбыз.
Дидактик уен «Кем кайда яши?» (Кызлар һәм малайлар йорт
хайваннарын,кыргый хайваннарны,җылы һәм салкын як хайваннарын дөрес
итеп төркемнәргә бүләләр һәм Җир макетына урнаштыралар)
Тәрбияче: Әфәрин, балалар. (Тәрбияче конверт эченнән биремнәр
чыгара,анда хайваннарның тән өлешләре күрсәтелгән, хайваннарның
балаларын дөрес итеп әниләре янына урнаштырырга(уенчыклар да
кулланырга мөмкин))

Ә карагыз әле, бу җәнлекләргә?
Мин үз күзләремә ышанмыйм.
Бу кемнең мөгезе? Кемнең башы?.
Борынның кайда икәнен ачыкларга кирәк,
Кемдә чит бәбиләре
Ярдәм итегез миңа зинһар
«Буталчык» дидактик уены.

Тәрбияче: балалар, ә без хайваннарга җирдә ничек ярдәм итә алабыз?
Балалар: Мәчеләрне һәм этләрне өйдән чыгармаска кирәк — йортсызлар
булмаячак. Урманда җәнлекнең чәшкесен күрсәң-аны буш калдырырга
кирәкми. Урманда гөмбә һәм җиләк — җимешләрне азрак өзәргә-алар белән
хайваннар туклана. Урманда кычкырмаска.
Тәрбияче: Әйдәгез, хайваннарны планетабызга урнаштырыйк. Ә хәзер кайсы
йолдызны сайлыйбыз?

2. Үсемлекләр дөньясы.
Тәрбияче: Биредә чәчәкләр бик матур!
Һәркайсында да күбәләк утыра,кызык!
Әгәр аны төсләре буенча дөрес итеп урнаштырсаң, яшел дөньяга эләгәсең!
(Идәндә төсле чәчәкләр,аларга төсле күбәләкләр кунганнар, төсләре буенча
һәр күбәләкне дөрес итеп урнаштырырга кирәк)
Тәрбияче: Менә без гаҗәеп үсемлекләр дөньясына эләктек .
.Агачлар безгә нинди файда китерә?
Балалар: алардан мебель, мичкәләр, тара, музыкаль инструментлар, йортлар
һ. б. эшлиләр.

Тәрбияче: Балалар,ә табиб нәрсә әйтер иде микән урманнар турында?
Балалар: Сәламәтлек өчен агачлар чиста һава бирә, ә агач яфраклары
үзләренә начар һаваны сеңдерә. Урман белән сокланырга, анда ял итәргә,
эссе кояштан качып ятарга була.
Тәрбияче: балалар, ә урманга ничек ярдәм итәргә?
Балалар: Ял иткәндә пычратмаска, чүп-чарны үзеннән соң җыештырырга
кирәк. Ботакларны сындырмаска. Урманда сак йөрергә, кечкенә агачларга
басмаска кирәк. Чыршыларны кисү, чәчәкләр өзмәү. Урманда учак
кабызмагыз.

Тәрбияче: Ә сез урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен беләсезме?
1. Кычкырырга ярамый.
2. Учак яндырмаска
3. Кырмыскалар, кош оялары ватмаска.
4. Бөҗәкләргә тимәскә
5. Ботакларны сындырмаска.
Без шуны истә тотарга тиеш: Урман — ул безнең дустыбыз һәм ярдәмчебез.
Һәм аңа сакчыл карарга кирәк.

Тәрбияче: «Ярый-ярамый» дигән сүзле уен уйнап алыйк. (Балалар
тәрбияче әйткән җөмләдән соң «ярый», «ярамый» дип җавап бирәләр.)
Мин урманга килгәч ромаша чәчәген өзәм? (ярамый)
Конфет ашагач кәгазен җиргә ташлыйм? (ярамый)
Икмәк кисәген теләсә кая калдырмыйм? (ярый)
Әгәр учак яксам сүндермим? (ярамый)
Әгәр бик нык чүпләсәм,янадан онытам җыерга (ярамый)
Чүпне җыештырсам ярыймы? (ярый)
Күзләр өчен физминутка. (ИКТ уен)
Тәрбияче: Әйдәгез, агачларны да безнең планетага урнаштырыйк.

3.Алдагы йолдыз безнең — Җырчы дуслар.
Тәрбияче: Сезнең алда кошлар. Аларны кайсы өч төркемгә бүләргә була?
Балалар: Кышлаучы, күчмә,йорт кошлары)
Тәрбияче:Әфәрин! Кышлаучы кошларны җимлеккә, агачка яки агач белән
янәшә, ә йорт кошларын өйгә урнаштырыгыз.
Дидактик уен: «өйләр буйлап кошларны урнаштыр».

Кошлар турында бармак уены:
Бу бармак — чыпчык,
Бусы — сыерчык,
Бусы — карлыгач,
Бусы — сандугач,
Ә бусы бик кечкенә,
Тимәгез нәниемә,
Нәнием — чәнтиемә.
Тәрбияче: Ишетегезме, хәтта кошлар да җырлады. Балалар, ә сез кошларны
тыңларга һәм аларны күзәтергә яратасызмы?
Бик хәйләкәр Җир планетасы табышмаклар чишәргә тәкъдим итә.
Табышмак: Кошлар турында табышмаклар

1. Гөлдер—гөлдер, гөлдергү,
Кызыл тәпи кемдер бу? (Күгәрчен)
2. Җәй тукылдый бу чүкеч,
Кыш тукылдый бу чүкеч,
Ничек чыдый бу чүкеч? (Тукран)
Агач башы тукылдык,
Тукый-тукый тук булдык. (Тукран)
3. Яшькелт-сары төсле ул,
Бер кечкенә кошчык ул. (Песнәк)
Кырау булсын,
Кырпак булсын,
Китмәс дустым.
Җәен-кышын,
Салмый сары
Алъяпкычын. (Песнәк)
4. Иртә таңнан кичкә чаклы
Чык — чырык та, чык-чырык
Чырык-чырык чыркылдый,
Бер жиргә дә ул китми.
Безнең белән дус яши,
Әйтегезче, ул ни? (Чыпчык)
5. Ак-карадан киенгән,
Бер минут та тик тормый.
Ала чапан киенгән,
Мал суйганга сөенгән,
Шунда төшеп йөгергән. (Саескан)

Тәрбияче: балалар, ә сез кошларга ничек ярдәм итә аласыз?
Балалар: Ааларны кышын ашатырга, җимлекләр ясарга, сыерчык оялары
төзергә кирәк. Оя күрсәк, ботакны селкетергә кирәкми — оя егылырга
мөмкин, кошлар һәлак булачак. Ояны кулга яки кошка алып булмый, әнисе
аларны ташлый.)
Тәрбияче: Менә тагын бер йолдызлы да булдык, Әйдәгез, кошларны
планетабызга урнаштырыйк.

4.Тәрбияче: Ә менә бу йолдыз «Тамчы»
Тәрбияче: Балалар, ә тамчыдан нәрсә җыела?
Балалар: Елга, күл, диңгез, инешләр, океан
Тәрбияче: Әйдәгез, яңгыр башланганын искә алыйк.
«Тамчы » Физкультминуткасы
-Тып-тып! Тып-тып-тып! Болыт җыела.
(балалар кулларын алга сузып селкенеп торалар)
Тып-тып-тып! Тып-тып-тып!
Яңгыр башлана.(балалар әйләнә)
Менә җиргә тамчы, тамчы төште!.(балалар утыралар)
Тып-тып-тып! Тып-тып-тып! Яңгыр дәвам итә.
Туктарга һич уйламый(урында йөрү)
Тәрбияче: табигатьтә су тозлы һәм төче була. Сез ничек уйлыйсыз, ничек
була ул төче? (балаларның җаваплары)
Тәҗрибә үткәрү

Тәрбияче: Сезнең алда су тутырылган стаканнар. Суның тәме бармы?
Ә сез беләсезме, диңгез суында йөзәргә җиңелрәк, чөнки ул предметларны
батырмый (балаларның җаваплары)
Тәрбияче: Сезнең өстәлдә банкаларда төче су тора, ягъни кран суы, йомырка
ята, аларны ватмас өчен, пөхтә итеп мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кулыгызга
йомырканы алып, банкага салыгыз. Йомырка белән нәрсә булды? (батты).
Йомырка батты, чөнки ул авыр, төче су.

— Ә хәзер икенче банкада без сезнең белән диңгез суы ясыйбыз. Моның өчен
сезгә тоз өстәргә кирәк банкага һәм яхшы итеп болгатырга. Йомырканы
суга салыгыз. Аның белән нәрсә булды? (батты). Бу тозлы су төче авыр
булганга күрә диңгездә йөзү елгага караганда җиңелрәк.
— Мин сезгә кечкенә фокус күрсәтәчәкмен. Әгәр бу банкада тозлы суга бераз
төче су өстәсәк без йомырканың батмаганын күрербез.
Экранда «пычранган елга » сурәте барлыкка килә.

Тәрбияче: Сез нәрсә күрәсез? Ә монда без елгада чүп — чар күп булуын
күрәбез.- Ничек уйлыйсыз, кем шулкадәр чүп ташлады елгага? Әлбәттә,
кешеләр! Ә нигә җиргә елгаларда, диңгезләрдә, океаннарда чүп-чар ошамый?
Чүп-чар чери башлагач исе бармы? Сак булыгыз! Димәк, зарарлы
матдәләрне һавада, кеше сулый һәм авырый. Чүп-чар белән тагын нәрсә
йөзә? Дөрес, бу һәлак булган балык. Ә ни өчен ул һәлак булган? Чөнки суга
бик күп зарарлы матдәләр чүп-чар белән эләккән
Тәрбияче: Ә елгаларыбызны ничек саклый аласыз?
Балалар: Пычратмаска, чүпне суга ташламаска.
Тәрбияче: Дорес, молодцы!

5.Тәрбияче: ә менә бу йолдыз "бөҗәкләр«дип атала.
Тәрбияче: Нинди бөҗәкләр беләсез? Кайсы бөҗәкләр файдалы дип
уйлыйсыз?
Балалар: Бал кортлары, кырмыскалар, яңгыр суалчаннары
Тәрбияче:Начарлары да бар. Аларны атый аласызмы?
Балалар: Черкиләр , кәбестә күбәләкләре.
Тәрбияче: Ни өчен алар зыянлы?
Балалар: Алар яфракны, үләнне, агач корысларын юк итәләр
Тәрбияче: Бөҗәкләр белән нәрсә туклана?
Балалар: Кошлар, хайваннар.
Тәрбияче: Ә кошлар үлсә ни була ?
Балалар: Агачлар һәлак булыр иде.
Экологик чылбырның (юкка чыгу)модельләре куела
Тәрбияче : Карагыз әле, барысы да табигатькә бәйле. Бер генә тере
хайваннар бер-берсеннән башка яши алмый.
Тәрбияче: Карагыз әле балалар, бөҗәкләр бөтен үсемлекне ашап бетерделәр
ди . Кем ризыксыз калды?
Балалар: Куяннар, керпеләр, пошилар.
Тәрбияче: Алар белән нәрсә булырга мөмкин?
Балалар: Аларга качырга урын калмый,алар ачлыктан үләләр яки кайда
ризык табалар шунда китәләр.
Тәрбияче: Төлкеләр, бүреләр, аюлар үзләрен ничек хис итәчәк соң?
Балалар: Алар да ачлыктан тилмерәләр, ашыйлар. Алар да һәлак булачак, я
башка урынга китәчәк.
Тәрбияче: Әйдәгез, шуна күрә ерткычларны да саклыйк.
Тәрбияче: Балалар, әйтегез әле, матур урманда хайваннар калмаса нәрсә
була соң?
Балалар: Коры агачлар гына кала.
Тәрбияче:Сезгә шундый урман ошыймы?
Балалар: Юк, бөтенләй ошамый
Тәрбияче: Ә бу нинди сәбәп аркасында килеп чыкты? Барысы да нәрсәдән
башланды? Юкка гына «урман кош-кортсыз һәм урмансыз яшәми», — диләр.
Тәрбияче: Табигатьтә барысы да үзара бәйләнгән, шуңа күрә бөҗәкләр
булган җирдә кош-корт та бар. Бер ел эчендә барлык кошларның күпме
зарарлы бөҗәкләрне юкка чыгаруын күз алдына да китерүе кыен. Менә ни безнең илдә кошларны саклау, алар турында кайгырту дәүләт өчен
мөһим, файдалы эш санала.

Россиянең Табигать һәм хайваннар дөньясы бик бай, аларны сакларга
кирәк! Без бүген Җир планетабыз бәйрәмен үткәрдек. Җирдә ничек кызык:
хайваннар, үсемлекләр, бөҗәкләр! Җир төрле: елгалар, таулар, урман һәм
кырлар, диңгез һәм океаннар. Һәркайда-тормыш! Балык, хайваннар һәм кош-
корт чәчәкләр үстерми, шәһәрләр төземи, санарга да, рәсем ясый да
белмиләр! Әмма кешеләргә күпме кирәк һәм файдалы нәрсә бирә алар! Безне
туендыра һәм җылыта торган үсемлекләр бик мөһим. Бөтен табигать безне
сөендерә һәм алар турында кайгырта. Без җирне яратырга һәм аны сакларга
тиеш. Җирдә һәркем үзенең мөһим эше белән шөгыльләнергә тиеш! Ә без
җиргә ярдәм итәчәкбез.

Тәрбияче:Афәрин, балалар! Моның белән безнең эшчәнлегебез
тәмамланды, сез шулай яхшы шөгыльләндегез һәм мин сезнең өчен кечкенә
бүләкләр әзерләдем! (Тәрбияче бүләкләрне тарата)


Рәхимова Рузилә Юфаровна, М.Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе, мәктәпкәчә төркем тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев