Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Интернет-бәйлелек «кунакка килсә»

Бүгенге көндә бөтен дөньядагы интернет кулланучыларның 10%ы бәйлелек кичерә.

Интернет-бәйлелек (яки интернет-аддикция) — интернеттан артык күп файдалану, аңа күп вакытыңны сарыф итү. Бүгенге көндә бөтен дөньядагы интернет кулланучыларның 10% ы бәйлелек кичерә. Россия психиатрлары мәгълүматлары буенча безнең илдә бу якынча халыкның 4-6%ы .

Интернетта социаль челтәрләрдән аерыла алмыйча азапланасыз яки һәр 10-15 минут саен яңалыклар карыйсыз икән, димәк интернет-бәйлелек сезгә «кунакка килгән». Аны куып чыгарыргамы, әллә калдырыргамы икәнен үзегез хәл итегез.

Катлаулы методикаларга яки психологларга мөрәҗәгать итмичә генә, бу бәйлелекне җиңүнең 5 гади ысулын тәкъдим итәм:

1. Роутерны тәүлекнең билгеле бер вакытында гына кабына һәм сүнә торган итеп көйләгез. Мәсәлән, роутер дәресләр беткәч 14.00 сәгатьтә кабына, ә кичке 21: 00 сәгатьтә сүнә торган булсын.

2. Хезмәт һәм физик күнегүләр. Көненә ким дигәндә 1-2 сәгатьне тренировкага, йөгерүгә, йөрүгә, физзарядкага, өйдәге эшләргә багышлагыз. Бу вакытта мускуллар, йөрәк, үпкә һәм кан әйләнеше системасы кирәкле йөкләнеш алачак, ә күзләр һәм баш мие ял итәчәк.

3. Мәҗбүри оффлайн көн. Атнага бер яки 2 атнага бер тапкыр сездә "Интернетсыз көн" булырга тиеш. Бу көнне сез китап укый, йоклый, өй җыештыра, сәяхәт итә, медитацияли, гомумән, теләсә нәрсә белән шөгыльләнә аласыз. Ләкин интернетны кабызмаска, почтаны тикшермәскә, шалтыратуларга һәм хәбәрләргә җавап бирмәскә һәм хәтта ниндидер очраклы фикерне смартфон ярдәмендә «язып куярга» тырышмаска кирәк була. Бер көнгә барлык гаджетлардан тулысынча баш тартыгыз; як-ягыгызга карагыз, хәбәрләр, статуслар, смайликлар һәм сылтамалар агымында түгел, ә тормыш агымында булыгыз.

4. Сәфәрләр, сәяхәтләр һәм экскурсияләр. Юл — яңа урыннар күрү һәм яңа кешеләр белән танышу ысулы гына түгел, ә берничә сәгатькә яки көнгә «челтәргә тоташтырылган» персонаж түгел, ә гади кеше булу өчен мөмкинлек.

5. Кәгазь китаплар уку. Китап укуга көненә кимендә 1 сәгать бүлеп бирегез. Матур әдәбият ошамый икән журналлар, газеталар һ.б. үзегез теләгән жанрны, авторны яки тематиканы сайлагыз да укыгыз. Китап уку кешене әйләнә-тирәдәгеләр өчен кызыклырак һәм үзе өчен гармониялерәк итә.

Хәйдәрова Гөлсирень Бареевна, Спас районы, Болгар шәһәре, "Колосок" балалар бакчасы.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев