Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Иң-иң кадерлеләребез!

Әниләр көненә багышланган кичә үткәрү өчен сценарий.

Бу бәйрәм әниләр көненә багышлап үткәрелә. Балалар алдан берничә көн элек әниләренә чакыру-котлау кәгазләре әзерлиләр:

«Кадерле әниләр!
Сезне якынлашып килүче Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сезгә киләчәк тормышыгызда зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, чиксез бәхетләр телибез. Шул уңайдан сезне үзебезнең төркемебез белән үткәреләчәк бәйрәмгә кунак итеп чакырабыз».

Зал бәйрәмчә бизәлә. Залның алдында — «Иң кадерлеләребез», «Кояш гомере телибез, Әниләр, Сезгә!» , "Котлы булсын бәйрәмегез!» дигән плакатлар эленә. Ишекнең тышкы ягына түбәндәге эчтәлектә плакат-язу эленә:

«Иртәдән үк юмартланып,
Кояш сибә ал нурлар.
Балалар сезне көтәләр,
Рәхим итегез, Әниләр!»
(әниләр урыннарына утыралар, бәйрәм башлана)

1.А.Б.. Исәнмесез , кадерле әниләребез! Бүген без бәйрәмебезне «Әнием-кадерлем » дип атадык. Ни өчен , шулай атадыкмы ? 
2.А.Б.Чөнки бүген иң ямьле, затлы бәйрәмнәрнең берсе — Әниләр бәйрәме! Бүген бездә кунакта иң кадерле, иң уңган , бердәнбер кешеләребез — Әниләр!
1.А.Б.Ә без аларның кадерле яраткан балалары иң матур чыгышларыбызны аларга бүләк итәргә дип җыелдык. 
2.А.Б.Хөрмәтле Әниләр! Сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезгә озын гомер , һәрвакыт шат, сөйкемле , бәхетле булуыгызны телибез !


1 бала. Нигә бүген бөтен җирдә
Чәчәкләр балкый бездә,
Нигә кояш көлеп карый , 
Беләбез һәммәбез дә.
2 бала. Бүген — Әниләр көне,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
3бала. Әниләрнең көненә 
Куана шулай алар.
Әниләрне котлый бүген 
Җирдә барлык балалар.
4 бала. Мин дә котлыйм, Әнкәм , сине,
Теләгем бар минем дә:
Мәңге шулай кояш кебек
Балкы күңел күгемдә!

Хор: «Кояш гомере» (Ф.Әхмәдиев көе, Г.Зәйнәшева сүзләре)

5 бала. Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак,
Иң ягымлы кешеләр.
Иң сөйкемле , мәрхәмәтле — 
Алар — безнең Әниләр!
6 бала. Әни сүзе — иң бөек сүз,
Юк аңа һичбер алмаш.
Иң-иң әйбәт кешеләр дә 
Әни кебек булалмас.
7 бала. Иң кадерле, иң хөрмәтле
Булсын җирдә әниләр.
Әниләрне кадерләсәк,
Тыныч булыр ил-көннәр. 

8 бала. Иң кадерле кешебез син,
Сөекле әниебез. 
Син булгаңга, без бәхетле,
Тыныч, рәхәт яшибез.
9 бала. Әйтәсебез килә бүген 
Кадерле әниләргә:
Әле ярый сез бар җирдә
Без сабый, нәниләргә.
10 бала. Сөекле әниләребезне
Кадерлибез, зурлыйбыз.
Чын күңелдән һәммәгезне

Бергә: Бәйрәм белән котлыйбыз!


1.А.Б.. Күмәкләшеп барыбыз бергә 
Җырлап алыйк, әйдәле. 
Котлы булсын, гөрләп торсын
Әниләрнең бәйрәме!

Балалар җыр җырлыйлар

2.А.Б........ , бүген безнең бәйрәмебез «Әнием- кадерлем » дип атала, бирегә кара әле, иң-иң матур әни кемнеке икән?
Балалар. Ми-не-ке!

11 бала. Иң иртә.
Иң-иң иртә кем тора?
Иң иртә әнкәй тора.
Без торганчы өстәлдә
Коймак белән чәй тора.
12 бала. Иң-иң соңлап кем ята?
Иң соңлап әнкәй ята.
Үз йокысын биреп ул
Безне күбрәк йоклата.
Ф. Яруллин.
13 бала. Тыңлап бишек моңнарыңны,
Елавым басылган бит.
Телем дә минем иң әвәл
«Әннә» дип ачылган бит.

Бию. (Яфраклар белән)

1.А.Б.. «Ана хакы — тәңре хакы» дигән борынгы бабаларыбыз.
Шушы вакытлардан калган әниләр турында әйтелгән мәкальләре,татар хәзерге заман балаларына барып җитә алдымы икән,әйдәгез әле тикшереп
карыйк.
— Ана баланы 2 кат тудыра: 1кат — тән биреп, 2 нче кат — тел биреп.
— Ата-ананы тыңлаган-адәм булган,
Тыңламаган — әрәм булган.
— Алтмышка җитсен бала,
Ана өчен ул бала.
— Ана балага авызыннан өзеп каптыра.
— Ана күңеле балада,
Бала күңеле далада.
— Ата-анасын хурлаган
Үзен-үзе хурлаган.
— Ата-анасына изгелек күрсәтмәгән,олыгайгач үзе дә изгелек күрмәс.
2. А.Б. Әйе, балалар , әниләргә багышланган мәкаль-әйтемнәрне әйтеп бетерү мөмкин түгел. Шулар арасыннан берничәсен булса да үтәп булса, безнең әниләребез бик сөенерләр иде.
1. А.Б. Әниләр!.. Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын иде сезгә! Без бит беләбез: Әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк!

1.А.Б. Бүген бәйрәм-Әниләр көне. Бу бәйрәм Кыш башына туры килгән. Күбәләктәй ак кар бөртекләре җирне акларга, сафларга, пакъларга теләп җир өстенә кунаклар. Әйтерсең, алар да безнең белән бергәләп әниләребезне котларга телиләр.
2.А.Б.Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез, кадерле әниләр!
Әйдәгез, әниләребезне уйнатып алыйк! Әниләребез белән Бәйге уздырып алыйк!

Алып баручы 1. Ә хәзер, иң кызыгы башлана! Без әниләребезне конкурс программасында катнашырга чакырабыз
Алып баручы 2.«Балаларыбызны беләбезме?» дип атала. Сезгә сораулар бирелә, җавапны башта балагыз тәрбияченең колагына әйтә, соңыннан сез җавап бирәсез.Сорауларга җаваплар балаларыгыз белән туры килерме, әллә юкмы? Балагызны беләбезме икән? Хәзер тикшереп карарбыз.
— Балагыз нинди төс ярата?
— Нинди кием кияргә ярата?
— Балагыз кайсы бәйрәмне ярата?
— Балагыз нәрсә белән шөгыльләнергә ярата?
— Сезнең пешергән кайсы ризыгызны бигрәк тә яратып ашый?
— Гаиләдә кемне күбрәк ярата?
Әниләр җавап бирә, аннан соң балаларныкы белән чагыштырыла. Баланы иң яхшы белүче әни билгеләнә.


Алып баручы 2. Сез балагызны яхшы беләсезме? (әниләргә сорау) Башка бала белән бутамыйсызмы? Яхшы, хәзер тикшереп карарбыз! Балаларыгызны ничек яхшы белү турындагы биремнәребезне дәвам итәбез. Күзләрне бәйләгән килеш балаларның кулларыннан үз балаңныкын танып алу. 
Алып баручы 1. Бәйгебезне дәвам итәбез. Алдагы бирем «Баш хисапчы» дип атала. Әниләр, акчаларны саный — саный, сорауларга җавап бирергә һәм хисапта ялгышмаска тиеш буласыз.
— Балагызның исеме ничек?
— Балагызның фамилиясе ничек?
— Балагызга ничә яшь?
— Балагызның аяк киеме размеры?
— Балагызның туган көне кайчан?
— Балагызның күз төсе нинди?
— Балагыз нинди группага йөри?
— Балагыз ничәгә кадәр саный белә?
Алып баручы 1. Бүген сезгә әзерләгән биремнәр тәмамланды. Безнең бар әни дә иң-иң яхшысы һәм әниләр өчен һәр берегезнең кызы, һәм улы иң уңган һәм булган. Без киңәшләштек тә бар әнине дә җиңүче итеп билгеләдек.Ә җиңүчеләргә бүләкләр дә әзерләнгән. Сезгә серле капчык җибәрәбез, көй туктагач шуннан бер бүләк сертификатын аласыз.
Бүләкләр:
1. Дачада киемнәр өчен кечкенә элгеч. (Кадак)
2. Тап бетерүче машина. (Бетергеч).
3. Ерак арага уй — фикерләрне җиткерүче җайланма. (Конверт)
4. Пылесос «Метисам». (Кисточка)
5. Универсаль рюкзак. ( Пакет)
6. Мини-палас. (Кулъяулык)
7.Көнлек обед контейнеры. (Пластмас савыт)
8. Яза торган машинка. (Ручка)
9. Электрощипцы. (Кер элгече)
10. Диетик чара. (Сагыз)
11. Күп сөйләшүдән чара. (Пустышка)
12. Уй — фикерләрне теркәүче. (Карандаш)
13. Табак — савыт юучы машина. (Губка)
14. Эмальны ялтырату өчен кулланма. (Теш щеткасы)
15.Тәннәрне чистарту өчен кулланма (сабын)
16.Чәчкә юл ясаучы (тарак)
17.Тешләрне гигиеник яктан саклаучы сыекча (теш пастасы)
18.Озынлыкны үлчәү өчен кулланылган метр( линейка)
19.Куен дәфтәре (блокнот)
20.Кер юу машинасы (порошок)
21.Бит кулларны корыта, чисталыкны ярата (сөлге)
Алып баручы: 1.Әлбәттә, бу шаярту бүләкләре булды. Ә хәзер, әниләр өчен иң кадерле бүләкләрне, бала үз куллары белән ясаган кечкенә генә бүләкләрне зур итеп кабул итеп алыгыз.
(бүләкләр алышалар)
Алып баручы 2. Хөрмәтле әниләр! Балаларыгыз әзерләгән бүгенге бәйрәмгә килгәнегез өчен, күңелле итеп катнашып утырганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле , әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Балаларыгызга дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәткән өчен. Алар сырхаулап ятканда, күкрәгегезгә кысып, «Җан җимешем, балам», — дип, чын күңелдән борчылганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сез булмасагыз, алар оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек булыр иделәр. Аллаһның мең рәхмәте яусын сезгә. Озын гомер, тән сихәте, саулык, күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыгызны алга таба да яхшы тәрбия биреп яши алсагыз иде.

Фазлыева Ландыш Шамил кызы, Чаллы, 46нчы «Земляничка» балалар бакчасы.

Фото шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев