Икмәк – ил терәге
16нчы октябрьдә Халыкара икмәк көне билгеләп үтелә.
Шул уңайдан өлкәннәр төркемендә оештырылган эшчәнлек үткәрү конспекты.
Максат: балаларда икмәккә, игенче хезмәтенә карата хөрмәт тәрбияләү.
Үстерү бурычы: балаларның кызыксынучанлыгын, сүз байлыгын, иҗади фикерләү сәләтен үстерү.
Тәрбия бурычы: балаларда хезмәткә, икмәккә карата хөрмәтле мөнәсәбәт тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: балаларны икмәк турындагы мәкаль һәм әйтемнәр белән таныштыру.
Көтелгән нәтиҗә: укучыларның икмәк пешерүчеләрнең, игенчеләрнең авыр хезмәте турында белүе, күңелләрендә аларга һәм аларның хезмәте нәтиҗәсе – икмәккә карата хөрмәт уяну.
Эшчәнлек төрләре: табышмак, мәкальләр белән эшләү, тактиль эшчәнлек.
Алдан эшләнгән эш: икмәк турында әңгәмәләр.
Җиһазлау: икмәк ризыклары салынган поднос, рәсемле карточкалар, он.
Эшчәнлек барышы:
Оештыру өлеше. Хәерле иртә! Бүгенге оештырылган эшчәнлекнең темасын сез табышмакны чишкәч белерсез:
Кабара да кабара,
Аның саен агара.
Мич эчендә кызара,
Тәмле исләр чыгара.
Мичтән алгач мактыйлар.
Уңган диләр,ах диләр,
Ул барында һәркемнең
Күңеле шат диләр.
Мактыйлар да,мактыйлар.
Ул булганда, мул булганда,
Тормышлар гөрләп бара -
Нәрсә ул әйтеп кара?
- Нәрсә икән бу балалар?
- Икмәәк!
Тәрбияче: - Әйе, әлбәттә, ул икмәк. Бүген без икмәк турында сөйләшәчәкбез.
Төп өлеш. - Ә ни өчен "Икмәк – ил терәге" диләр? (Балалар җаваплары).
Тәрбияче: - бүген иртәнге ашка нәрсә ашаганыгызны исегезгә төшерегез әле? (Ботка, ипи, шикәрле чәй). Ә көндез? (Сөтле аш, икмәк, чәй). Ә сез кичке ашка нәрсә ашыйсыз? (Аш, котлет, бәрәңге, салат, компот, икмәк).
Тәрбияче: - балалар, иртән, төшке һәм кичке аш вакытында өстәлдә һәрвакыт нәрсә була? (Балалар җаваплары)
Тәрбияче: - дөрес, көн саен безнең өстәлдә икмәк була. Икмәк - безнең төп ризыкларның берсе.
Тәрбияче: - балалар, сез нинди икмәк яратасыз? (Балалар җаваплары).
- Балалар, минем сезгә сюрпризым бар. (Тәрбияче тастымал белән капланган икмәк һәм төрле камыр ризыклары салынган поднос алып керә).
Тәрбияче: - балалар, икмәкне ничек ашарга кирәк? Ипине сак кына, чәчмичә, коймыйча ашарга кирәк.
Тәрбияче: Мин сезгә өстәл янына берәм-берәм барырга, һәр ризыкның исемен һәм нинди формада икәнен әйтергә тәкъдим итәм. (мәсәлән: икмәк турыпочмаклы формада).
Ә хәзер түгәрәккә басабыз да «Нинди ул икмәк?» дигән уен уйныйбыз.
Икмәк нинди була? (тәмле, йомшак, ак, кайнар, яңа, хуш исле, аппетитлы).
Әлбәттә, икмәк төрле була, әмма ул һичшиксез тәмле һәм файдалы.
Тәрбияче: - балалар, икмәкнең безнең өстәлгә килеп җиткәнче нинди юл үткәнен кем белә? (Балалар җаваплары).
- Әлбәттә, аны кибеттән сатып алалар.
Ә кибеткә ул каян килә? Әйтегез әле, икмәкнең нәрсәдән ясалганын кем белә?
Ипине оннан пешерәләр.
Ә онны каян алалар? (Балалар җаваплары).
Дөрес, орлыктан. Орлыктан он алу өчен бик күп көч һәм хезмәт куярга кирәк: башта үстерергә, аннары уңыш җыярга. Моның белән игенчеләр шөгыльләнә.
Кемнәр ул игенчеләр? (Балалар җаваплары).
- Игенчеләр – икмәк үстерүче кешеләр.
– Яз җитеп, кар эрүгә кырга нинди машиналар чыга? Бу машиналарны кем йөртә? (Балалар җаваплары).
- Тракторчының эше күп: басуны сөрәсе, җирне йомшартасы, ашлык өчен җылы урын әзерлисе бар.
- Басуларга нинди орлыклар чәчәләр? (бодай, кукуруз, арпа).
Орлыклар бик тиз шытып чыга, кояшка таба сузыла.
Игенчеләр, мул уңыш җыеп алу өчен, игеннәрне игътибар белән күзәтәләр. Башаклар өлгергәч, аларны махсус машиналар ярдәмендә җыялар. Алар ничек атала?
Комбайн башакларны кисеп, алардан бөртекләрне ала, аннары бу бөртекләр торба буенча йөк машиналарына коела. Йөк машиналары ашлыкны ашлык саклагычка илтә, анда ашлыкны киптерәләр һәм саклыйлар. Шуннан соң ашлыкны онга әйләндерү өчен тегермәнгә илтәләр.
Тәрбияче: - хәзер мин сезгә онны тотып карарга тәкъдим итәм, ул нинди (йомшак, коела торган). Тегрмәндә он тартканнан соң аны икмәк пешерү цехына озаталар. Икмәк пешерүче нишли?
- Икмәк пешерүче оннан камыр ясый һәм пешерә. Икмәк пешерү цехында бик зур ачыткы салынган чаннар тора. Ачыткылы чанга он, тоз, шикәр, су, чүпрә салалар һәм ипи-күмәч эшләнмәләре өчен камырны махсус машиналар белән болгаталар.
Тәрбияче: - икмәк пекарнядан кибетләргә җибәрелә, без аны сатып алабыз. Икмәк безнең табынга килеп кергәнче менә шундый сәяхәт ясый.
- Икмәк төп ризык булып тора. Ә ипи белән ничек эш итәргә кирәк соң?
- Икмәкне сакларга, кирәк кадәр генә алырга кирәк.
- Ипине һичшиксез ашап бетерергә кирәк, өлкәннәр, ипи кисәген калдырсаң, сәламәтлегеңне ташлыйсың, диләр.
- Ипине җиргә, идәнгә ташларга ярамый, әгәр ипине очраклы рәвештә идәнгә төшереп җибәрсәң, аны алып гафу үтенәләр.
Тәрбияче: - икмәк турында нинди мәкальләр беләсез?
1.Ипидән зур нәрсә юк.
2.Ипи иң зур байлык.
3.Икмәк алтыннан кыйммәтрәк.
4.Икмәкне кадерсезләү –үз-үзеңне түбәнсетү.
5.Икмәк табынга нур сибүче.
6.Алтын –ай булып яктырса,
Икмәк-ул кояш булыр.
7.Кышкы кар-көзге икмәк.
8.Язның байлыгы –кояш,
Көзнең байлыгы-уңыш.
9.Икмәккә битараф кеше-
Туң йөрәкле кеше.
10.Икмәк өчен көрәш-
Тынычлык өчен көрәш ул.
Йомгаклау. Тәрбияче: - сез хәзер икмәкнең безнең табынга килү өчен күпме юл үткәнен беләсез инде. Икмәк – илебезнең төп байлыгы һәм аны сакларга кирәк.
Сәгъдиева Гөлүсә Камилевна, Балтач районының «Катнаш төрдәге Балтач 5нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе.
Фото Фрипик сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев