Гаиләм — горурлыгым минем
58нче «Тирәккәй» балалар бакчасында «Заманча шартларда гаилә һәм балалар бакчасының нәтиҗәле хезмәттәшлеге» дигән темага шәһәркүләм семинар үткәрелде.
Һәр гаилә – үзе бер серле сандык. Аның үзенә генә хас гореф-гадәтләре, йолалары һәм кануннары була.
Россия президенты В.В. Путин указы белән 2024 нче ел «Гаилә елы» дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан бакчабызда гаиләләр белән берлектә бик күп эшләр эшләнде: милли бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр, йолаларга кагылышлы булган акцияләр, гаилә проектлары... Ата-аналар белән берлектә төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яуладык. «Ачык ишекләр» көннәре, түгәрәк өстәлләр, туристик походлар оештырдык.
Елны йомгаклап, бакчабызда октябрь азагында «Заманча шартларда гаилә һәм балалар бакчасының нәтиҗәле хезмәттәшлеге» дигән темага шәһәркүләм семинар үткәрдек. Анда бакчабыз тәрбиячеләре үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Уртанчылар төркеме тәрбиячесе Нина Антоновна социаль акцияләргә күбрәк игътибар бирүе турында сөйләде. Мисал өчен, октябрьнең беренче ун көнлегендә бу төркемдә «Яулык – күңел көзгесе» дип исемләнгән акция үткәргәннәр. «Яулыклар дөньясында» дигән презентация төзегәннәр, яулыклар турында җырлар тыңлаганнар, шигырьләр укыганнар, «Мин теләгән яулык» дигән темага рәсемнәр ясаганнар.
– Акциянең уңай ягы шунда, – дип ассызыклады Нина Антоновна, – музей экспонатларыннан аермалы буларак, балалар яулыкларны тотып та, бәйләп тә, курчакларына бәйләтеп тә уйныйлар. Яулыкларның төсе, материалы, формасы, бизәкләре белән танышалар. Гадәти музейда бала – пассив кеше, ә монда ул экспозицияне иҗат итүче автор. Өстәвенә, ул үзе генә түгел, ә гаиләсе дә.
Эльвира Петровна үз чыгышын Роберт Миңнуллин сүзләре белән башлап җибәрде:
«Нигә татар булып тудың,
Үз телең дә кирәкмәгәч,
Балаңны һәм оныгыңны
Үз телеңә өйрәтмәгәч?»
Аның зурлар төркеме балалары шагыйрьләр, язучылар иҗаты белә кызыксына. Төркемдә «Өметле каләм» дигән проект эшләп килә. Балалар гадәттә шигырьнең 2 яки 3 юлын үзләре уйлап чыгара. Дүртенче юлда рифма килеп чыкмый аптырыйлар.
– Мин эшчәнлек барышында ук шигырьләрне язып барам һәм әти-әниләрегез белән өйдә дәвам итегез, дип биреп җибәрәм. Өй эшенә әти-әниләр генә түгел, әби-бабайлар да кушыла хәтта. Соңыннан балаларның әти-әниләре белән иҗат иткән шигырь, әкиятләрен туплап, интернеттан рәсемнәр эзләп табып китапчык итеп ясап куям. Шунысы кызык, балалар автор шигырьләренә караганда, үзләре иҗат иткән шигырьләрне, әкиятләрне кызыксынып тыңлыйлар, – дип тәмамлады сүзен Эльвира Петровна һәм килгән кунакларга гаиләләр иҗат иткән китапчыкларны күрсәтте.
Зилә Арсентиевна театр сәнгатенә күбрәк игътибар итүе турында сөйләде.
– Халыкны милләт буларак саклап калуда театр сәнгатенең әһәмияте чиксез зур, – диде ул. — Билгеле инде, театралләштерелгән уеннар оештыру өчен, иң элек шартлар тудырырга кирәк. Бу эшкә әзерләнү — тәрбиячедән күп хезмәт һәм көч таләп итә. Шуңа күрә, еш кына әти-әниләргә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Театр уйнау өчен костюмнар әзерләүдә, курчак театрлары өчен курчаклар тегүдә, текстны ятларга булышуда әти-әниләрнең ярдәме бик зур».
Шуңа күрә дә, «Сәйяр», «Сәхнә көзгесе» бәйгеләрендә катнашып призлы урыннар яулыйлар алар.
Фәнүзә Әхмәтзыя кызының чыгышы тагын да кызыклырак булды. Минем тарафтан иҗат ителгән «Сандугач кызы Былбыл» әкиятенә Батршиннар гаиләсе мультфильм төшергән иде. Мультфильмны «Милли мультFect» республика балалар кинофестивале бәйгесенә җибәреп, «Үзенчәлекле идея өчен» дигән диплом алуга ирештек. Мультфильм кунакларның да барысына да ошады, үз бакчаларындагы балаларына да күрсәтү теләге туды.
Бакчабызның өлкән тәрбиячесе Елена Федоровна балалар бакчасының әти-әниләр белән эшләнгән эшләре буенча презентация әзерләгән иде. Шулай ук ул «Ата-аналар белән балалар бакчасы арасында яңача эшчәнлек» дигән темага берничә эшлекле уен да оештырды.
Семинарыбызның иң кызыклы өлеше — «Гаиләм-горурлыгым минем» дип аталган бәйрәм кичәсе булды. Бәйрәмдә гаиләләр ике командага бүленеп көч сынаштылар. Беренче команда — «Гаилә учагы», икенче команда — «Пар канат» дип аталды. Командалар бер-берсен сәламләгәч, алып баручылар жюри әгъзалары белән таныштырдылар.
Бәйрәмдә «Балагызның исеме нәрсәне аңлата?», «Кайсы гаилә күбрәк акча эшли?», «Ягымлы сүзләр беләсезме?», «Татар халык ашлары», «Чәкчәк пешерәбез», «Бергә эшләгәч, күңелле» кебек бәйгеләр оештырылды. Бәйгеләр шигырь, җыр- биюләр белән үрелеп барды. Бичура килеп кергәч, бәйрәмебез тагын да ямьләнеп китте. Ул балаларның күңелен күреп, төрле уеннар оештырды. Жюри нәтиҗә чыгарган арада, әти-әниләр дә үз һөнәрләрен күрсәттеләр. Бәйрәмебез күңелле итеп чәй эчү белән тәмамланды.
Киләчәктә дә шундый очрашулар насыйп булсын, дип кунакларыбыз өйләренә таралыштылар. Ә без үз чиратыбызда аларга исәнлек-саулык, гаилә бәхете теләп озатып калдык.
2024 нче ел — Гаилә елы узып бара. Әмма күңелдә «гаилә елы», гаилә кыйммәте, гаилә җылысы мәңге дәвам итсен иде дигән теләк туа. Гаиләләребез имин булсын!
И. Гомәрова, 58нче «Тирәккәй» балалар бакчасы, ана теленә өйрәтүче тәрбияче, Чаллы шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев