Фәнис Яруллинның «Күңелле Чыпчык» шигыре белән танышабыз
Балаларны Фәнис Яруллинның «Чыпчык» шигыре белән таныштыру һәм кышлаучы кошларга ярдәм итү гадәте формалаштыру өчен шөгыль конспекты.
Балаларның яше: икенче кечкенәләр төркеме
Интеграцияләнгән белем бирү эшчәнлекләре: сөйләм үстеръ, сәнгать-эстетик үсеше.
Максат: балаларны Ф. Яруллинның «Чыпчык» шигыре белән таныштыру һәм шигырь аша кышлаучы кошларга ярдәм итү гадәте формалаштыру.
Программаның бурычлары:
Тәрбияви: туган як табигатенә игелекле, сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, кошлар тормышы белән кызыксыну һәм аларга ярдәм итү теләген үстерү; балаларда татар язучыларының әкиятләрен һәм хикәяләренә карата ярату тәрбияләү; сак эшләү осталыгын үстерү.
Үстерүче: сөйләм активлыгын үстерү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыру; табышмаклар чишәргә, образлы фикерләүне үстерергә өйрәтү; күз игътибарын, хәтерне үстерү ; балаларны губка белән рәсем ясарга өйрәтү; вак кул моторикасын үстерү.
Белем бирүче: тәрбияченең күрсәтмәләрен игътибар белән тыңлау күнекмәләрен формалаштыру; балаларның чыпчыклар турында белемнәрен ныгыту, кышлаучы кошлар турында белем формалаштыру; рәсем сәнгатенә кызыксыну уяту.
Көтелгән нәтиҗәләр: Балаларны Фәнис Ярулинның «Чыпчык» шигыре белән таныштыру һәм губка белән рәсем ясарга өйрәтү.
Аерым эш: практик эш вакытында балаларга ярдәм итү.
Сүзлек эше: кошлар, баш, койрык, тырнак, канатлар, бөртекләр, чик-чирик, чыпчык.
Алдан эшләнгән эш: урамда йөргәндә кошларны күзәтү, кошларны ашату, аларның төсен, гадәтләрен игътибар белән карау; участокка очып килгән кошларны тану һәм аларны әйтү; дидактик уен: «Кошлар турында рәсемнәр»; балаларны язучы Фәнис Яруллинның иҗаты белән таныштыру; Фанис Яруллинның «Чыпчык» дигән шигырен уку.
Методик алымнар: күрсәтү, мактау.
Җиһазлау: Магнитофон һәм «кошлар тавышы» аудиоязмасы, кошлар (саескан, чыпчык, песнәк, карга) сурәтләнгән иллюстрацияләр.
Таратма әсбаплар: яртылаш кисеп алынган губкалар, көрән һәм кара гуашь, А5 форматындагы чыпчык рәсеме белән кәгазь битләре, эретелгән гуашь белән тәлинкәләр, салфеткалар.
Шөгыль барышы:
Тәрбияче: исәнмесез, балалар, Фәнис Яруллинның «Чыпчык» дигән матур шигырен укып китик әле.
Тәрәз каршына
Килгән бер чыпчык.
Миңа кычкыра:
— Чык әле, ди, чык.
Алдый ул, беләм,
Гел шулай итә.
Йөгереп чыксам,
Оча да китә.
(«Кошлар тавышы» язмасы яңгырый)
Тәрбияче: балалар, ишеттегезме?
Балалар: әйе
Тәрбияче: кемнәрнең җырлавын ишеттегез?
Балалар: кошлар җырлавын.
Тәрбияче: әйе, дөрес балалар. Ә без кошларны кайда күрә алабыз? аларның җырлавын кайда ишетә алабыз?
Балалар: урамда, урманда, балалар бакчасы участогында.
Тәрбияче: әйе, балалар. Без сезнең белән участокта йөргәндә кошларны күзәттек. Балалар, безнең участокка нинди кошлар оча?
Балалар: чыпчыклар, каргалар, күгәрченнәр.
Тәрбияче: балалар, бүген безнең агачка бер кош очып килде. Мин хәзер сезгә табышмак әйтеп китәм, ә сез агачка нинди кош очып килгәнен әйтерсез.
Балалар: Чыпчык.
Тәрбияче: әйе дөрес, балалар бу чыпчык. Чыпчык – кечкенә, хәрәкәтчән кош.
Тәрбияче: менә карагыз әле, безгә бүген чыпчыклар очып килгәннәр. Ләкин алар шулкадәр туңганнар, ап-ак булып килгәннәр. Чыпчыкларга ничек ярдәм итеп була?
Балалар: канатларын буяп.
Тәрбияче: дөрес, балалар, ләкин башта без аны игътибар белән карыйк. Кошларда нәрсә бар?
Балалар: тән, баш, койрыгы, күзләре, канатлары.
Тәрбияче: балалар, ничек уйлыйсыз, чыпчыкларга канатлар ник кирәк?
Балалар: очарга.
Тәрбияче: балалар, күрсәтегез әле, чыпчыклар ничек оча.(балалар күрсәтәләр)
Тәрбияче: чыпчыклар нәрсә ашыйлар?
Балалар: бөртекләр.
Тәрбияче: дөрес, балалар. Ә чыпчык ничек кычкыра?
Балалар: Чик-чирик.
Физкультминутка «Без чыпчыклар»
Чыпчыклар ояда утыралар (балалар утыралар)
Һәм як-якка карыйлар. (башын читкә боралар)
Алар очарга телиләр (кулларын селкетәләр)
Алар барысы да әкрен генә очалар.
Һәм урыннарына кире кайталар.
(уеннан соң балалар үз урыннарына утыралар)
Тәрбияче: балалар, чыпчыклар нинди төстә?
Балалар: көрән.
Тәрбияче: дөрес, чыпчыклар безнең көрән төстә. Буяу өчен без нинди төс алабыз?
Балалар: көрән.
Тәрбияче: әйе. Балалар без бүген чыпчыкларны менә шундый губка беләнн сеңдереп буыячакбыз. (Тәрбияче ничек буярга икәнен балаларга күрсәтә, балалар эшне башкаруга керешәләр. Тәрбияче аякларын ясарга ярдәм итә, ә күзләрен балалар үзләре бармаклары белән ясыйлар. Тәрбияче һәр балага индивидуаль якынлаша һәм ярдәм итә.)
Тәрбияче: булдырдыгыз, балалар. Шундый матур итеп чыпчыкларны буядыгыз.
(эшләр күргәзмәсен оештыру).
Нигаматуллина Гөлнара Фирдановна, Балтач, 3нче гомуми үстерү төрендәге балалар бакчасы.
Фото Фрипик сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев