«Эколята» – табигать яклаучылар» тәрбия дәресе
Табигатьнең матурлыгы, чисталыгы бары тик үзебездән тора!
Алдан ук, саф һавада йөргәндә, табигать матурлыгын, чисталыгын күзәттек. Һәм махсус җиргә сибелгән конфет кәгазьләре, пластик савытларның аунап ятканнарын күреп, балаларның игътибарын шунда җәлеп иттем. Чүпләрне җыеп, савытына тутырдык, балаларда коелган яфракларны җыеп, чүп савытына түгү теләген күреп, күңелгә рәхәт булып китте.
Тәрбия дәресен группада дәвам иттек. Дәрес төрле күрсәтмә материаллар тәкъдим итү, табышмаклар әйтү белән үрелеп барды. Балаларның күңеленә әкият геройлары Шалун, Тихоня, Умница һәм Елочка бигрәкләр дә ошады. Хәрәкәтле уеннар да җыештыру, чистарту кебек юнәлешләргә туры китереп сайланган иде.
Балалар, берсеннән-берсе уздырып, өйдәге уенчыкларын җыярга да, тәртип сакларга да әзер икәнлеген әйттеләр. Хәтта Азамат әтисенең җиргә кәгазь ташлагач, әнисенең бик каты ачуланганын да әйтте. Динә авылдан әбисенең чүпләрен капчыкка тутырып, машинага алып чыкканын да искә алды.
Бу дәрестә балалар табигатьне сакларга, аны пычратмаска, чүпләмәскә икәнлеген аңладылар. Һәм мин дә, тәрбияче буларак, тагын бер тапкыр балаларның әти-әниләрен, өлкәннәрне кабатлаганын аңладым. Димәк, тәрбия безнең үзебездән башлана.
Тирә-юньне, табигатьне сөю, саклау культурасы һәркемдә булырга тиеш.
Гарифуллина Алсу Азат кызы, 125нче балалар бакчасы тәрбиячесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев