Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Дуслык аланы

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен брейн-ринг үткәрү өчен сценарий.

Халык сәнгате һәм халыкларның  мәдәни мирас елына багышланган брейн-ринг.
«Дуслык аланы»
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен.
Максат: балаларның Идел буенда яшәүче халыклар турындагы белемнәрен гомумиләштерү.
Бурычлар:
Белем бирүче: башка милләт халыкларының мәдәнияте, сәнгате, йолалары
турында белемнәр бирү;
Үстерүче: Идел буенда яшәүче халыкларның милли киемнәре, йола
бәйрәмнәре, милли бизәкләре турында белемнәрне гомумиләштерү аша
логик фикерләүне үстерү.
Тәрбияви: башка милләт халыкларына карата дуслык, хөрмәт хисләре
тәрбияләү.
Җиһазлау : проектор, ноутбук, кечкенә өстәлләр, 2 командага киендерү
өчен курчак үрнәкләре һәм татар, чуваш, рус, башкорт халыкларының милли
киемнәре , конвертлар.
Балалар белән алдан эшләнгән эш: Идел буе халыклары тормышын
чагылдырган албомнар карау, халык уеннарын өйрәнү, милли кием
үрнәкләрен карау, йола бәйрәмнәре турында әңгәмә үткәрү.
Барышы.
Зал төрле халыкларның кул эшләре, көнкүреш әйберләре белән матур
итеп бизәлгән. Катнашучылар санынча ике якка урындыклар тезелгән. Идел
буе халыкларының музыкасы яңгырый.
Алып баручы: Балалар, без кайсы республикада яшибез? Безнең
республикада нинди халыклар яши? Шушы халыклар турында белемнәрне
тикшерү өчен ике командага бүленеп «Дуслык аланында» брейн-рингта
ярышабыз бүген. Хөрмәтле жюри ике команданың очколарын санап, уен
ахырында нәтиҗә ясар.
1 нче ярыш халыклар дуслыгы — Татарстан байлыгы дип атала. Чөнки
бездә 120 дән артык милләт кешесе яши. Сез бу халыкларны беләсезме? Һәр
команда чиратлап Татарстанда яшәүче халыкларны атарга тиеш. Кайсы
команда туктап кала, шул җиңелә.
2 нче ярыш. Бәйрәмнәр дип атала. Тәрбияче Идел буе халыкларының
бәйрәм исемен әйтә. Бу бәйрәмнең кайсы халыкныкы булуын алдан әйткән
командага очко бирелә.
— Сабантуе ( татар халкының бәйрәме)
— Каравон ( рус халкының бәйрәме)
— Питрау ( керәшен халкының бәйрәме)
— Семык — ( мари халкының милли бәйрәме)
— Балтай — ( мордва халкының милли бәйрәме)
— Гырон-быдтон ( удмурт халкының милли бәйрәме)
— Уяв ( чуваш халкының милли бәйрәме)
Бала:
Зур бер гаилә булып,
Төрле милләт халыклары
Дус яшиләр бергәләп.
Җырлыйлар да, уйныйлар да
Күмәкләп тә берәрләп.
Ял итү максатыннан башкорт халкының " Тирмә" уенын уйнарга мөмкин.
3 нче ярыш «Бер сүз белән җавап бир» дип атала.
1 нче командага.
1. Син кайсы милләт кешесе ?
2. «Шүрәле» әкиятен кем язган? (Г.Тукай).
3. Татар халкының июнь аенда үткәрелә торган иң күңелле бәйрәме?
(Сабантуй).
4. 30 август нинди көн ул? (Республика)
5. Удмурт халкының милли ризыгы ничек атала? ( перепеч)
6. Рус хатын-кызларының баш киеме ничек атала? ( кокошник)
7. Йошкар Ола шәһәре кайсы республиканың башкаласы? ( Мари иле)
2 нче командага.
1. Син кайсы шәһәрдә яшисең? ( )
2. Рус халкы кайсы бәйрәмгә белен пешерә? ( Масленица)
3. Татарстан флагында ничә төс бар?
4. Чуваш хатын-кызларының баш киеме ничек атала? ( хушпу)
5. Башкортстанның башкаласы ( Уфа)
6. Татар халкының иң баллы ризыгы нәрсә? ( чәкчәк)
7. Чебоксар шәһәре кайсы республиканың башкаласы? ( Чувашстан)
4 нче ярыш «Мәкальләрне әйтеп бетер» (дәвам ит)
1 нче командага
1. Дуслыкта- .... ( көч)
2. Телләр белгән- ... ( илләр белгән)
3. Бергә эшлә, ... ( бергә ял ит)
4. Китап — ...( белем чишмәсе)
2 нче командага.
1. Иске дус ике яңа .....( дустан яхшырак)
2. Тел .....( күрке сүз)
3. Күп укыган- ..(.күп белгән)
4. Аз сөйлә, күп ...( эшлә)
5 нче ярыш. " Курчакларны киендер" дип атала. " 2 командага
конвертлар һәм икешәр курчак шаблоны бирелә. Курчакларны дөрес итеп
киендерергә кирәк. Дөрес һәм тиз киендергән команда җиңүче була. ( Бер-
берсен тикшерергә мөмкиннәр)
6 нчы ярышта төрле милләтләрнең символикасын пазл итеп җыярга
мөмкин. Яисә Идел буе халыкларының милли бизәкләре белән куляулыклар
бизәргә була.
Алып баручы: Хөрмәтле жюри, кадерле балалар. Брейн-ринг тәмам. Безнең
Татарстан республикасында төрле милләт вәкилләре дус булып, матур итеп
яши. Сезгә бүгенге ярыш ошады дип уйлыйм. Очколар саны әйтелә,
командаларга бүләкләр тапшырыла.
Кулланылган әдәбият
1. «Туган телдә сөйләшәбез» (5-7 яшь), З.М.Зарипова һ.б., Казан, «Фолиант»,
2020.
2. «Әсәрләр», Габдулла Тукай, Казан, Татарстан китап нәшрияте, 2020.
3. «Туган телем — Тукай теле», төзүче Нигмәтуллина Г.Г., Яр Чаллы, 2019.
5. Региональная программа дошкольного образования, Р.К.Шаехова РИЦ,
2020.
6. «Раз — словечко, два — словечко», Р.К.Шаехова, Казань, " Хәтер «, 2020.
7. «Балалар фольклоры һәм җырлы — сүзле йөз төрле уен» Төз. Н. Исәнбәт.
Казан: Татар китап нәшрияты, 2020 ел.
8. Галимов Ф. «Халык җырлары — олы мирасыбыз. » Мәгариф. — 2019. — No3.
9. Исәнбәт Н. «Отканга мәкаль, тапкырга табышмак.» Казан: Татар китап
нәшрияты, 2018.
10 . Нигъмәтҗанов М.Н. «Татар халык җырлары.» Казан: Татар китап
нәшрияты,2019.

Габидуллина Гүзәл Раиефовна, Казан шәһәре, 39нчы балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев