Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

«Чуар тавык» әкиятен өйрәнү

2-3 яшьлек төркем өчен сценарий.

Төркем: Иң кечкенәләрнең беренче төркеме 
Юнәлеш: Сөйләм үсеше

Төп белем бирү өлкәсе: «Сөйләм үсеше» белем бирү өлкәсе. 
Интеграль белем бирү өлкәләре: «Танып белү», «Физик үсеш», «Сәнгати-эстетик» белем бирү өлкәләре. 
Максат: Рус халык әкияте белән таныштыру.

Бурычлар:

Үстерешле: Балаларны халык авыз иҗаты әсәрләре белән таныштыруны дәвам итү, әкиятне тыңлау теләге тудыру. 
Тәрбияви: Әкият персонаҗларына карата кызыксыну, ярату хисе тәрбияләү. 
Белем бирү: Әкиятне ахырына кадәр бүлдермичә тыңлый белергә өйрәтү.

Алдан үткәрелгән эш: Әвәләү эшчәнлегендә тавык өчен ярма әвәләп ясау. 
Җиһазлау. Өстәл театры атрибутлары (әби, бабай, тавык, тычкан, сары төстәге йомырка), өй макеты, тавык эзләре, тары ярмасы, аудиоязма, ноутбук, буяу, мамык таякчыклары (ватные палочки), салфетка. 

Сүзлек эше: Йомырка, чуар, алтын, гади,тычкан.
Эшчәнлекнең барышы
Тәрбияче. Балалар, әйдәгез әле, урындыклар янына тезелешеп басыйк та, исәнләшеп алыйк. Исәнмесез, куллар, Чәбәк — чәбәк; 
Исәнмесез, аяклар, Тыпыр — тыпыр; 
Исәнмесез, күзләр, 1, 2, 3; 
Исәнмесез, бармаклар, Безнең кулда көч; 
Исәнмесез, иреннәр,(имитация); 
Исәнме, минем борын, Пиб — пиб; 
Исәнмесез, балалар, Сәлам, сәлам; 
Исәнмесез, апалар, Зур сәлам.

Булдырдыгыз, балалар. Урыннарыгызга утырышыгыз. Балалар, мин сезне бүген бер әкияткә кунакка алып барасым килә. Кунакка баргач үзеңне матур тотарга, акыллы, тәртипле булырга кирәклеген сез беләсез инде. Сез әзерме?
Балалар,тыңлагыз әле, нинди тавыш ишетәсез? (тавык кытаклаган тавыш ишетелә. Балалар тавык тавышын таныйлар) Әйе, бу тавык кытаклаган тавыш. Ә, тавык үзе кайда икән соң?

Дидактик уен «Тавыкны табыйк»

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, монда ниндидер эзләр бар. (балалар бу эзләрнең тавык тәпиенеке икәнлеген әйтәләр). Әйдәгез шул эз буенча барып карыйк (балалар эз буенча барып, йомырка салып утыручы тавыкны табалар). Менә кайда утыра икән ул тавык!
Кытаклап чыкты тавык,
Кытаклый ул, мактанып.
Нәрсәгә бик шатланган?
Чөнки йомырка салган.
«Әби килеп алсын — ди, -
Балалар куансын», — ди.

Балалар, карагыз әле, тавык бит йомырка салган. Йомырка нинди төстә? (сары) Бу йомырка гади түгел, алтын икән. Йомырка нинди формада? (түгәрәк).Түгәрәк булгач ул нишләргә мөмкин? (Тәгәрәргә, ватылырга). Бу алтын йомырканы шушы Чуар тавык салган. Әйдәгез, бу алтын йомырканы әби белән бабайга илтеп бирик. (балалар йомырканы әби белән бабайга илтәләр)

Балалар, димәк, без бүген «Чуар тавык» әкиятендә кунакта. Мин сезне шушы әкият белән таныштырып китәм, ә сез матур итеп утырыгыз да, мине игътибар белән тыңлагыз.

«Чуар тавык» әкияте сөйләнә. (Әкият өстәл театры итеп күрсәтелә).

Бер әби белән бабай яшәгән, ди. Аларның чуар тавыклары бар икән. Беркөнне тавык йомырка салган, нинди диген әле, гади йомырка түгел, алтын йомырка. Бабай йомырканы ватып караган — вата алмаган. Әби ватып караган — вата алмаган. Бер тычкан үтеп бара икән, йомыркага койрыгы белән тиеп киткән. Йомырка тәгәрәп тә төшкән, ватылган да. Бабай да елый, әби дә елый икән. Ә чуар тавык шунда болай дигән:
— Елама, бабай, елама ,әби, сезгә әле мин тагын салырмын, алтынны түгел — гади йомырка!

(Әкиятне сөйләп бетергәч, эчтәлеге буенча сораулар бирелә.)

Чуар тавык нинди йомырка салган һәм ул нинди төстә?
Әби белән бабай йомырканы нишләтеп карадылар?
Йомырканы кем ваткан?
Әби белән бабай нишләгәннәр?
Тавык аларга нәрсә дип әйткән?
Чуар тавык ничек итеп кытаклады? (кыт-кыт-кыт)
Әби йомырканы ничек итеп ватып карады? (тук-тук-тук)
Бабай йомырканы ничек итеп ватып карады? (тук-тук-тук)
Тычкан ничек итеп чыелдады? (чи-чи-чи)
Әби белән бабай ничек итеп еладылар? (и-и-и-и)

Тәрбияче: Безнең тавык — молодец! Ул әби белән бабайга бик күп йомырка салып бирәчәк әле. Әйдәгез, әле, тавык йомырка салган арада без дә тавыкларга әйләнәбез һәм уйнап алабыз.

Физминутка «Тавыклар» 

(Балалар чүгәләп утыралар)
Тавыклар уяндылар (Балалар торып басалар) 
Канатларын кактылар (Канат кагу хәрәкәте ясыйлар) 
Як-якка карандылар (Як-якка карап алалар) 
Җим чүпләргә булдылар. (Иелеп алалар) 
Тиз генә йөгерешеп (Йөгерү хәрәкәте) 
Чүпли дә башладылар. (Утырып идәнгә шакыйлар) 
Тук-тук-тук, ә җим юк. (Кулларын җәеп күрсәтәләр)

Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар. Балалар, тавыкны без нәрсә белән сыйлый алабыз? Ул нәрсәләр ярата? (Ярма). Әйдәгез, тавыкка ярманы үзебез ясыйбыз (балалар өстәл артына барып утыралар). Тәрбияче: (ак кәгазьгә чәчелгән тары ярмасын күзәтү) Карагыз әле, ярма нинди формада (Түгәрәк). Нинди төстә? (Сары). Алар зурмы әллә кечкенәме? (Кечкенә). Ә хәзер ярманы без үзебез ак кәгазь битенә төшерәбез. Карагыз әле, минем серле тартмам, анда безнең ярдәмчеләребез. Ачып карыйк әле. Балалар монда зәңгәр, кызыл, яшел, сары төсле буяулар бар. Ә безгә ярма ясау өчен нинди төс кирәк? (сары). Әйе балалар, ярманың төсе сары, шуңа без сары төстәге буяуны алабыз. Тагын безнең тартмада мамык таякчыклары бар. Пумала урынына без мамык таякчыклар кулланырбыз. Карагыз әле, ничек мамык таякчыгы буяуга чума һәм ак кәгазь битендә түгәрәк таплар калдыра. Ә хәзер сездә тавыкка ярма ясагыз (балалар эшлиләр, аларның эшләрен карап, кирәк булганнарына ярдәм итү)

Тәрбияче: Менә булды да, булдырдыгыз, балалар. Әйдәгез, әби белән бабайны шатландырыйк, ә тавыкны шушы ярма белән сыйлыйк (Балалар тәрбияче артыннан кабатлыйлар: «Аша тавык, аша»)

Тәрбияче: Балалар, әби белән бабай да, тавык та сезгә рәхмәт әйтәләр.


Азнакайның 9нчы «Салават күпере» балалар бакчасы, Гарипова Лилия Мәҗитовна, Гимаева Эльвира Фәнисовна, Ахунҗанова Светлана Юрьевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев