Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Чисталык – сәламәтлекнең нигезе

Бөтендөнья чисталык көне – сентябрьнең өченче шимбәсендә дөньяның күп илләрендә уза торган экологик акция.

Бөтендөнья чисталык көне – сентябрьнең өченче шимбәсендә дөньяның күп илләрендә уза торган экологик акция. Бу көнне чисталыкны саклауга юнәлдерелгән күптөрле чаралар оештырыла.

Чисталык – сәламәтлекнең нигезе

Чисталык кагыйдәләрен үтәү — үз-үзеңне тоту культурасының мөһим өлеше. Балаларның сәламәтлеге, аларның физик үсеше турында кайгырту аларны чисталыкка, пөхтәлеккә, тәртипкә мәхәббәт тәрбияләүдән башлана. Балачакта салынган гадәтләр кешедә гомерлеккә кала.

Файдалы гадәтләр тәрбияләүдә төп рольне ата-ана үрнәге уйный. Бала гаиләдә кабул ителгән кагыйдәләрне автомат рәвештә үзләштерә. Нәкъ менә гаиләдә, уртак өстәл артында балада яхшы гадәтләр формалаша. Олылар үрнәге һәрвакыт бала күз алдында, әгәр ата-аналар ашар алдыннан кулларын юмаса, баладан моны көтәргә кирәкми.

Чисталык күнекмәләрен үстерәбез

Шәхси гигиена

  • Үзеңнең тышкы кыяфәтеңне: киемнәреңнең пөхтәлеген, чәчләреңне, тырнакларыңны тәртиптә тоту.
  • Битеңне, кулларыңны, колакларыңны чисталап юа белү. Ашар алдыннан, урамнан кергәннән соң, бәдрәфкә барганнан соң кулларны юу.
  • Бары тик үзеңнең сөлгең, теш щеткасы, тарагың белән генә файдалану.
  • Ашаганнан соң авызны чайкау, тешләрне көнгә ике тапкыр чистарту.
  • Туалет кәгазеннән файдалана белү.
  • Кулъяулык куллану, төчкергәндә авызыңны каплау.
  • Өс киемеңнең һәм аяк киемеңнең пөхтәлеген кайгырту. Киемнәрне тиешле урынга элү.

Туклану гигиенасы

  • Өстәл артында үзеңне дөрес тоту, яхшылап чәйнәп, сөйләшмичә генә һәм ризыкны коймаска тырышып ашау.
  • Ашаганнан соң авызны тастымал белән сөртү.

Гигиена күнекмәләренә өйрәтүнең иң нәтиҗәле чарасы ул уен. Мәсәлән, «әниле-кызлы» уены балаларга күп кенә конкрет күнекмәләрне үзләштерергә ярдәм итә – ашар алдыннан кулларны юарга, тешләрне чистартырга, пөхтә итеп ашарга, өстәлне һәм бүлмәне җыештырырга, китаплар, уенчыклар һ. б. урынына алып куярга.

Боларны эшләмәскә тырышыгыз:

- балаларны артык ашыктыру

- белмәгән әйбере өчен ачыктан-ачык гаепләү

- ашаганда, юынганда артык шаяру һәм күңел ачу һ. б.

- ашау, киенү процессын артык озакка сузу һ. б.

Истә тотыгыз:

- барлык күнекмәләр дә әкренләп формалаша

- иң яхшы дәрес – олы кеше үрнәге

- һәр баланың үз зәвыгы һәм гадәтләре була.

Гарипова Венера Равильевна, Балык Бистәсе районы, "Дуслык" балалар бакчасы.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев