Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Чисталык – сәламәтлек нигезе

15нче октябрьдә бөтен дөньяда Халыкара чиста куллар көне билгеләп үтелә.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен кул юу – мәҗбүри һәм бик тә кирәкле гигиена процедурасы. Тәрбиячеләр балаларны балалар бакчасына керүнең беренче көненнән бу күнекмәгә өйрәтә башлыйлар. Балаларда шәхси гигиена күнекмәләре тәрбияләү аларның сәламәтлеген саклауда мөһим роль уйный, көнкүрештә, җәмәгать урыннарында үз-үзләрен дөрес тотарга ярдәм итә.

Халыкара "Чиста куллар" көне алдыннан безнең бакчада "Чисталык – сәламәтлек нигезе" дигән проект тормышка ашырылды.

Проектның беренче көнендә - кулларның чисталыгы турында әңгәмәләр үтте. Кулларны ни өчен юарга кирәк? Кулларны дөрес юу алгоритмы, пычрак кулларның зыяны турындагы иллюстрацияләрне карау - "усал микроблар" белән танышу булды.

Икенче көнне - су, сабын һәм сөлге турында мәзәкләр тыңлау һәм табышмаклар өйрәнү, Корней Чуковскийның "Мойдодыр" әсәрен һәм уку һәм мультфильмын карау оештырылды.

Өченче көнне "Чиста куллар – яхшы куллар" проектына йомгак ясадык.

Түбән Кама шәһәре 8нче балалар бакчасы, Гыйльметдинова Эльвира Иван кызы.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев