Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

«Башваткыч» интелектуаль уены

«Башваткыч» интелектуаль уены 5-7 яшьлек балалар һәм ата-аналар өчен, гаиләләр арасында ярыш рәвешендә уздырыла.

«Тел дигән дәрья бар,
Дәрья төбендә мәрҗән бар»

Бу мәкальдә халкыбыз телнең дәрьялардай иксез- чиксезлеген һәм тирәнлеген, тел байлыгының мәрҗәннәрдәй серле һәм могҗизалы булуын әйтергә теләгәндер. Һәр кеше үзенең туган телен белергә, туган теле аша мәдәниятен, гореф-гадәтен сакларга тиеш.

Тәрбиячеләрнең дә төп бурычларының берсе булып туган телне һәм тел аша мәдәниятен һәм горефгадәтләрне саклау тора. Шуның белән берлектә балаларны дөрес һәм чиста итеп туган телдә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү, баланың фикерләвен үстерү, сүзлек запасын баету тора. Мин бу бурычларны хәл итү максаты итеп балалар һәм ата-аналар өчен «Башваткыч» — интелектуаль-күңел ачу уенын оештырырга булдым.

Проектның максаты:

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның яшь үзенчәлеген исәпкә алып гомумкешелек һәм милли кыйммәтләре, тарихи һәм милли культура традицияләре нигезендә туган теле аша баланың төрле яклап үсешен тәэмин итү.

Проектның бурычлары:

1.Балаларның сөйләмен һәм аларның мөмкинлеген тәэмин итүче тел һәм предмет үстерү мохите булдыру.
2.Балаларда туган телне аралашу Һәм танып белү чарасы буларак үзләштерү.
3.Ата-аналар аша туган тел, милли гаилә тәрбиясе, мәдәни традицияләрне танып белүгә омтылышларын үстерү.
4.Ата-аналар белән эшләүне яңа формаларын кулланып, балаларга тел өйрәтү проблемасын гамәлгә ашыруда педагогик һөнәри компетентлыкны камилләштерү.

Проектның актуальлеге.

Бүгенге көндә балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларга үзләренең туган телләрендә интелектуаль уен аша белемнәрен сынап, баланың үз туган телендә танып-белү активлыгын үстерүе мөһим бурычларының берсе итеп проектның актуальлеген бер яктан билгеләсә, икенче яктан ата-аналар белән тыгыз эш алып бару идеясе бакча һәм гаиләнең үзара эшчәнлеген билгеләүдән гыйбарәт. 

Белем бирү учреждениесе һәм гаилә – безнең җәмгыятьтә ике төп социаль институт. Туган телне саклап калу процессынын эффектлыгыда аларның килешеп эшләүләреннән тора.

Проектның актуальлеге булып туган телне саклап, әти-әниләр белән нәтиҗәле шартлар һәм чаралар эзләү, балада телне өйрәнүгә булган кызыксынуга шартларны ачыклау тора.

Проектның планлаштырылган нәтиҗәләре:

1.Проектны гамәлгә ашыруда педагогик процессның бөтенлеген тәэмин итү һәм һәр баланың актуаль , перспективалы сөйләм үсеше ихтыяҗларын канәгатьләндерә торган әйләнә-тирә мохит булдыру.
2.Балаларда туган телне аралашу һәм танып белү чарасы буларак үзләштерү.
3.Татар халкы мәдәнияте белән танышу һәм аларда милли мәдәният турында белемнәр формалаштыру аша балаларны социлизацияләү.
4. Гаилә белән эшләүнең инновацион рәвешләрен сынау һәм гамәлгә кертү.

Казан шәһәре Вахит районының «Татар телендә тәрбия
һәм белем бирүче катнаш төрдәге 89нчы балалар бакчасы», Халикова Гөлшат Наилевна,беренче категорияле татар теле тәрбиячесе.

Фотолар шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев