Балаларга кроссворд
***
Сораулар:
Вертикаль: 1. Ике агай — тездән, калышмыйлар бездән, 2. Үзе кызыл төстә, түгәрәк формада, түтәлдә үсә торган яшелчә, 3. Агач түгел, тимер мин, тигез юлдан зур тизлектә шуам гына, йөгермим, 4. Сорыдыр төсе, үткендер теше.Урманда йөри, бозаулар эзли.
Горизонталь: 5. Җәй буе акыл сата, кышын боз булып ката, 6. Ике көпчәкле арба, утсыз да алга чаба, 7. Җир өстендә ак мамык, 8. Башы тауда, аягы диңгездә, 9. Алма дисәң дә алалар, нәрсә соң ул балалар? 10. Кечкенә генә йорт, эче тулы корт.
Хуббетдинова Гөләндәм Хәниф кызы, Чаллы, 41нче «Подснежник» балалар бакчасы.
Җаваплары: 1. Итек, 2. Помидор, 3. Тимераяк, 4. Бүре, 5. Бака, 6. Велосипед, 7. Кар, 8. Елга, 9. Алма, 10. Кыяр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев