Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Бала – табигатьнең бер өлеше

Чүпне сортларга аерып җыюны бакчадан ук башларга кирәк.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик белем бирү – педагогикада яшь һәм заманча юнәлешләрнең берсе булып тора. Бу балаларда әйләнә-тирә дөньяны кабул итү, ярату хисләре тәрбияләү һәм Җир-анага карата сакчыл карашта булу кебек күренешләрне үз эченә ала.

Балаларны табигать белән таныштырганда, эстетик, патриотик, әхлакый яктан тәрбия бирү юнәлешендә дә шактый гына мөмкинлекләр ачыла. Табигать белән аралашу баланы рухи яктан баета, бала шәхесендә уңай әхлакый сыйфатлар формалаштыруга этәргеч бирә.

Яшь балада табигатькә карата җаваплы караш формалаштыру – катлаулы һәм озак процесс. Баланың дөньяны танып белүе вакытында, табигатьтәге төрле объектлар  белән эшчәнлек алып бару мөһим. Мисал өчен, табигать кочагына оештырылган экскурсияне генә алыйк.

Бала андагы һәр агач, һәр яфрак, һәр кош, һәр бөҗәк һ.б. белән аерым таныша, алар турында тәрбиячесеннән шактый гына мәгълүмат ала. Безнең районда гына яшәүче кошлар һәм хайваннар, төбәгебездә генә булган үсемлекләр турында балалар аеруча яратып һәм бирелеп тыңлый. Шуңа күрә, экологик тәрбия эшчәнлегендә моны истә тоту бик мөһим.

Кеше, шул исәптән, бала да, әйләнә-тирә дөньяның бер өлеше булып тора. Игътибар итсәк, хәзерге кешелек җәмгыятендә проблемалар шактый, алар арасында табигать белән бәйлеләре дә җитәрлек. Менә шул катлаулы мәсьәләләрне кече яшьтән үк чишү юлларын табарга кирәк. Мисал өчен, иң кискен һәм актуаль проблемаларның берсе – әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләсенә тукталыйк.

Яз җитү белән, юл читләрендә, җәмәгать урыннарында кышын кар астында качып яткан чүпләр пәйдә була. Бу, әлбәттә, иң ямьсез күренешләрнең берсе булып санала. Балага моны күрсәтергә, табигатьнең чүпләнүен, әлеге күренешнең күңелсез хәлләргә китерүен аңлатырга кирәк. Шулай ук бала моның нилектән килеп чыгуына да төгәл төшенергә тиеш.

Бу, әлбәттә, кеше эшчәнлеге, аның табигатькә карата тискәре йогынтысы белән бәйле – кеше нәрсәнедер куллана, кирәкмәгән өлешен тиешле булмаган урынга ташлый. Әмма балага шуны аңлату кирәк: әгәр дә чүпне тиешенчә һәм сортларга аерып җыясың икән, мондый хәл килеп чыкмый.

Моңа бәйле рәвештә, табигатьнең чисталыгын кече яшьтән кайгыртуны – чүпне сортларга аерып җыюны бакчадан ук башларга кирәк. Шушы юнәлештә төрле эчтәлекле шөгыльләр оештыру, уеннар уйнату тиз арада үз нәтиҗәсен бирергә сәләтле. Әлеге эшчәнлеккә баланың гаиләсен дә тарту отышлы. Әгәр дә гаиләдә үрнәк күрсәтелә, башлангыч орлыклар салына – чүп сортларга аерып җыела икән, бала моны шушы тәртиптә алга таба да дәвам итәчәк дигән сүз. Димәк, бала табигатьнең бер өлеше булып тора һәм ул Җир-анабызны сакларга өйрәнергә тиеш. Чөнки, табигать безне ашатучы да, киендерүче дә, рухи азык бирүче дә.

Балтач районының “Катнаш төрдәге “Тургай” Норма балалар бакчасы” логопеды Муллагалиева Алсу Юныс кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев