Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Бакчага барганда уйныйбыз

Балалар бакчасына бару һәм кайту юлын файдалы итеп уздырырга мөмкин.

Балалар бакчасына бару һәм кайту юлы күпмедер вакытны ала. Бу вакытны мавыктыргыч һәм бала өчен файдалы итеп уздырырга мөмкин.

Сезгә элементар математик күзаллаулар формалаштыру буенча дидактик уеннар тәкъдим итәбез. Әлеге уеннар аша, бала фикер йөртергә, күзәтергә, анализларга, нәтиҗәләр ясарга өйрәнә. Уеннар барышында хәтер, игътибар, кабул итү, бәйләнешле сөйләм үсә. Мондый «юл дәресләре» балаларны һәм ата-аналарны үзара якынайта. Ә иң мөһиме – бала моның уен гына түгел, ә дәрес-шөгыль икәнен сизми дә кала.

Игътибар үсешенә уеннар

«Иң биек, иң тәбәнәк»

Уен балада предметларның зурлыгы турында күзаллаулар формалаштыруга юнәлдерелгән. «Миңа иң биек йортны күрсәт». «Ә хәзер тәбәнәк йортны күрсәт». Шулай ук чагыштыру өчен башка теләсә нинди предметны — агачларны, эскәмияләрне сайлап алырга мөмкин.

«Кызыклы фигуралар»

Бу уеннарны кыш көне, җепшек кар яуганда үткәрү яхшы. Төрле зурлыктагы кар көрчекләре ясарга аларны бергә беркетергә мөмкин. Җәй көне комда уйнарга, төрле формалар кулланып, «куличиклар» ясарга була.

Фикерләүне үстерүгә уеннар

Мондый уеннар бик күп. Алар өчен өстәмә күрсәтмә материал кирәк булмаячак. Тирә-ягыгызга карагыз, сезнең уенны башлау өчен барысы да бар.

«Нәрсәгә охшаган» уены (бәйләнешле монологик сөйләмне үстерү, баланың иҗади сәләтләрен үстерү)

Балага охшаш сүзләр (чагыштырулар) табарга тәкъдим ителә

Ак кар (нәрсәгә) охшаган

Боз…

Куе томан…

Яңгыр…

Кояшта ялтырап торган пәрәвез…

Көн нәрсәгә охшаган…

«Зурдан кечкенәгә»

Төрле зурлыктагы яфракларны җыеп алыгыз да баладан аларны иң зурысыннан иң кечкенәсенә таба яки киресенчә таратып салуын сорагыз.

«Төс буенча урнаштыр»

Бу уен алдагысына охшаган. Тик хәзер яфракларны төсләренә карап урнаштырырга кирәк.

«Бергә күңеллерәк» уены (сүзлек запасын системалаштыру.)

Ике сүзгә туры килә торган уртак бер сүз өстә. Мәсәлән:

  • Әни, ул (кыз) - нәрсә эшлиләр?
  • Оча, чукый – нәрсә ул?
  • Агач, чәчәкләр – нишлиләр?
  • Утыра, басып тора – кем?
  • Мәче, эт – нишлиләр?
  • Шаулый, исә – Нәрсә?
  • Яңгыр, кар – нишлиләр?

«Сүзләр чылбыры» уены (сүздә беренче һәм соңгы авазны аерып чыгара белүне беркетергә)

Олы кеше һәм бала чиратлашып теләсә нинди сүзне атыйлар.

Мәсәлән: мәче-елга-авыл-лимон-нарат-табак-кәбестә.

«Күңелле исемнәр» уены (исемне сыйфат белән яраштыру)

Тирә-якта бертөрле предметлар күп. Син нинди исемнәр әйтә аласың? (йортлар, агачлар, яфраклар, күлләвекләр, кар көртләре, баганалар, тәрәзәләр). Алар нинди була ала? Биек йорт, матур агач, сары яфрак, тирән күлләвек. Көн саен бер сүзгә төрле билгеләмәләр сайлап алырга мөмкин. Мәсәлән: кирпеч йорт, биек йорт, матур йорт, күпкатлы йорт, таныш йорт.

«Сүзләр дуслыгы» уены (катлаулы сүзләр ясалу)

Җиләк – кура җиләге, яфрак – үги ана яфрагы, җылыта – җылыткыч, оча – очкыч, җилләтә – җилләткеч һ.б.

«Бергә саныйбыз»

Уен логик фикерләүне үстерә. Сез бала белән машиналарны, йортларны, агачларны саный аласыз. Бергә санарга була, балага мөстәкыйль санарга тәкъдим итәргә була, чират буенча санарга була. Иң мөһиме, бу күңелле һәм кызыклы булсын.

Балаларыгыз белән уйнагыз һәм балаларыгызны мактарга онытмагыз!

Солтанова Люция Хәмитовна, Балтач районы Сосна авылы балалар бакчасы.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев