Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Әкияттә кунакта

Театр эшчәнлеге — балалар иҗатының иң киң таралган төре.

Ул балага якын һәм аңлаешлы, бала тормышында чагылыш таба, чөнки театр уен белән бәйле.

Театр уеннарында катнашып, балалар образлар, төсләр, авазлар аша, тирә-юнь белән танышалар. Әкиятләрне драматизацияләгәндә балаларда иҗат сәләте үсә.

Безнең 108 нче номерлы «Бәхетле балачак» балалар бакчасында балаларга еш кына үзләрен артист итеп тоярга мөмкинлек бирәләр.

Бакчабызда октябрь аенда булган «Әкияттә кунакта» проект эшчәнлеген йомгаклау өлеше итеп, балалар белән әкиятләр сәхнәләштерү оештырылды.

12 нче уртанчылар төркеме, зурлар төркеме алдында «Йомры икмәк» әкиятен сәхнәләштерде. Аларга җавап итеп 14 нче зурлар төркеме «Теремкәй» әкиятен күрсәтте.

Театр күрсәтү җиңел эш түгел. Рольнең сүзен ятларга, күп репитиция ясарга, шул герой булып кыланырга, сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнергә кирәк. Шулай булса да балалар бик теләп, кызыксынып әзерләнделәр. Миңа калса, бик кызыклы, дулкынландыргыч килеп чыкты әлеге кичә. Балалар үзләре дә бик кәнагать калдылар. 
Кичәбездән шат күңел һәм алга таба әти-әниләр һәм башка кунаклар каршында да чыгыш ясарбыз дигән ният белән таралыштык.

Гөлнар Мөхәммәдиева, Айсылу Киямова, Чаллы, 108нче «Бәхетле балачак» балалар бакчасы.

Фото шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев