Әкияти урманга сәяхәт
Шөгыльнең максаты – табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.
Максат: табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү; балаларның кызыксынучанлыкларын үстерү; сорауларга дөрес итеп җавап бирүләренә ирешү; тирә-юньдәгеләргә карата ярдәмчел булырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә кирәклекне ассызыклау.
Җиһазлау: әби, куян, йомры икмәк, агачлар, чәчәкләр, конфет кәгазьләре, мамыклы таякчыклар, кашыклар, саескан, агач төбе, капчык, балта, тарак.
- Хәерле көннәр, нәни дусларым. Сез минем белән әкияти урманга сәяхәткә барырга телисезме?
- ( ).
- Бик яхшы. Дусларым, урманда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерик әле.
- (Шаулама, чүпләмә, рәнҗетмә.)
- Әйе, дусларым, сез бик дөрес әйттегез. Урманда шауларга, чүпләргә, кошларны рәнҗетергә, агачларны сындырырга ярамый. Нәниләрем, карагыз әле: безнең кояшыбыз нигәдер бик моңсу, ни өчен шулай икән?
- (Кояшның нурлары юк.)
- Шулай, дусларым. Без сезнең белән әкияти урманда төрле биремнәр үтәрбез. Һәр биремне дөрес итеп үтәсәгез, мин сезгә нурлар бирермен. Сез әзерме.
- ( ).
- Киттек сәяхәткә. Безне урманның хуҗабикәсе Әби каршы ала. Әби белән исәнләшик әле.
- (Исәнме, әби).
- Исәнмесез, балалар.
- Әби, без синең урманыңа сәяхәткә килгән идек, керергә рөхсәтме?
- Мин урманыма матур кызлар, батыр малайлар килүенә бик шат.
Ләкин мин куярмын бер шарт. Әлеге рәсемнәрнең ниләр икәнен малайлар әйтсен әле.
- (Аю, керпе).
- Яхшы. Ә бу рәсемнәрне кызлар карап, нинди агачлар булуын әйтсеннәр әле.
- (Каен, имән, чыршы).
- Дөрес, ләкин бирем моның белән генә бетми: әлеге сүзләрне иҗеккә бүлеп, сүзнең беренче авазларын әйтергә кирәк.
- ( ).
- Балалар, сез бик күп беләсез икән. Минем урманыма рәхим итегез.
- (Рәхмәт, әби).
- Сез әбинең биремнәрен үти алган өчен мин сезгә кояш нуры бирәм.
- Балалар, карагыз әле: нинди матур урман, ничек тәмле урман исе. Әйдәгез иснәп карагыз әле.
Балалар урмандагы агачлар исен исниләр. Йомры икмәк тәгәрәп килә.
- Нәни дусларым, нәрсә бу.
- (Йомры икмәк).
- Ул безнең янга кайсы әкияттән килгән соң?
- («Йомры икмәк» әкиятеннән).
- Әлеге әкиятне кайсы халык иҗат иткән?
- (Рус халкы иҗат иткән)
- Әкияттә йомры икмәкне нәрсә ашый әле?
- (Төлке ашый).
- Безнең юлда төлке очрамады бит. Әйдәгез йомры икмәкне шул якка тәгәрәтик. Төлкегә эләгә күрмәсен.
- Сез йомры икмәккә ярдәм иткән өчен мин сезгә тагын кояш нуры бирәм.
- Әйдәгез, дусларым, юлыбызны дәвам итик. Нинди матур Куян утыра. Әйтегез әле: куяннар ничек сикерә.
- ( ).
- Ә нигә бу куян сикерми?
- ( ).
- Дөрес, дусларым, әти-әниләрнең сүзләрен тыңларга кирәк. Әлеге куян кайсы әкияттә яши?
- («Куян кызы» әкиятендә).
- Дөрес. Әлеге әкиятне кем иҗат иткән?
- (Абдулла Алиш иҗат иткән).
- Бик дөрес, дуслары. Әйдәгез бака яфрагы табып, Куянның аягын бәйлик әле. Әлеге яфрак аңа тизрәк төзәлергә ярдәм итәр. Куянга ярдәм иткәнегез өчен сезгә кояш нуры бирәм.
- Балалар, никадәр чүпләр бар монда. Ниндидер тәртипсез балалар үзләренең чүпләрен ташлап калдырганнар. Дөрес эшләгәннәрме алар?
- ( ).
- Чирәмгә утырыйк та әлеге кәгазьләрдән күбәләкләр ясыйк.
- Ә хәзер күбәләкләр кебек биеп алыйк. Ә мин әлеге агач төбенә утырып сезне карап торыйм әле.
- Нәни дусларым, мин ниндидер кашыклар таптым. Нинди кашыклар булырлар икән алар?
- (Өч аюның кашыгы).
- Балалар, аюларның хәтерләре бик яхшы була. Алар әлеге кашыкларын монда куеп кына торганнардыр, тизрәк урынына куйыйк. Әлеге өч аю кайсы әкияттән соң?
- («Өч аю» әкиятеннән).
- Әйе, дусларым, сез бик дөрес әйттегез. Ә менә «Өч аю» әкиятен Лев Толстой дигән бөек язучы иҗат иткән. Сез аның турында үскән саен күбрәк өйрәнерсез әле. Дөрес җавапларыгыз өчен сезгә тагын бер кояш нуры бирәм.
- Әйдәге, дусларым, юлны дәвам итик. Балалар, ниндидер капчык ята. Кемдер югалткан инде аны. Ничек уйлыйсыз: нинди капчык икән ул?
- (Кәҗә белән Сарыкның капчыгы).
- Ә алар кайсы әкият геройлары соң?
- («Кәҗә белән Сарык» әкиятенең геройлары).
- Балалар агачтагы әлеге кошны кем белә: нинди кош ул?
- (Саескан).
- Дөрес. Ул ниндидер язулы кәгазь капкан. Нинди язу икән, укып карыйк әле.
- Дусларым, сезне әлеге капчык эчендә бүләк көтә. Ул бүләкләрне кайсы шагыйрь әзерләгәнен белер өчен сезгә капчык әчендәге әйберләрнең кайсы әкияттән булуын һәм әлеге әкиятне кем язуын белергә кирәк.
- Сез әзерме, балалар? Әзер икәнсез, мин капчык эчендәге әйберне алам. Бу нинди тарак соң?
- (Алтын тарак)
- Алтын таракны кем таба әле?
- (Алтын таракны малай таба).
- Ул малай кайсы әкияттә яши соң?
- («Су анасы» әкиятендә),
- Әйдәгез «Су анасы» уенын уйнап алабыз.
Уен ике тапкыр кабатлана.
- Капчыкта тагын ниләр бар икән. Ай, дусларым, ничек минем кулым киселмәде икән. Бу нәрсә әле?
- (Балта).
- Кемнең балтасы булыр икән ул?
- (Былтырның балтасы).
- Былтыр исемле малай кайсы әкияттән әле?
- («Шүрәле» әкиятеннән).
- Дөрес, нәниләрем. Әлеге әкиятләрне кем язган соң?
- (Габдулла Тукай иҗат иткән).
- Менә сезгә әлеге бүләкләр кайсы язучыдан икән.
Бүләкләр бирелә.
- Дусларым, сез бүген ничә кояш нуры алдыгыз. Аны белер өчен без урманда ниләр эшләгәнне әйтик әле.
- (Әбинең биремнәрен үтәдек, Йомры икмәккә ярдәм иттек, Куянга булыштык, күбәләкләр ясадык, нинди кашыклар икәнен белдек, капчык эчендәге әйберләрнең кайсы әкияттән булуларын белдек).
- Ничә бирем үтәгәнсез?
- (Алты бирем үтәгәнбез).
- Димәк, ничә нурыгыз булган?
- (Алты нурыбыз булган).
- Сез урманда нинди яңалыклар белдегез?
- (Авырткан җирне бака яфрагы белән бәйләсәң, тиз төзәлгәнен; «Өч аю» әкиятен Лев Толстой язганын).
- Дусларым, безгә кайтырга вакыт инде. Әкрен генә сөйләшә- сөйләшә кайтыйк. Бүгенге эшчәнлек турында сез кемнәргә сөйләр идегез.
- ( ).
- Ә мин, дусларым, бүгенге эшчәнлек турында «Көмеш кыңгырау» газетасында эшләүче якташыбыз Резеда апа Гасимовага сөйлим. Газетадан укып сезнең нинди уңган балалар булганыгызны башкалар да белсен әле.
- Дусларым, әбигә рәхмәтебезне әйтеп, аның белән саубуллашыйк әле.
- (Бик зур рәхмәт, әби. Сау бул)
- Сау булыгыз, балалар. Мин мондый тәртипле балаларны бик яратам, тагын килегез.
- Дусларым, мин сезнең шундый тәртипле, акыллы, кызыксынучан булганыгызга бик сөенәм Сез зур үскәч тә урманның чын дуслары булырсыз әле. Кояшыбыз моңсуланып утырмасын. Аңа нурларын куйыйк. Безнең кояшыбыз да елмайды, димәк, аңа да сезнең эшчәнлек бик ошаган. Афәрин, дусларым.
Гильмутдинова Эльвира, Кукмара шәһәре, «Чулпан» балалар бакчасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев