Акча әлифбасы
Өлкәннәр төркемчәсендә финанс грамотасы эшчәнлеге эшкәртмәсе.
Максат: Балаларга «акча», «тәңкә», «банкнота», «пластик карта» төшенчәләренең
асылын ачу. Балаларны пластик акча картасы белән таныштыру.
Бурыч:
Белем бирү:
Акча, электрон акча төшенчәсен һәм аны банк карталары ярдәмендә ничек кулланырга
мөмкин икәнлеген аңлату. Гаилә бюджетына каян акча килүе һәм аның ничек бүленеше
турында белем бирү.
Үсеш бирүче:
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда беренчел элементар финанс грамоталылыгы турында
күзаллауларын формалаштыру. Тәңкәләрне, купюраларны, банкнотларны, пластик
карталарны аера белергә өйрәтү. Акча, тәңкәләр, карталар белән дөрес эш итү
күнекмәләрен үстерү.
Тәрбия:
Балаларда төп кыйммәтлә —табигый күренешләр, гаиләдәге татулык, дуслык, якын
кешеләрнең шатлыгы, сәламәтлек — акчага сатып алып булмый икәнен аңлау
формалаштыру. Кызыксынуларын, фикерләүне, хәтерне, игътибарлылыкны үстерү.
Алдан эшләнгән эш: банкомат белән кулланырга өйрәнү.
Материал һәм җиһазлар: акча, тәңкәләр, банкнотлар, пластик карта, банкомат.
Эшчәнлек барышы: 1.Оештыру өлеше.
Балалар карагыз әле, безгә бүген күпме кунак килгән. Әйдәгез әле аларга
хәерле иртә телик һәм аларның хәлләрен белешик.
Балалар: Хәерле иртә! Хәлләрегез ничек?
Тәрбияче: Балалар сез бакчага нинди кәеф белән килдегез? (Әйбәт кәеф) Ә
кәефебез тагын да яхшырсын өчен әйдәгез тылсымлы сүзләр әйтәбез.
Дуслар елмаеп караса
Дөнья яктырып китә.
Я кайсыгыз дусларына
Елмаю бүләк итә. (бер-берсенә карап елмаялар)
Тәрбияче: (сюрприз моменты)Балалар, хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм.
Матур сандык,
Капкачында тишеге.
Һәрвакыт киштәдә тора,
Тәңкәләр салып барам. Нәрсә микән ул? (копилка)
-Безнең бүлмәдә бармы ул? Игътибар белән карагыз әле. (табалар)
-Нәрсә өчен кирәк ул?
-Акча җыяр өчен(Балалар җавабы)
-Дөрес балалар, ә сез ничек уйлыйсыз, кешеләр нәрсә өчен акча җыялар?
Кыйммәтле әйберләр алыр өчен. Ә нәрсә соң ул кыйммәтле әйберләр?
Әйдәгез бу сорауга җавап табу өчен уен уйнап алабыз.
2. (төркем белән эш)Дидактик уен.«Акча нәрсә өчен кирәк »
Балалар, хәзер без пазл төзеп безгә акча нәрсә өчен кирәклеген ачыкларбыз.
Әйдәгез хәзер төркемнәргә бүленәбез һәм пазлыны төзибез. Балалар без бу
рәсемнәр турында нәрсә әйтә алабыз, әйдәгез кем сөйли беренче. (Җыелган
рәсем турында бала сөйли.) (рәсемнәрне җыялар, акча нәрсә өчен кирәк
икәнен рәсемнән карап сөйлиләр)
— ашамлыклар сатып алу өчен;
-кием-салым алу өчен
— автомобиль алу өчен
-диңгезгә ял итәргә бару өчен
— коммуналь хезмәтләр өчен түләү (газга, утка);
-мебель алу өчен.
Экранга күз салыйк әле. (пазлыда җыелган рәсемнәр экранга чыга, кабатлап
алабыз) Акча безгә нәрсәгә кирәк булды?
-Булдырдыгыз балалар!
3. (мөст.эш)Әйтегез әле, барлык әйберне дә акчага сатып алып буламы?
(Юк.) Ярый, мин сезнең белән килешәм һәм бер уен тәкъдим итәм. Нәрсәне
акчага сатып алып булмый икән. Сез капланган рәсемне әйләндерәсез һәм
үзегезнең фикерегезне белдерәсез. Әйдәгез кем чыга? Мәрьям карточканы
сайла һәм борып иптәшләреңә күрсәт. Сез ничек уйлыйсыз, монда нәрсә
ясалган? (әти-әнисе, балалар) Әйе балалар, гаилә. Гаиләне акчага сатып алып
буламы? Карагыз әле, алар барысы да елмая. Бу гаилә бәхетлеме? Гаилә
бәхетен акчага сатып алып булмый. Рәхмәт Мәрьям. Әйдә кем чыгарга тели?
Матур һава торышы (салават күпере, кояш, яңгыр). Яхшымы яки начармы
һава торышын сатып алып буламы? Табигать. Төн һәм көн. Йокы. Вакыт.
Дуслык. Сәламәтлек. Булдырдыгыз балалар, биремне дөрес үтәдегез.
4. Тәрбияче: Балалар, ә кая соң әле безнең копилка? Без бит копилка эчендә
нәрсәләр барлыгын карамадык.
-Әйдә алыгыз әле. Алар нинди? (Балалар копилкадан тәңкәләрне алалар,
билгеләрен әйтәләр
— түгәрәк, салкын, тимер, ялтырый, шома, шалтырый (кулларга берничә тәңкә
алып, алар белән шалтыратырга мөмкин, шуннан соң балалар бу билгене әйтә
алачак).
— Сез нинди тәңкәләр беләсез?
(Балалар төрле бәядәге тәңкәләрне атыйлар-1, 2, 5, 10 сумлык, 10 тиен, 5
тиен)
-Балалар, бу серле копилкага тәңкәләрне хыялыгызны әйтеп салсагыз, ул
чынга аша. Салып җибәрегез. (балалар хыялларын әйтеп акчаны салалар)
— Карагыз әле, безнең копилкада тагын нәрсәдер калды. Әйдәгез алыйк әле.
Балалар банкнотларны алалар..
— Бу акчаны ничек атап була?
— Банкнотлар. Алар нинди?( Кәгазь ( махсус кәгазьдән ясала), турыпочмаклы,
шома, кыштырдый.)
(Банкнот белән кыштырдатып күрсәтергә мөмкин.)
— Сез нинди банкнотлар беләсез? Балалар җавабы. (10, 50, 100, 1000 сумлык)
Тәрбияче: Мин сезнең акчаларны таный белүегезгә бик шат. Булдырдыгыз!
5. Физкультминутка. «Акча саныйбыз»
Бер, ике, өч, дүрт, биш,(атлыйбыз)
Без акча саный беләбез.(кул белән чапылдатып акча саныйбыз)
Ял итә дә беләбез —(кулны билгә куеп ярым чүгәлибез)
Кулларыбызны артка куеп,
Башыбызны күтәрәбез(башны күтәрү)
Кулдагы бармаклар кадәр
Өскә күтәреләбез.
6. Балалар, ә менә акча гаиләгә каян килә соң? Әйдәгез әле без гаилә
бюджеты агачына чиратлап рәсемле яфракларны эләбез һәм җавап бирәбез.
(агачка яфракка ябыштырылган рәсемнәрне эләләр.) Әти-әни —зарплата, әби-
бабай-пенсия, укырга киткән апа-абыйлар — стипендия, декрет ялында булган
әни —бала — пособие ала)
Тәрбияче: Балалар хәзер ярым түгәрәк ясап утырабыз һәм экранга күз
салабыз. Балалар әйтегез әле, гаилә бюджетына кергән акчаларны без кайда
йөртәбез? (Кошелокта) Акчаны тагын кайларда йөртеп була? (Пластик
картада) Әти-әниләрегездә андый карталар күргәнегез бармы? Тышкы
билгеләрен санап китик әле. (турыпочмаклык формасында, шома).
7.Карта белән танышу. (презентация)
Балалар, тәңкә һәм банкнот акчалар белән бергә тагын без электрон акчалар
да кулланабыз. Нәрсә соң ул электрон акчалар? Электрон акчалар банкта
(1.слайд банк һәм акча) саклана. Һәр кеше банк картасы ачып акчасын шунда
йөртә ала. Кирәк булганда гына карта ярдәмендә без ул акчаны куллана
алабыз: кибеттә, аптекада, коммуналь түләүләр өчен.
2слайд. Банк картасы нинди формада (турыпочмаклык). Әйе балалар. Банк
картасы белән куллану өчен безгә берничә элементны белергә кирәк. 3 слайд.
Банк исеме.
4 слайд.Карта номеры
3. Картаның эшләү срогы
4.Карта хуҗасының исем фамилиясе.
5.Карта хуҗасы һәм карта турында информация кертелгән чип.
6.Магнит юл, терминалда карта аша сатып алуны башкару өчен кирәк..
7. Яшерен код. (пластик картаны банкоматка куеп, пин-код язарга кирәк,
шуннан соң гына акчаны алырга мөмкин)
8. Балалар без сезнең белән банк картасы белән таныштык. Ә хәзер банкның
ничек эшләве, картаны куллану буенча алган белемнәребезне ныгыту өчен,
мин сезгә банк уены уйнап алырга тәкъдим итәм.
Уен «Банк», «Терминал», «Банкомат»
«Банк уены»
Тәрбияче: Кем белә, банкта кемнәр эшли? (инкассатор, кассир, консультант,
сакчы) Әйдәгез банк уены уйнап алабыз.
-Кем консультант булырга тели? (2 бала)
-кем инкассатор булырга тели?(2 бала)
Кем кассир була?(1 бала)
Ә калганнар клиентлар була, чиратка баса.
Барыгыз да үз урыннарыгызны алыгыз.
Банкта игълан ителә: Внимание! Банк начинает свою работу.Всем
хорошего дня!
1 проблемалы ситуация:Гүзәл, Рәмис, Мәрьям
Гүзәл: Хәерле көн! Сез нинди эш белән килдегез?
Рәмис: Миңа утка, газга акча түләргә кирәк.
Гүзәл:Сезгә терминалдан талон алырга кирәк.Менә сезнең талон.Кассага
үтегез.
Рәмис:Рәхмәт! Исәнмесез!Миңа утка, газга акча түләргә кирәк.
Кассир Мәрьям: Исәнмесез! Паспорт һәм кватанциягезне бирегез.
(калькуляторда чутлый, яза,чек чыгара) Кулыгызны куегыз. Сездән 1000 сум
акча.
Рәмис:Карта белән түләп буламы?
Мәрьям:Әйе, картагызны куегыз, пин-код җыегыз. Сезнең паспорт һәм чек.
Рәмис: Рәхмәт!
2 проблемалы ситуация:Гүзәл, Айзилә, Мәрьям
Гүзәл:Исәнмесез!Сез нинди эш белән килдегез?
Айзилә: Миңа детсадка түләргә кирәк.
Гүзәл: Менә сезнең талон.Кассага үтегез.
Айзилә:Рәхмәт!
Мәрьям:Исәнмесез!
Айзилә:Исәнмесез! Мин детсадка түләргә килдем.
Мәрьям:Исәнмесез! Паспорт һәм кватанциягезне бирегез. (калькуляторда
чутлый, яза,чек чыгара) Кулыгызны куегыз. Сездән 3000 сум акча.
Айзилә:Акча белән түләргә мөмкинме?
Мәрьям:Әйе, әлбәттә.
Айзилә акча санап бирә.
Мәрьям:Сезнең паспорт һәм чек.
Айзилә:Рәхмәт!
3 проблемалы ситуация:Гүзәл, Рамил, Амирхан, Амир
Гүзәл:Исәнмесез!Сез нинди эш белән килдегез?
Рамил: Миңа картадан акча алырга кирәк.
Гүзәл:Банкомат янына рәхим итегез!
Амирхан: Исәнмесез!
Рамил: исәнмесез,Миңа картадан акча алырга ярдәм итегез әле.
Амирхан: Картагызны куегыз. Пин-код җыегыз.Снять деньги кнопкасына
басабыз.
Банкомат тавышы: Внимание! В банкомате закончились деньги!
Попробуйте позднее.
Амирхан: клиентка :Сез бераз көтеп торыгыз.(Рациядән шалтырата)
Исәнмесез!Банкоматта акча бетте.Сезнең ярдәм кирәк.
Инкассатор керә: Исәнмесез!
Амирхан:Менә шушы банкоматның акчасы бетте.
Инкассатор Амир: Хәзер акча салам.(акча сала) Банкомат әзер.
Амирхан:Рәхмәт!Рәхим итегез.Банкомат эшли.Картагызны куегыз, пин-код
җыегыз.Снять деньги кнопкасына басабыз. Акчагызны алыгыз.Картагызны
алыгыз.
Рамил: Рәхмәт!
4 прооблемалы ситуация: Гүзәл, Аскар, Амирхан
Гүзәл: Исәнмесез!Сез нинди эш белән килдегез?
Аскар:Миңа картага акча салырга кирәк.
Гүзәл:Банкомат янына үтегез.
Аскар: Рәхмәт!Исәнмесез! Миңа картага акча салырга кирәк.Миңа ярдәм
итегез әле.
Амирхан:Әлбәттә.Картагызны куегыз.Пин-код җыегыз.
Банкомат тавышы: Неправильно набранный пин-код.Попробуйте еще
раз.
Амирхан: Сезнең пин-код дөрес түгел.Яңадан җыегыз. Акчаны тартмага
куегыз.Картагызны алыгыз.
Аскар: Рәхмәт!
Тәрбияче: Балалар!Сезгә банк уены ошадымы? Сез банк уенында нәрсәләргә
өйрәндегез ?
(картага акча салырга, утка-газга түләргә,детсадка түләргә, картадан акча
алырга)
Сез биремне бик яхшы эшләдегез, булдырдыгыз!
10.Йомгаклау өлеше:
— Балалар, әйтегез әле, сез бүгенге эшчәнлектә нинди яңалык белдегез?
-Без бүген өйрәнгәннәрне кемгә сөйлисең Гүзәл? Әмир?
— Нинди акчалар була?
-Акча нәрсә өчен кирәк?
— Тәңкәләр банкноттан ни белән аерыла?
Балалар, сез бүген шөгыльдә бик актив булдыгыз, рәхмәт! Акчаны
бервакытта да кирәкмәгәнгә сарыф итмәгез, экономить итәргә өйрәнегез.
Балалар, карагыз әле, копилкада тагын нидер бар?! Әйе карталар, бу сезгә,
банк уенында уйнар өчен кирәк булыр. Алыгыз! Бүгенге эшчәнлегебез
ахырына якынлашты. Без әле алга таба да финанс грамотасы буенча күп
белемнәрне үзләштерербез.
Доминова Гөлчәчәк Фазылгали кызы, Кукмара районы «Р.И.Зарипов исемендәге Байлангар урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе-«Балалар бакчасы филиалы» тәрбиячесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев