Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

30нчы сентябрь – Россиядә интернет көне

Интернет – кешелекнең тормышын уңайлырак, тизрәк иткән бөек ачышларның берсе.

– Кешелекнең иң бөек ачышлары нинди?

  1. Ут табарга өйрәнә.
  2. Беренче машиналарны – су тәгәрмәче һәм двигатель, пар машинасы һ.б. уйлап таба.
  3. Атомны ача, бу исә кешелеккә энергиянең яңа төрен генә түгел, ә коралның яңа төрен ясау мөмкинлеге дә бирә.
  4. Космосны үзләштерә.

- Мондый ачышлар арасында кешелекнең тормышын уңайлырак, тизрәк иткән тагын бер ачыш бар. Ул күп кенә бурычларны өйдән чыкмыйча диярлек хәл итү һәм чиксез аралашу мөмкинлеге бирә. Сүз нинди ачыш турында бара? - Дөрес, бүген без сезнең белән Интернет турында сөйләшәчәкбез.

– Ә интернет нәрсә ул? (Балаларның фикере тыңлана).

Интернет – дөньякүләм берләштерелгән компьютер челтәрләре системасы.

30нчы сентябрь – Россиядә интернет көне. Бәйрәмне 1998 елның 30 сентябрендә билгеләп үтәргә IT Infoart Stars компаниясе тәкъдим иткән.

Бәйрәмнең тарихы

Россия интернетының тууы һәм аның көнбатыш белән беренче тоташуы 1990 елның җәй ахырында була. Интернетта яңа дуслар табарга; конференцияләр оештырырга, фильмнар карарга; китаплар укырга, уеннар уйнарга; сатып алырга һәм сатарга; өйрәнергә һәм өйрәтергә мөмкин.

Сезгеә бер уен уйнап алырга тәкъдим итәбез. Ул "Кем күбрәк таба?» дип атала.

Уенның шарты.

Һәр төркем интернетның файдалы мөмкинлекләрен искә төшерергә һәм таблицада язарга тиеш. Иң озын исемлекне төзегән төркем җиңүче була.

Интернетның тискәре яклары турында сүз чыкканда еш кына «интернет-бәйлелек»не атыйлар. Сезнеңчә, бу нәрсә соң? (Балаларның фикере тыңлана).

Интернет-бәйлелек (яки интернет-аддикция) — интернеттан артык күп файдалану, аңа күп вакытыңны сарыф итү.

– Ә беләсезме, бүгенге көндә бөтен дөньядагы интернет кулланучыларның 10% ы аңа карата бәйлелек кичерә. Россия психиатрлары мәгълүматлары буенча безнең илдә бу якынча 4-6% халык. Интернет-бәйлелек тәмәке тарту һәм артык ашау белән беррәттән заманча начар гадәтләр исемлегенә кергән.

Әйдәгез, интернетның уңай яклары гына безгә кагылсын, ә начар яклары безне урап үтсен дигән теләктә бүгенге чарабызны тәмамлыйбыз.

Рәхимова Рузилә Юфаровна, Сарман районы Әлмәт авылы, "Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе".

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев